Шәһри Казан

Кыз түгел, каз урлау

Авылларда каз өмәләре гөрли. Татар салаларының үзенә генә хас күңелле вакыты шул бу. Хатын-кызлар, чиратлашып, әле бер йортка, әле икенчесенә каз йолкышырга йөри.

Ир-атлар да аларга булышып, ишегалды белән өй арасында йөгереп тора. Әмма шушындый күңелле мәшәкатьләр белән яшәгән авылдашларны күргәч, минем күңелдә моңсу хатирә дә яңара.
1997 елның көзе безнең йортка зур кайгы алып килде. 38 яшендә әтиебез вафат булды. Мин ул чакта 12 яшьлек яшүсмер кыз бала, әтинең кырыгы көнне төпчегебезгә сигез яшь тулды. Шулай итеп, өч бала белән әниебез ялгызы калды. Әти, мәрхүм, бик тә нечкә күңелле, кош-корт, мал-туар ярата, аларның «тел»ен аңлый белә торган кеше булып хәтеремдә саклана. Хәзер бит авылларда каз утыртып бәпкә чыгару бик сирәк күренеш. Инкубаторда чыгарылган казларны гына барып алалар да карап-тәрбия­ләп үстерәләр. Әти исән чагында бик акыллы ана казыбыз да, тешләсә, кара яндырып чыгара торган усал ата казыбыз да бар иде. Әтиебез вафат буласы елны да егерме бәпкә чыккан иде. Исән-сау үсеп җиттеләр.

Инде эшкәртеп урнаш­тырасы көннәр дә якынлашты. Алда язганымча, әти сентябрьдә вафат булды. Ноябрьдә казларны йолкый башлыйлар бит инде. Әмма безгә аларның барысыннан да авыз итәргә насыйп булмаган икән. Әни иртән торып сарайга чыккач, караклар кергәнлеге билгеле булды. Уннан артык казны урлап чыгып киткәннәр иде. Теге усал ата казга көчләре җитмәгәч, аяк белән тибеп, имгәтеп киткәннәр. Анысы бичара җан тәслим кылган. Өйдә өч ятим бала барлыгы да туктатып калмаган каракларны.

Реклама

Никадәр тырышлык кергәнлеген, никадәр аяк ите ашалганын каз үстергән кеше генә белә. Ана каз утырып йомырка сала башлаганнан бирле ризык булып табынга куелганчы күпме көч түгелә бит. Әмма барыннан да бигрәк җанны әрнеткәне шушы хәлләрнең әтиебезне югалту ачысыннан саргайган көннәргә туры килүе булды. Әниебез бик сабыр хатын. Никадәр генә авыр булса да, безгә - балаларга, сиздермәскә тырышты. «Әллә ни кайгырганга охшамыйсың, барысын да эчеңдә ничек сак­лый аласың? Күпме үстергән казларың әрәм булды бит», - дип ярага тоз салучы авылдашлар да булды. Кайгырмаган кая инде ул! Кеше куандырмыйм, балаларны борчымыйм дип тешен кысып түзгән бит инде ул!

Озакламый угрыларның кем булулары да ачык­ланды. Әллә кемнәр дә түгел, күрше авыл егетләре иде. Үзебезнең яшьләрнең дә катнашы бар, диделәр. Әле яңа гына зур кайгы кичергән йорт икәнен дә белми түгелләр бит югыйсә. Әни дөреслек яулап артларыннан йөрмәде (аннан да зуррак кайгы бар), тегеләр исә җәзасыз калды. Тик шушы хәлләрдән соң безнең йортта йомырка салып бәпкә чыгарулар да туктады...

Фото: pikabu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: