Шәһри Казан

Кытайга барасым килә

Их, нигә мине мәктәптә кытайча укырга-язарга өйрәтмәгәннәр икән! Әйе, аз да түгел, күп тә түгел, бөек Кытай илен күрү турында хыялланам мин үзем. Ә инде андагы халыкның теле нинди катлаулы икәнлеген ишетмәгән кеше юктыр.

Кытай минем өчен башка планета кебек. Нәкъ менә үзенең билгесезлеге белән кызыктыра ул ил. Андагы тормышны күрәсем, халкының гореф-гадәтләрен өйрәнәсем, Кытай әдәбиятын һәм, гомумән, мәдәниятен ачасым килә. Еракта урнашкан бу илне бөтенләй белмим дип әйтә алам. Хәзер инде ара ераклыгын таныша алмауга сәбәп итеп булмый: заман очкычлары тугыз-ун сәгать эчендә китереп җиткерә Пекинга. Әмма бүтәне - кытай телен белмәвем, ике арада төпсез упкын ясагандай, чарасыз итә дә куя.

Ә бит бар бәхетле кешеләр. Кытайда сәяхәт кылып, андагы табигатьне, халкының яшәү рәвешен һәм мәдәниятен өйрәнергә омтылганнарны кертәм мин алар рәтенә. Менә шундый мәгънәле сәфәрләрдә йөреп кайткан кешеләрдән күргән-белгәннәрен сорашып, Кытай белән гүя читтән торып танышам. Аларның хатирәләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.

Беренче танышым - инженер Кадыйр Вафин (үзе соравын истә тотып, исемен үзгәрттем). Кадыйр әфәнде совет чорында ук Шанхай каласында эшләгән. Казанда җитештерелгән техниканы кытайлыларга куллануга тапшыра торган булган ул.

- Кытайлыларның төп холкы нинди дигәндә, менә нәрсә искә төшә, -дип хатирәләрен барлый ул. - Безнең техниканы сатып алган чит илләрдә байтак эшләргә туры килде миңа. Нигездә, алар артта калган Азия-Африка илләре иде. Әлбәттә, андагы халыкның махсус әзерлеге булмавын истә тотып кора идек техниканы. Безнең техникада эшләүче кешегә ике: берсе - кара, икенчесе кызыл төсле кнопканы белү җитә иде. Эшкә килгәч, карасына басып, техниканы кабыза, эш сәгате беткәч, кызылына басып, техниканы туктата. Әгәр инде ул-бу килеп чыкса, безнең предприятие вәкиленә мөрәҗәгать итә. Нибары шуларга өйрәтәбез тегеләрне. Кытайда да эшебез шулай җайлы гына барыр дип уйлаган идек, ялгышканбыз икән. Шактый четерекле булып чыкты кытайлыларны өйрәтүе. Әлеге ике кнопка белән генә канәгатьләнмәде алар, һәр нәрсәне белергә, төптән аңларга тырыштылар. «Ни өчен алай?», «Нигә хезмәт итә ул?» ише сораулар белән үзәккә үтәләр иде. Кыскасы, үзләренә тәкъдим ителгән җиһазларны энәсеннән җебенә кадәр өйрәнергә тырышты кытай егетләре. Кызыксынулары үзәккә үтсә дә, аларны куып җибәреп булмый - ярамый, алар безнең партнер. Аннары инде кызыксынган кешене мин үзем, мәсәлән, хөрмәт тә итәм. Әйтергә кирәк, үзләре тиз төшенәләр аңлатканны. Акыллы һәм үҗәт холыклы икән кытай халкы. Мондый егетләре булган илнең тиз арада алдынгы илләр дәрәҗәсенә күтәрелүе гаҗәп түгел, минемчә. Тагын бер кызыклы хәл хәтердә калган. Без кунакханәдән иртән эшкә зур гына бакча аша уза идек. Шунда чәчләре-сакаллары чаларган өлкәннәрнең иртән-иртүк бергә җыелып физзарядка ясауларын күреп шаккаттык. Моның ише хикмәтне ишеткән дә, күргән дә юк иде әле безнең. Ә менә кытайлылар иртән күмәкләшеп үзенчәлекле спорт белән шөгыльләнүнең файдасын аңлаганнар...

Икенче танышым - Рәшит Хуҗиәхмәтов. Ул - эшмәкәр, эше буенча Кытайны байтак кына иңләгән.

Реклама

- Миңа берсендә, Кытайга баргач, гаҗәеп зур халыкара авиация җыенында катнашырга туры килде, - дип сөйләде ул. - Авиация тармагы бөтенләй булмаган илнең шундый зур кызыксыну уята алуы - үзе үк мәртәбәле осталык, әлбәттә. Хәзер исә аның авиапредприятиеләре гөрләп эшли. Гаҗәеп катлаулы техника җитештерүне тиз арада аякка бастыруының сәбәбе - дөрес икътисади сәясәт алып баруда, минемчә. Кытай дөньякүләм танылган авиафирмалардан очкычлар сатып ала башлады, ләкин бер шарт куйды сатучыга. Чит ил фирмасы анда уртак предприятие төзергә тиеш була. Менә шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә Кытай сәнәгатендә авиация тармагы хасил булды. Очкыч ясаучы предприятиеләрне үз илеңдә оештыруның отышлы яклары шактый аның. Әйтик, аларның бик күп кешене эшле итүен алыйк. Миллиард дүрт йөз миллион халкы булган илгә бусы аеруча мөһим. Башка тармакларда да алдынгы илләрнең тәҗрибәсе оста файдаланылды, билгеле. Халыкны эш белән тәэмин итү дигәннән, урта һәм кече эшмәкәрлеккә дә дәүләт тарафыннан игътибар зур булды. Үз эшен оештырырга омтылган йөрәкле егетләргә һәр яктан уңайлы шартлар тудырыла иде. Халык куллану товарларын җитештерүче эшкуарларга бер шарт та куела иде. Мисалга, кием-салым тегә икән фабрика, ул үзе теккән әйберләренең бер өлешен бөтендөнья стандартлары дәрәҗәсендә сыйфатлы итеп җитештерергә тиеш була. Югары сыйфатлы товар чыгара алгач, әлеге фабрика конкуренциядә җиңә алырлык булып үсәчәк дигән сүз бит инде, аның киләчәге өметле ителә шулай. Ә чыгарган товарының калган өлешен исә очсыз чималдан тегү дә рөхсәт ителә. Кайсының кайда сатарга мөмкин булуын аңлап эш йөртә акыллы кытай эшлеклеләре. Хәтерләсәгез, ул чакта безнең ил кибетләре буш иде. Һәм биштәр күтәреп, куларба тартып очсыз кытай товарын алырга поездларда ерак көнчыгышка йөргән алыпсатарларыбыз да исегездәдер әле. Шундый ерак араларны иңләгән сәүдәгәрләребез тернәкләнә алдымы икән - белмим, ә менә Кытай баеды. Гомумән анда эшне оештырырга тиз остарганнар. Эшкә батыр халык, сүз дә юк. Аларның ихлас күңелдән тырышуларын күреп, һәрвакыт сокланам мин һәм, турысын әйтим, бераз көнләшәм дә. Тагын бер ягы белән таң калдырды ул борынгы ил. Шәхсән үземә кагылышлы бусы. Бер елны мине каты зәхмәт борчый башлады. Катлаулы операция белән генә җиңәргә мөмкин, диделәр табиблар. Интернет аша Кытай медицинасы бүтән алым куллануын белешеп, шунда бардым. Хирургия пычагын тидермичә, энә кадау юлы белән дәваларга тәкъдим итте миңа андагы белгеч. Мин тәвәккәлләдем һәм уңдым. Кыскасы, үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: кызыксынган кешене гаҗәп тә кызыклы ачышлар көтә Кытай илендә.

Өченче танышым - Ләйсән Сафина, ул - инглиз һәм кытай телләре буенча белгеч. Кытайга барып, Ханчжоу шәһәрендә кытайлыларга инглиз теле укыта уңган кыз. Татар кызының ерак чит илдә эшләп йөрүе үзе үк кыюлык, моңа сокланмый мөмкин түгел. Безгә сабак булырдай хикмәт тә күргән икән Ләйсән.

- Инглиз телен өйрәнергә теләгән аудитория белән беренче тапкыр танышкач, исем китте: җыелган студентларымның күбесе 70кә җиткән өлкәннәр иде. Минем өчен әби-бабайлар инде алар. Боларны ничек укытырмын инде дип курыккан идем башта - юкка борчылганмын икән. Карт булуларына карамастан, студентларым яхшы укыдылар. Бик тырыш һәм ни гаҗәп, өлкән яшьтәге кытай кешеләре дә зиһенле булып чыктылар... - диде Ләйсән.

Менә шулай, җәмәгать! 70кә җиткән кытай кешесе чит ил телен өйрәнә икән - безгә нишләргә кала? Әлбәттә, алардан үрнәк алырга! Сүз башымда, телне белмәвем упкын хасил итә, дигән идем мин, менә шул упкын аша күпер салырга бик мөмкин икән ләбаса. Кытайлылар үзләре үк өйрәтә ич безне...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: