Шәһри Казан

Кытай килене Лилия

Лилия - Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан. Мин аны кечкенә чагыннан ук беләм. Бик тырыш, тәртипле, ишле гаиләдә тәрбияләнгән кыз ул. Дәү әнисе белән дәү әтисе - икесе дә намазда, оныкларына дин сабакларын өйрәтәләр. Әтисе Илһам абый белән әнисе Сөмбел апа өч кызын да авылны яратырга, эштән курыкмаска өйрәтеп үстерде....

- Лилия, ирең Кодрәт белән ничек таныштың соң?
- Ирем Кытайның Колжа шәһәреннән. Аның белән танышканда мин университетта (КФУ) эшли, ә Кодрәт ул вакытта татар филологиясе бүлегендә икенче югары белемен ала иде. Төгәлрәк әйтсәм, без икебез дә танышуыбыз өчен җитәкчебез Әлфия Шәүкәт кызына рәхмәтле. Баштарак дуслар идек. Интернет челтәрендә языштык, җае чыкканда кинога, театрларга йөри идек. Дуслык хисләре шулай мәхәббәткә әверелгән, күрәсең, язмышларны уртак итәргә булдык. 2010 елның көзендә өйләнештек.
- Бу хәбәрне әти-әниең һәм туганнарың ничек кабул итте? Ни дисәң дә, Кытай килене бит!
- Әлбәттә, әти-әнием баштарак куркып калды. Кияүләре Кытайдан булыр дип башларына да китермәгәннәр ләбаса! Үземнең дә бу турыда уйлаганым юк иде. Язмышка шулай язгандыр инде: Кодрәтне күргәч, барысы да ошаттылар. Ул бит үзе дә авыл җанлы, эштән курыкмый.
- Туйны Кытайда уздыргансыздыр инде? Йә, ничек, бездәге туйлардан аерыламы?
- Башта Казанда никах-туй уздырдык. Никахка кагылышлысын да әйтим инде: егет биргән мәһәрне (миңа алтыннан эшләнгән алка, беләзек, муенса, йөзек бүләк иттеләр) гел киеп йөрергә тиешсең. Аннары 2011 елның җәендә Кытайга бардык. Каенанам Зөлфия исемле, Кодрәтнең туганнары белән шунда беренче тапкыр очрашып, таныштым. Шөкер, уртак телне тиз таптык. Ә Кытайда туй чыннан да аерыла - анда ул бик зурлап үткәрелә. Ресторанга кимендә 200-300 кеше килә. Безнең туй саф татарча узды. Туйда, татарлыкны күрсәтә торган бер билге булсын, дип, символик рәвештә калфак кидем. Туй ничәдер сәгать кенә түгел, көне буе бара. Иң элек олы яшьтәгеләр килә, кичкә яшьләр җыела. Бездәге шикелле шәһәрнең матур урыннарында җыелып фотога төшү, уйнап, туктап ял итеп алу кебек гадәтләре дә бар. Яшь парларны каенана каршы ала, ул килененең йөзен ача (йөз фата белән капланган була) һәм алтыннан эшләнгән берәр бизәнү әйбере бүләк итә. Моңа егетнең туганнары да кушылалар, шулай ук бүләкләрен бирәләр.
- Шуннан...
Шуннан туй башланып китә инде. Ни хикмәт, анда бездәге кебек һәркем тост әйтү гадәте юк, бары сүз алырга теләгән туганнары, иң якын кешеләре генә әйтә. Тагын бер кызык гадәт: туй барышында туганнар арасыннан бер-ике кеше сайланып куела. Алар туйга килгән кунакларның нинди бүләк алып килгәнен, кем күпме акча салганын махсус дәфтәргә теркәп баралар. Бу дәфтәрне соңыннан хуҗа кеше карый. Шул кешеләргә, аларның балалары туена чакырылганда инде син алар салган суммадан да кимрәкне алып барырга тиеш түгелсең. Туй күбрәк концертны хәтерләтә. Алып баручы була. Татар, уйгыр көйләренә бииләр.
- Туй хәмерсездер...
- Әлбәттә, бернинди хәмер юк. Туйны ансыз да күңелле уздырырга була икән. Менюга килгәндә, пылау һәм ит ризыкларына өстенлек бирелә. Яшелчәләрдән ашамлыклар бик күп әзерләнә.
- Лилия, Кытай ошадымы соң?
- Бездәге тормышны андагы белән чагыштыра торган түгел инде. Эшләгән кешегә анда тормыш итүе җиңел кебек тоелды миңа. Фатир мәсьәләсенә килгәндә проблемалар юк, аз керемле гаиләләр өчен махсус яңа йортлар да салына. Анда яшәүчеләр моның өчен елына нибары 2500 сум гына түлиләр. Кредит-фәлән алсаң да отышлы, процентлары бик түбән - елына 2-3 процент тирәсе генә. Пенсионерларга җәмәгать транспортында йөрү бушлай. Продуктлар арзан, сайлау мөмкинлеге гаять зур.
- Шәп, нишләп Кытайда яшәргә уйламыйсыз соң?
- Монда кайбер ләкиннәр бар... Беренчедән, тел мәсьәләсе. Хәзер анда, кытай телен белмәсәң, эшкә дә алмыйлар. Икенчедән, әти-әни һәм туганнарны калдырып ничек китик ди инде..
- Кытайда бер бала гына табарга рөхсәт ителә, диләр. Бу анда яшәүче татарларга кагыламы?
- Хәзер кытайларга да икене табарга ярый инде. Ә татарларга өч бала алып кайтырга рөхсәт ителә, чөнки татарлар аз санлы халык санала. Кытайда яшәгән 56 милләт арасында татарлар, сан ягыннан, арттан икенче урында тора.
- Кодрәт Казанны ошаттымы? Безнең кызлар Кытайдагы туташлардан аерыламы икән?
- Кодрәт һәм аның туганнары да Казанны бик яраталар. Кунакка да килгәлиләр. Чит ил татарлары өчен Казан татар башкаласы кебек бит инде ул. Дөрес, Кодрәт шәһәргә яңа килгән чакларда татарларның русча сөйләшүләренә, татарлыкларыннан оялуларына гаҗәпләнгән иде. Кызларга килгәндә, Кытайдагы татар кызлары күпкә тыйнаграк, тәртиплерәк дияр идем. Анда тәмәке тартып, сыра эчеп, егетнең муенына асылынып, урамда үбешеп торган кызларны күрмәссең.
- Рәхмәт, Лилия. Бәхетле булыгыз!
PS. Беркөнне Кытайда кәләшләргә кытлык дип укыдым әле. Баксаң, буйдаклар саны кияүгә чыкмаган кызларга караганда 20 миллионга артыграк икән. Кыскасы, статистика буенча, 2000 елдан бирле 117 хатын-кызга 120 ир-ат туры килә ди. Моны белгечләр 1980 елдан бирле Кытай гаиләләрендә бер генә бала табарга рөхсәт бирелү белән аңлаталар. Җитмәсә, Кытай гаиләсендә кыз бала тууга әллә ни артык сөенмиләр дә икән. Ир бала әти-әнисенең картлыгын кайгыртырга тиеш дип санала аларда. Карында яткан баланың җенесен тикшертеп белү тыелган булса да, кайбер аналар, шәхси клиникаларга барып кыз туасын ачыклагач, йөкне төшерткән очраклар да бар, диләр. Шуңа да җитәкчелек гаиләләргә хәзер ике бала алып кайтырга рөхсәт бирә башлаган икән.
Лилия белән Кодрәткә алдагы тормышларында бәхет, тугры мәхәббәт телик! Никадәр сибелеп яшәсәләр дә, татарларның бердәм булуына, туганлык җепләрен саклап калуларына сөенергә генә кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: