Кычытмаган җирне кашысаң яки таксист буласым килә!..

Татар халкында бер акыллы әйтем бар: «Кычытмаган җирне кашыма!» Бүгенге вазгыять турында да шундый ук сүзләрне кулланырга була. Мин моны закон чыгаручы органнарга әйтер идем. Булмаган җирдән проблема китереп чыгаралар.
Бу сүзем таксистлар белән бәйле яңа үзгәрешләргә ачы нәфрәт булып әйтелә...
Әйе, безнең илдә канунны белмәсәң, бозуы да бик җиңел! Таксистлар мәсьәләсендә дә шулай. Урамда басып торган кешене утыртып, яхшылык эшлим дисәң, сине ЮХИДИ хезмәткәре туктатып: «Бу кем?» - дип сорарга мөмкин. Ирексездән: «Анда синең ни эшең бар?» - дип ычкындырасың килер, әмма юк шул, канун синең шушы шәхси территорияңә тыкшынырга рөхсәт бирә. РФ Конституциясендә, кешенең шәхси тормышы кагылгысыз, диелгән ләбаса! Әгәр болайга китсә, ипотека буенча фатир алу өчен генә пропискага кеше кертмәгәнсезме икән, дип, шуны тыйган канун чыгарылса, теләсә кайчан өеңә полиция хезмәткәрләре бәреп керер, Алла сакласын. Җәмәгать тәртибен саклаучыларның никадәр «тәртипле» булуын күрдек бит инде.
Тагын бер нәрсә искә төшә. Илебездә хезмәт хаклары түбән. Ат кебек җигелеп, эт булып эшләсәң дә, машина ала алмыйсың. Хәтта машинасы булган кешеләр дә, шул «тимер ат»ын муеннан бурычка батып ала. Юк, гади безнең ил машинасы гына түгел, «урта класс»лы чит ил машиналары - «Toyota», «Skoda» кебекләре дә кредитка алына. Тиеннәргә бәяләнгән хезмәт хакыбыз да уптым-илаһи шул бурычларны түләүгә китә шул. Гаиләсенең хәлен азмы-күпме җиңеләйтим дигән кеше, әнә шулай «кеше ташый».
Берьюлы шулай «мотор» тотып урамда туңып торганда, БМВ туктады. Мин башта сәерсенеп куйдым, аннары: «Ничек инде сез БМВ машинасында кеше ташып йөрисез», - дип сорадым. Җавап бер булды: «БМВда йөрүчегә дә акча кирәк!»
Ә таксиларга аннан гына зыян килми. Илебездә такси бәяләре «мотор» бәяләреннән аз гына аерыла. Хәзер таксистларга зур таләпләр куйгач, ихтыярсыз, алар күтәреләчәк. Урам йөртүчеләреннән таксиларга бернинди дә зыян килми, дип кистереп әйтә алам. Мондый зыян, бәлки, дәүләт белән бәйләнгән маршрут автобусларына киләдер. Иртә белән тукталышта ярты сәгать буе автобус көтеп арган яки килсә дә керә алмый калган пассажирның кулы ирексездән «мотор» тотарга күтәрелә дә инде. Хәзер, мотор тотарга ярамагач, эшкә соңга калучылар да бермә-бер күбәер. Илебез икътисадына да шул сәбәпле яхшы гына зыян салыныр. Бер яктан, автобусларны, ягъни үз мәнфәгатьләрен яклап закон иҗат итүче, икенче яктан, үзе утырган ботакны да чаба лабаса.
Дөрес, әле канун кабул ителде дип кенә «кул күтәрүчеләрнең дә, туктаучы машиналарның да кимегәне юк. Үземнең мотор тотканым бар. Кайчагында, туктамыйлар, дип бөтен дөньясына үпкәләп, унбиш минут басып торасың. Мондый кануннар гражданнар саналган гади йөртүчегә дә, гади пассажирга да зыян салу белән бер.
Канун кабул ителгәнче, үзем кеше утыртып йөргән кеше буларак, шуны әйтәсем килә. Монда салымнан артык качып калу да юк. Күп дигәндә, шулай йөреп аена мең тәңкә акча эшлисең. Әле ул да тулысынча бензинга китеп бара. Хәзер янәдән ягулык бәһасе кыйммәтләнә, кеше утыртып йөртергә дә ярамый. Матди хәл дә шактый авырлаша: бу - бөтен эшләгән хезмәт хакың юлга кереп бетә дигән сүз. Менә гади гражданнарның хәле шундый, әфәнделәр!
Хәзер инде аена мең тәңкә эшләгәннәргә ике-өч мең сум штраф салырга җыеналар. Ишетүемчә, РФ Дәүләт Думасы рәсмиләштерелмәгән таксист булган өчен машинаны конфискацияләү турында закон проекты әзерләп ята икән. Уйлап карыйсың да, бу, беренчедән, ЮХИДИ хезмәткәренә биреләчәк ришвәтнең күләмен арттыра. (Машинаңны бирәсе килми бит...) Икенчедән, пассажирларның кесәсен шактый юкарта. Өченчедән, анда утыручыларны алардан зыян күрүче халык үзе сайлап куйган бит.
Нигәдер менә бу үзгәрешләр миңа Россия дәүләтенең XVII-XVIII гасырларда булган тозга салым салу, көмеш акча белән түләүне таләп итеп тә, халыкка бары тик бакыр акча гына бирүне хәтерләтә. Азагы ничек беткәнен тарих китапларыннан укып беләсездер. «Бакыр бунты», «Тоз бунты» ише кораллы халык күтәрелешләрен өстәгеләр онытып бара бугай. Юк, мин берсен дә инкыйлаб ясарга чакырмыйм. Әмма муеннан бурычка баткан халыктан иң кечкенә шатлыкларының берсен тартып алу хәерлегә алып бармас кебек.
Кычытмаган җирне кашымыйк, җәмәгать! Беркемгә кирәкми, беркемгә файдасы тимәгән канун язып, аны кабул итеп утырганчы, рәхәтләнеп урамда «мотор» тотыгыз! Таксисты да үзем булырмын!
PS. Шушы көннәрдә генә депутатлар мәгълүм законга таксистларның хәлен бераз җиңеләйтерлек үзгәрешләр кертте. Хәзер "кеше ташучы" һәр машинага таксометр кую мәҗбүри түгел.
-
19 февраль 2019 - 18:15Менә ичмасам Кар бабай! Тумышы белән Сарман районыннан булган Гаяз Искәндәров ун метр биеклектәге һәм 45 тонна авырлыктагы Кар бабай әвәләгән.9400
-
19 февраль 2019 - 16:04Эльмира Каһирова: «Кайбер җырчылар күпме акча эшләп булачагы турында кызыксына башлады» Филүс Каһировтан күреп, башка татар артистлары да чит илләргә сәфәр турында кызыксына башлаганнар.59603
-
19 февраль 2019 - 15:55Филүс Каһиров: «Америкага барып кайткач, айга да менеп төшәргә әзермен» Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Канаданың Торонто, АКШның Питтсбург, Вашингтон, Нью-йорк, Майами шәһәрләрендә өч атнага якын сузылган иҗади сәфәрдә булып кайтты.54800
-
19 февраль 2019 - 12:59Җиңүчегә – 1 миллион сум Оешмалардагы иң яхшы архив хезмәтенә – 1 миллион сум. Ни хикмәт, архивларны сайлаганда аның иң алдынгы, кыйммәтле, заманча техника белән җиһазландырылган булуына басым ясамаячаклар. Иң мөһиме – архив хезмәтенең тырышып эшләве, эзләнүе, активлыгы, камилләшергә омтылуына игътибар биреләчәк. Бәйгенең максаты да – архив хезмәтләренә ярдәм итү. Грантлар беренче чиратта архив эшен яхшырту өчен матди ярдәм буларак биреләчәк.64802
-
19 февраль 2019 - 11:01Тылсымлы елмаюы сагындырыр Менә тагын бер йолдызыбызны, елмаюы белән бар дөньяны яктырткан, җылыткан ихлас каләмдәшебез Венера апа Ихсанованы бакыйлыкка озаттык. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде үзен. Урыннары оҗмахның түрләрендә булсын иде. Ул аңа бик лаек.25500
-
19 февраль 2019 - 10:17Бер гасырлык мәктәп Яшел Үзән районының Норлат урта мәктәбенә 100 яшь тулды. Бу уңайдан мәктәп бар укучыларын үзенә җыйды, төрле еллардагы чыгарылыш укучыларын мәктәп еллары турындагы хатирәләр, яраткан укытучыларына хөрмәт берләштерде.18901
-
18 февраль 2019 - 16:36«Ялкаубикә» кәрзиннәре ясау ЫСУЛЫ Ләвәш, казылык, дүрт йомырка, сыр кирәк була.21800
-
18 февраль 2019 - 14:45Алла Пугачеваның юбилей концертына 1 билет хакы - 270 000 сум! Быел Россия эстрадасының примадоннасы Алла Пугачева 70 яшен билгеләп узарга җыена.118300
-
18 февраль 2019 - 13:06Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Габделкәрим хәзрәтне озатырга ике меңләп кеше килгән иде» Узган атнада Мөслим районының 36 яшьлек имам-мөхтәсибе Казаннан кайтып барганда, Мәскәү-Уфа трассасының 966 нчы километрында юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә һәлак булды, хәзрәтнең берсеннән-берсе алты кечкенә баласы ятим калды. Аларның барысы да ир малайлар. Иң кечкенәсенә яшь тә юк.134908
-
18 февраль 2019 - 10:47Бөтен нәрсә әтине хәтерләтә Әтиемнең вафатына бер ел булды. Аның турында язарга диеп берничә тапкыр талпынып карадым, тик истәлекләрне барлый башласам күңел тула. Илһамланып булмый.104000
-
17 февраль 2019 - 11:33«Калеб» импровизациягә өйрәтә «Калеб» яңа буын җыены, Кариев театры белән берлектә, импровизация – иркенлек дәресләре үткәрә башлый. Бу хакта «Театрда импровизация» актерлык лабораториясенә багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.24201
-
17 февраль 2019 - 11:20Гүзәлем: «Беренче урында бала түгел, беренче урында – ир» 1-2 ел элек Гүзәлем Инстаграм челтәрендә ире Салават белән төшкән фото астына кызыклы фикерен калдырган иде. Һәм ахырда: «Сез килешәсезме?» – дип сораган.273105
-
19 декабрь 2018 - 16:41Һәр язылучыга бүләк!
-
19 февраль 2019 - 10:44Без имениЯшел Узяннян ул апанын направление ала алачагы юк.РКБга ничек эләгергә?
-
17 февраль 2019 - 13:05Без имениНурминскиинын кем икэнендэ белгэн кеше юк, дэшегез лучше танылган артисларныБер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...
-
18 февраль 2019 - 20:06Без имениНаправления белэн килгэн идек районнан тоже йорэк белэн Ркб да алмадылар ятарга лечения гэ кемгэ морэжэгать итэргэ хазерРКБга ничек эләгергә?
-
16 февраль 2019 - 17:27Без имениБу очракта бер дә киленне гаепсез дип әйтеп булмый.Автор барын да аңлатып язган бит,аңлаган кешегә.«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»
-
16 февраль 2019 - 20:05Без имениКөчле язылган. Шулай һәр бирмеш көнне яшисе дә бит. Аңлыйбыз да кебек. Барыбер ашыгабыз кабаланабыз...Бәйрәм
-
14 февраль 2019 - 23:04Без имениБИК дорес эйтелгэн сузлэрТатарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашыйклар көненә карата үзенең фикерен җиткерде
-
15 февраль 2019 - 13:07Без имениУлыгызгына гаепле тугел алайса. Кызлар гаепле. Киленне уз итэ алмагансмыз Анардан гэеп эзлэгэнсездер. Улыгыз сезнен сузнегенэ тынлап яшэргэ ойрэнгэч , барысы да сезненчэ булырга тиеш дип ышанган. Э хатын белэ ир бер суздэ булырга тиеш бит. Сез улыгызна парлы итэсегез килсэ киленне яратырга тырышыгыз.«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»
-
14 февраль 2019 - 22:54Без имениФикерегез ялгыш дип саныйм татарлардадунгызны кондыз итеп булмый дилэр.хатын никадэр тырышсада волшебник тугел.башыннан кичкен кеше генэ аны анлый.Мәдинә Гайнуллина: «Гаиләнең таркалуы да, бөтен булуы да хатын-кыздан тора»
-
14 февраль 2019 - 12:57Без имениКем ул Нурминский?Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...
-
13 февраль 2019 - 22:43Без имениРяхмят Альберт эшендя зур унышларга ирешуенне телибез.Кардиолог Альберт Гыйльманов: «35 яшьтән узганнарны үлемгә китергән сәбәпләрнең күбесе йөрәк ишемиясе белән бәйле»
-
13 февраль 2019 - 13:55Без имениШул хәтле акча туздырганчы,авыруларга,картларга ярдәм итсәгез саваплы булыр идегез.Купме кешенең сезнең ярдәмнән чыккан сөенеч яшьләре ожмагка алып керер.Миңа калса,мулла чакырып уз якыннарыгыз белән корьән ашы үткәрсәгез яхшы булыр.Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...
-
11 февраль 2019 - 19:02Без имениАнын ни файдасы бар?Урман сагызы ясаучы Гөлнара Гыйбадуллина: «Аена 30-40ар мең сумлык сагыз саткан да булды»
-
7 февраль 2019 - 14:06Шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА: «Бездә әдәбият начар түгел, бездә аны пропагандалау начар» Шагыйрә Гөлүсә БАТТАЛОВА белән Марат КӘБИРОВ әңгәмәсе107829
-
31 гыйнвар 2019 - 15:27Гүзәлия: «Җыр язылып бетүгә мин һәрвакыт рәхәтләнеп утырып елыйм» Үгезне – мөгезеннән. Кыска гына вакыт аралыгында булган танышлыктан җырчы, композитор, күп кенә хитлар авторы Гүзәлия турында нәкъ әнә шундый фикер туа да.476414
-
30 гыйнвар 2019 - 13:30Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН мәет озату йолаларына аңлатма бирде Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк.6795330
-
19 февраль 2019 - 10:52Мәктәпләр карантинга ябылаТатарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны күп булганлыктан, карантинга ябылучы мәктәпләр саны ике тапкырга арткан.38700
-
19 февраль 2019 - 18:15Менә ичмасам Кар бабай! Тумышы белән Сарман районыннан булган Гаяз Искәндәров ун метр биеклектәге һәм 45 тонна авырлыктагы Кар бабай әвәләгән.9400
-
13 февраль 2019 - 11:05Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца... Уфада яшәүче танышым гөрләтеп бәйрәм уздырырга җыена. “Танылган артистларга зур гонорар түлисе килми, ул акчага мин берничә яшь артист чакыртам да, бәйрәм тагы да күңеллерәк булачак”, - дип, җырчыларга шалтырата башлады... Әмма яшь артистлар тагы да кыйммәтрәк булып чыкты...238531
-
13 февраль 2019 - 13:40Марат КӘБИРОВ күзлегеннән «Татар халкының үсеш стратегиясе»нә бер караш: «Шау-шу гына булмасын» Мондый нәрсәләрне бик өнәп бетерми идем. Гадәттә, бер мәсьәләне күтәрәләр дә шуның тирәсендә зур шау-шу тудыралар. Рәхәтләнеп шаулашып, парны чыгарып бетергәч, зур эш эшләгән кебек хәлдән таеп туктыйлар.73605
-
13 февраль 2019 - 14:00Йолдызнамә (13-20 февраль) Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?1528609
-
13 февраль 2019 - 14:31Йомырка кабыгы гына димә: савыт-сабаны чистарта, киемне агарта, туфракны ашлый, чүлмәк ролен үти Йомырка кабыгын көнкүрештә бик күп максатлардан кулланырга була. Аның белән савыт-сабаны да чистарталар, кош-кортка да ашаталар, гөлләргә ашлама буларак та сыналган.70300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабирова Гульнара Ильясовна
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Чистопольская, д. 5
Телефон редакции: (843) 562-50-12, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика