Шәһри Казан

Кызлар кия кызыл ыштан

Бу сәхифәбез гаилә, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр турында түгел. Әллә алар турында гына түгел дию дөрес булыр микән? «Ир+Хатын» - бер мәсьәләгә ир-ат һәм хатын-кыз карашын чагылдыра торган өр-яңа сәхифәбез. Бүген сөйләшер сүз эзләп ерак китеп тормадык, барыбызга да кагылышлы кием-салым темасын күтәрдек. Сәхифәбезгә карата фикер-тәкъдимнәрегез булса, сездән хатлар-шалтыратулар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Реклама

Илфак ШИҺАПОВ
Җәй урамда. Бер суытып, бер җылытып торса да, җәй. Казанның Ибраһимов проспекты буйлап җәяү атлыйм. Каршыга бер кыз килә. Кем әйтмешли, өстендә «прастуй ситсы» күлмәк, итәге йомры тезләреннән әз дигәндә бер 17 сантиметр ярымга югарырак, яхшы ат ялыдай ялтыраган куе кара чәчләре биленең иң аскы төшенә үк төшкән. Кыскасы, искиткеч күренеш. Якынайгач, юри: «Исәнмесез!» - дип дәштем. Татар кызымы икәнлеген тикшерү иде исәбем. Кыз чиста татарча: «Исәнмесез!» - дип җавап кайтарды. Үзең яшәгән шәһәрдә менә шундый чибәр, матур киенгән, татарча сөйләшүче кызлар яшәвен белү дә рәхәт.
Матур киенгән дигәннән. Соңгы елларда бу мәсьәлә дә, бигрәк тә хатын-кыз киеме мәсьәләсе ничектер сәясиләнеп китте бугай. Әледән-әле матбугат битләрендәме, телевидениедәме, ә инде интернетта бигрәк тә бу тема еш куертыла. Моннан берничә ел элек берничә танышым белән шәхси архивлардан, иске басмалардан, интернеттан инкыйлабка кадәр төшерелгән татар хатын-кызлары фотоларын җыя башладык. Ул чор сурәтләренең бик күбесе вакыт чоңгылында югалган булса да, меңгә якын фото җыелды. Шунысы гаҗәпләндерде: ул чор татар хатын-кызларының абсолют күпчелеге яланбаш яисә баш түбәсенә генә калфак кадаган, күлмәкләре дә күп очракта бала итәкле булса да, ул чор өчен шактый заманча.
Менә, мәсәлән, 1912 елны бер фотограф кадрына казый, булачак мөфти Риза Фәхретдинов гаиләсе белән эләккән. Риза хәзрәтнең кызы Зәйнәп заманча киенгән, башын капламаган, озын, куе чәчләрен толымлап үргән. Мөхлисә Бубый фотосы. Баш очында гына уймак кадәр калфак-чәч толымнары - искиткеч матур кадр. Менә Әтнәдән Хәйрулла бай гаиләсе, Оренбургтан татар гаиләсе... Кызлары шулай ук йә яланбаш, йә баш түбәсенә калфак кадаган.
Фотоларның барысын да диярлек урыс кешеләре төшергән. Без генә дә меңгә якын шундый фото ачтык. Әлбәттә, араларында яулык бәйләгән хатын-кызлар да очрый. Тик болары, нигездә, өлкән яшьтәгеләр.
Боларны нигә язаммы? Кайберәүләр киемне әхлак белән бәйләргә маташканга язам. Имеш, безнең әбиләр гел төренеп йөргән. Шундый фикерләр дә яңгырый: кыз бала яки хатын-кыз ачыграк кием кисә, бу тыйнаксыз, әдәп-әхлаксыз дип гаепләп ташлыйлар. Эх ул әхлак дигәнең итәкнең ничә сантиметр озынлыкта булуыннан гына торса икән!
Бу мәсьәләгә Ибн-Фадлан сәяхәтнамәсендә чагылдырылган даладагы күчмәләрнең карашы кызык. Төркиләрнең хатыннарын бик иркен тотканына, киемнәренең шактый җирләре ачык булуга аптыраган Фадланга бер ир:
- Аның каравы, ул ачык нәрсәләргә беркем дә кагыла алмый, бу бөтен җирен дә кеше күзеннән каплап та, каплаган җирләрен теләсә кемнән кагылдыруга караганда яхшырак, - дип җавап биргән.
Безнең халыкның киемгә карашы кызык аның. Өлкәнрәк буын әле дә берәрсен тасвирлаганда аның дәрәҗәсен белдерү өчен: «Бик яхшы киенгән», - ди. Яхшы киенгән, димәк, хәлле кеше. Әле күптән түгел генә кәчтүм-чалбар кигән бөтен кеше нәчәлник исәбендә йөри иде бит. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бер әсәрендә авылга кайткан саен күн пәлтәсен төрле төскә буятып ала торган бер кеше образы бар. Пәлтә яңа кебек (авыл халкы бит шул пәлтәнең башка төскә генә буялганын белми кала), җитмәсә, күн, димәк, шәп моның тормышы.
Бүген кием проблема түгел. Базарлар гөрләп тора, элеккеге кебек чират торасы, дефицит киемне кайлардандыр танышлар аша эзләп табасы юк. Акчаң бар икән, теләсәң ничек киен. Бер районга баргач бер татар җырчысының концерты турында сүз ишетергә туры килде.
- Ошамады, - дип пичәт сукты бер тамашаны да калдырмыйча йөрүче бер апа. - Ике генә күлмәге яңа. Калган икесен күргән бар иде инде.
Димәк, кемдер өчен җырчының репертуары, әзерлеге, моңы түгел, ә киеме мөһимрәк. Ни эшлисең, аларда да хаклык бардыр. Урысның «Встречают по одежке, провожают по уму» дигән әйтеме бар. Чынлап та, кешенең нинди кием киенгәне беренче карашка күпмедер фикер уятырга мөмкин. Тик аралаша башлагач, ул фикер капма-каршыга үзгәрә дә ала бит.
Әле күптән түгел генә безнең җәмгыятьтә чалбар кигән хатын-кызга сәерсенебрәк, «ирләр киемен кигән» дип карыйлар иде. Ә бүген алар чалбарлы ирләрдән дә артыграк. Чалбар гына ирлекне күрсәтми шул... Шәхсән үзем салмый чалбар киеп йөрүче, бик тәртипле, уңган-булган, сөя һәм сөелә белүче берничә дистә хатын-кыз белән таныш. Аларның чалбарларын салдырып озын итәк кидерүдән генә алар печтеки генә булса да башка якка үзгәрер дип тә уйламыйм. Хәер, кире мисалларны, ягъни озын итәк киеп, яулык бәйләп тә әхлакый яктан «ыслабыйрак» булганнар мисалларын да күпләп китереп булыр иде. Кием белән әхлакны бәйләү гади ахмаклыкка ошап тора кебек.
Ә гомумән мин кеше, бигрәк тә яшь кеше мөмкинлегеннән чыгып матур киенергә тиеш дип уйлыйм. Ни генә дисәң дә, агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк инде ул.
Теге кара чәчле кыз артыннан озак карап тордым. Матур иде ул чөнки. Үзе дә чибәр, киеме дә килешле һәм матур иде.


Гөлнара САБИРОВА
Ярата безнең халык киенүне. Бик ярата. Матур киенгән икән, димәк, тормышы җитеш. Димәк, башкалардан уздыра ала. Матур дигәнем һәрвакыт зәвыкле дигәнне генә аңлатмый, кызганыч. Ни өчендер бездә матурлык ялтыр-йолтыр һәм күп дигән мәгънәне үз эченә ала.
Сәхнәне булсынмы, гади тормыштамы - чәчәкле-чуклы күлмәк, бармак саен берәр йөзек, кулына беләзек кигән, алка-муенса таккан хатын-кыз басып алды. Сәхнәгә чыкканы җырлый белмәгәнен шул шалтыравыклар белән яшерергә теләсә, тормыштагысы башка күрсәтер әйбере булмагач, ялтыравык тагыйм әле, дип уйлыйдыр кебек тоела башлый кайчак. Чәчәкле яки ялтыравыклы күлмәк кидең икән, аскан-такканнарыңны кимет бит инде бераз. Юк, артыкка китте дигәнне белми безнең халык.
Аннан, кыйммәтле киенергә яратучылар һәм шуны иң төп казаныш итеп күрсәтергә яратучылар да күп арабызда. Бу да үзенә күрә: «Мине күрегез!» - дип кычкыру, кыйммәтле кием кисәм, мин шунда ук үзенчәлеклегә әйләнәм дип ялгышу.
Матур киенү ялтырау түгел ул, матур киенү - тыйнаклык белән үзеңне күрсәтә алу таланты. Мин үзем минимализм яклы. Макияжда булсын ул, бижутериядә, прическада - барысы да чама белән булырга тиеш дип саныйм. Хәтта яшьләргә дә килешми артыгын кылану. Яз ахырында Казанга стилист Влад Лисовец килгән иде.
- Быел яз-көзнең төп модасы - табигыйлек, - диде ул. - Яңа гына чәчтарашханәдән чыккан кебек прическалар кичәге көндә калды. Бүген чәчне юып, тарап, таратып куйсагыз, иң модалы булачаксыз. Кием дә табигый булырга тиеш.
Һәм шуннан соң ук аяктан егарлык итеп өстәп куйды:
- Төрле стильләрне катнаштырудан курыкмагыз. Шулай ук төсләрне дә. Яшел белән кызылны, буй сызыклы кофта белән шакмаклы чалбарны курыкмый кия аласыз. Ирләрегез бик төссез киенә Казанда. Менә болайрак киенсәләр, ничек күңелле булыр иде, - диде һәм бер рәсемгә төртеп күрсәтте.
Рәсемдә яшь кенә бер егет яшел күлмәк өстеннән кызыл галстук таккан, зәңгәр чалбар кигән. Ботинкалары кишер төсендә. Шакмаклы кәчтүм дә кигән - анысы аксыл көрән. Клоуннан һич калышмый, кыскасы.
Без бу адәм белән икебез ике дөнья кешесе икән дип чыгып киттем. Ярый әле безнең ирләр шулай киенми дип сөендем.
Бездә ирләр матур киенә, сүз уңаеннан. Спорт стилен үз итүчеләр үзләренчә матур, кәчтүм-чалбарлылары үзләренчә. Ыспайлар, артык берни дә юк. Дөрес, аларга җиңелрәк тә инде. Затлы кәчтүм, алмашка берничә матур күлмәк, сәгать, туфли алсаң, артыгы кирәкми.
Хатын-кызларыбыз гына саескан кебек ялтыравык ярата. Бервакыт дизайнер Надежда Әюповага да шул фикеремне җиткергән идем. Бер төрле уйлыйбыз булып чыкты.
- «Безвкусица» билгесе ул, - диде Надежда. - Без генә дә төзәтеп бетерә алмыйбыз. Кайчак әллә нинди матур кием тегеп бирәсең, ә җырчы аны юкка чыгара. Юк кына киемне дә менә дигән итеп күрсәтә белүчеләр бар. Кем кигәненә бәйле ул кием. Күлмәк кию өчен дә акыл кирәк. Әгәр кешенең интеллекты югары икән, ул теләсә нинди киемне кыйммәтле итеп күрсәтә ала.
Әллә киенеп бетермәскә, әллә чишенергә дә ярата безнең гүзәл затларыбыз. Изүләр ачык, ботлар ачык... Джинсы кигәннәр икән, аз гына иелсә дә, трусигы күренә, майлары салынып төшә... Күрәсең, шулай матур, шулай ирләрне җәлеп итеп була дип уйлыйлардыр инде. Тик үз бәясен белгән ир моңа беркайчан да карамый. Чөнки арзанлык билгесе бу. Ирләр сер ярата. Кайбер әйберләрне бары тик үзе генә белгәнне ярата - бу бит инде яңалык түгел. Игътибар иткәнем бар, иң күп комплиментны мин озын итәк кигән көнне ишетеп кайтам. Озын итәк нәфисләтә, сер өсти, гүзәллек өсти, күрәсең.
Хатын-кыз никадәр гадирәк киенгән булса, шулкадәр күңеле баерак була. Ул үзе белән гармониядә яши. Беркемгә берни дә исбат итәргә, дәлилләргә теләмәгән, үзенең көче табигыйлегендә булуына ышанган хатын-кыз үкчәле туфлине гади балеткага алмаштыра, кызыл иннек буямый гына матур була ала. Кием сайларга үрелгәнче күңелеңне барларга, уйларың өстендә эшләргә кирәктер. Кая барасыңны да уйлап киенү мөһим дип өстәсәм, баналь яңгырармын, тик монысы да проблема. Театрда спорт костюмы кигән тамашачыны, спорт залына үкчәле түфли киеп килгән кызларны күргәч, ирексездән елмаясың.
Киемне әхлак белән бәйләмәгез дигән оппонентым. Бәйләми булмый. Кием ул - кешенең күңел чагылышы. Йә: «Мине күрегез, мине алыгыз!» - дип кычкыру, йә: «Мин бик нечкә күңелле, саграк кагылыгыз», - дип кисәтү.
Модницалар дөрес аңласын, кызыл кимәгез, ялтыравык такмагыз диюем түгел. Мин дә киям кызылны, шалтыравыклар да таккалыйм. Тик чамасын белсәк иде. Кием безне түгел, без киемне бизик.
Ә ул арада...
Дизайнерлар Казанда халык күңелсез киенә дигән фикергә килгән. Бөтен хатын-кызлар бертөрле: йә артык ялтыравык, йә гел соры, кара яки көрән төсләрне генә сайлый. Шулай ук алар хатын-кызлар кием стиле буенча ирләргә охшаган образларны сайлый, нәфислеккә омтылмый дип тә нәтиҗә чыгарган. Шулай ук җәен-кышын джинсы, свитер, майка, рубашкаларын салмаулары, киемне сезонга туры китереп сайламаулары да эчләрен пошырган аларның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: