Шәһри Казан

Кыйммәтле ядкярләр

Шәһәр үзәген биләп торган Иске Татар бистәсенең Тукай урамында халыкка тыйнак кына хезмәт күрсәтүче бина бар. Бу - Габдулла Тукай музее урнашкан йорт. Аны ХIХ гасыр ахырында немец архитекторлары Руш һәм Амлонг проектлары буенча беренче дәрәҗәле татар сәүдәгәре Ибраһим Аппаков кызына бирнә итеп салдырган. Кызы Бибимәрьямбану исә Кавказ халыкларының бәйсезлеге...

Шәһәр үзәген биләп торган Иске Татар бистәсенең Тукай урамында халыкка тыйнак кына хезмәт күрсәтүче бина бар. Бу - Габдулла Тукай музее урнашкан йорт. Аны ХIХ гасыр ахырында немец архитекторлары Руш һәм Амлонг проектлары буенча беренче дәрәҗәле татар сәүдәгәре Ибраһим Аппаков кызына бирнә итеп салдырган. Кызы Бибимәрьямбану исә Кавказ халыкларының бәйсезлеге өчен көрәшен җитәкләүче имам Шамилнең уртанчы улы генерал Мөхәммәтшәфигә кияүгә чыга һәм алар 1906 елга кадәр биредә яшиләр. Шунлыктан, халык телендә, бу йорт Шамил йорты дип тә йөртелә.
Габдулла Тукай үзе әлеге йортта булгандырмы-юкмы, бу турыда төгәл генә мәгълүмат юк. Булуы да мөмкин, ул вакытларда байлар өйләрендә әдәби-музыкаль кичәләр уздырырга яратканнар. Анда шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар чакырылган. Алар арасында Тукайның да булуы ихтимал. Һәрхәлдә, ул әлеге йорт тирәсеннән үтеп йөргән, янәшәдәге Мәйдан бакчасында ял иткән, дуслары белән очрашкан, ялгызы гына уйланган... Казан халкы сөекле шагыйрен соңгы юлга да Юнысов мәйданыннан озатып калган.
Тукай урамының (элекке Екатерининская) 63 нче йортында иҗтимагый-сәяси һәм әдәби мәсьәләләрне чагылдырган «Әл-Ислах» газетасы чыккан. Шагыйрь анда дуслары Ф.Әмирхан, И.Әмирхан, В.Бәхтияров һәм К.Бәкер белән бергәләп хезмәт иткән. Московская һәм Татарстан урамнары киселешендә урнашкан «Болгар» номерларының кырыгынчы бүлмәсендә гомер кичергән. Якында гына Тукайны атаклы «Печән базары, Яхут яңа Кисекбаш» сатирик поэмасын язарга этәргән Печән базары гөрләп торган.
Узган гасырның илленче елларыннан башлап, Г.Тукайның иҗатын саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү нисбәтеннән, аның тормышы, иҗаты белән бәйле экспонатлар җыю башланып китә. Җаек шәһәре, Уфа, Оренбург, Петербург һәм шагыйрь яшәгән җирләргә башка экспедицияләр оештырыла. Күп кенә көнкүреш әйберләре, китаплар, документлар табыла. Шушы тупланмалардан, 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Г.Тукай музее ачыла.
Шагыйрь балачагыннан ук йорттан йортка йөреп тәрбияләнгән, «зуп-зур Тукай» булгач та төрле кунакханәләрдә яшәгән. Өй тергезергә дә, гаилә корырга да өлгермәгән. Шуңадыр, шәхси әйберләре бик аз сакланып калган. Шагыйрьнең кул җылысын саклаган кадерле ядкярләр Г.Тукайның Казандагы музеенда күренекле урынны алып тора. Агач төбен хәтерләткән бик матур фаянс тартмачыкны Тукай үзенең беренче гонорарына сатып ала һәм бердәнбер апасы Газизәгә бүләк итә. Музейга аны Газизәнең улы Хөсәен Зәбиров тапшыра. Ә көмеш җиң каптырмаларын аңа «Аң» журналында бергә эшләгән хезмәттәшләре Хәсәниләр нәшрият эшләре белән Германия һәм Австрия илләренә сәяхәтләре вакытында алып кайталар. Аларны музейга рәссам Альфред Низаметдинов тапшыра.
1908 елда Шәрәфләр матбагасында Тукайның шигырьләр җыентыгы бастыруга әзерләнә. Тукай, кара вельвет түбәтәй киеп, басылып чыгачак китабына урнаштыру өчен, фоторәсемгә төшә. Габдулла Тукайның сәяхәтләре вакытында аерылгысыз юлдашы булган, камыштан үреп эшләнгән юл кәрзине дә экспозициянең түрендә урын алган. Җаектан Казанга кайтыр алдыннан сатып алынган бу кәрзингә Тукайның бөтен мөлкәте сыйган. Шагыйрьнең вафатыннан соң, кәрзин Маһруй Мозаффарияләрдә саклана. Аның кияве Әхмәт Урманчиев белән бергә, Тукай 1910 елда «Ялт-Йолт» сатирик журналын оештырып җибәрә һәм анда җаваплы сәркатип вазифасын башкара. Ә музейга кәрзин М.Мозаффариянең улы композитор Мансур Мозаффаров аркылы килеп керә.
Петербургка сәяхәте вакытында, Тукай үз-үзенә бүләк ясый: кургаштан бик нәфис итеп коелган карандаш савыты сатып ала. Петербургның дымлы һавасыннан Тукайның үпкә авыруы көчәя, аңа күбрәк урын өстендә ятарга туры килә. Шагыйрьнең хәлен белергә килгән курсисткалар аңа ау күренешен тасвирлаган кара савыты бүләк итеп калдыралар. Ядкярләрнең соңгысы Татарстан Милли музеенда саклана.
Экспонатлар туплау бүгенге көннәрдә дә дәвам итә. Соңгы егерме биш ел эчендә шагыйрь даирәсеннән К.Мотыйгыйның бай архивы, Тукай китапларын нашир иткән бертуган Шәрәфләр гаиләсеннән сакланып калган көнкүреш кирәк-яраклары, сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдованың шәхси әйберләре һәм башка күп кенә экспонатлар музейны тагы да баеттылар.
Күптән түгел музейга тагын кыйммәтле мирас өстәлде. Бу - Аппаковлар нәселе килене Сәйдә абыстай бүләк иткән ядкярләр. Бик матур чәй сервизын, каурый савытын, бәлеш тәлинкәсен, ХIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башына караган затлы итеп эшләнгән бинокльне каенатасы яшь гаиләгә мирас итеп тапшыра. Ибраһим Аппаковның бертуган энесе, икенче гильдия купец Мортаза бай гаиләсеннән күчкән бу ядкярләр Сәйдә апа һәм Ренад абый гаиләсендә бабаларыннан калган истәлек итеп кадерләп саклана: «Мин бу әйберләрне 52 ел буе зур хөрмәт белән кулландым, кунак өстәлемнән төшермәдем. Инде үзем исән вакытта, Аппаковлар нәселе истәлеге итеп Г.Тукай музеена тапшырам», - ди ул. Киләчәктә музейда Аппаковларның интерьерын булдырырга керешсәк, бу кыйммәтле әйберләр экспозицияне бизәп торачак.
Халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукай әдәби музеен тагы да баетыйк. Бары тик бергәләп кайгыртсак кына кыйммәтле мирасны саклый алырбыз һәм киләчәк буыннарга да җиткерербез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: