Шәһри Казан

Кызларыбыз фронтларда орден алды

Безнең хатын-кызларыбыз үзләрен кирәк вакытта ирләр белән иңгә-иң торып эшләргә, теләсә нинди кыенлыкны да җиңәргә сәләтле көч итеп күрсәттеләр. Аларның тиңдәшсез фидакарьлекләре тарих битләренә гомерлеккә алтын хәреф белән язылды.

Реклама

1942 елның 8 мартында республикабыз фронтка 300дән артык хатын-кыз табиб, меңгә якын шәфкать туташы, 2 меңнән артык санитарка бирде, ә биш меңнән артык хатын-кыз госпитальләрдә яралы солдат һәм офицерларны тәрбияләде.
Фронтның авыр, җаваплы урыннарында татар хатын-кызлары сынатмады. Аларның батырлыгы орден, медальләр белән бәяләнде. Татар кызы Ф.X.Чанышеваның күкрәген 8 орден һәм 8 медаль бизи. Ул, сугыш кырыннан үзе алып чыккан яралы солдат һәм офицерларга үз канын биреп, аларның тизрәк сафка басуына ярдәм итә. Шушы батырлыгы өчен Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте Ф.Чанышеваны Флоренс Найтингейл медале белән бүләкли. Бу медаль 1912 елда Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте тарафыннан бөтен гомерен авыру һәм яралыларны тәрбияләүгә багышлаган Англия шәфкать туташы Флоренс Найтингейл хөрмәтенә кертелгән.
Фашистлар Днепропетровск шәһәренә якынлаша башлагач, Ф.Гафурова, үзе эшли торган завод белән бергә, тылга күчеп китәргә тиеш була. Әмма: «Дошманнан шушы шәһәрдә торып үч алачакмын», - дип карар кыла ул һәм бертуган абыйсы М.Калинкин белән шәһәрдә кала. Яшерен оешмада торып, фашистларга бик күп зыян китерә. 1942 елның 2 августында аны фашистлар җәзалап үтерә.
Гвардия старшинасы В.Д.Ревякин 1941 елда Севастополь шәһәрендә яшерен оешма төзи. Бу оешма әгъзаларының дошманга китергән зыянын санап бетерү мөмкин түгел. Алар арасында Казан кызы Н.Вәлиева да була. Ул дошман солдатлары арасына төрле юллар белән үтеп керә, аларның ышанычын казана. Күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар кулга төшерә. Алар тиз арада В.Ревякин тарафыннан Зур җиргә җиткерелә. Очучылар, су асты көймәләрендә йөзүчеләр, шушы мәгълүматларга таянып, дошманның күп кенә ут нокталарын юк итәләр. 1944 елның 22 гыйнварын, В. И. Ленинны искә алу көнен бу яшерен оешма сугышчан эш белән каршы алырга карар бирә. 17 гыйнвар көнне Н.Вәлиева зур бер катерга үзеннән-үзе кабынып яна торган матдә куя. Командасы яр буенда калган катер кара көлгә әйләнә. Күп тә үтми, Наиләне гестапочылар атып үтерәләр.
Сугыш башланганда, 3.С.Бәхтиярова Аксубай районының бер авылында табиб булып эшли. 1941 елның 22 июлендә ул хәрби форма кия. Хәрби кыр хирургиясе буенча махсус курслар тәмамлап, медицина хезмәтләре капитаны дигән дәрәҗә ала, 2805 нче эвакуация госпиталенең бүлек мөдире булып эшли башлый. Аның сугышчан юлы Горький шәһәреннән башлана. Бөек Җиңү көнен ул Польшада каршылый. Тиздән госпиталь, үзебезнең яралыларны тылга җибәреп, алар урынына немец хәрби әсирләре лагереннан яралылар кабул итәргә дигән приказ ала. Шулай итеп, табиблар фашист солдатларын дәваларга тиеш булалар. «Син партия әгъзасы, Зәйнәп, син ак халатыңда гуманизм символы - кызыл хач йөртәсең, һәр немец та фашист түгел, Тельманны, «Рот-фронт»ны хәтерлә, Германиянең киләчәге турында уйла. Бүгенге дошманнар иртәгә безнең дусларыбыз булырлык итеп эшлә. Аларның яраларын да, рухларын да дәвала», - дигән аңа күңеле. Савыгып чыккан хәрби әсирләр, аңа ихтирам йөзеннән, рәхмәт хаты калдыралар. Анда совет халкының гаделлегенә һәм кешелеклелегенә соклану чагыла.
З.Бәхтиярова, 1964 елда үзе дәвалаган элекке немец солдатларының чакыруы буенча, ГДРда кунак булып кайта. Аның кулыннан үткән әсирләрнең күбесе Германия Социалистик бердәм партиясе сафына кергән. Алар, киләчәктә беркайчан да хәрби лазаретлар булмасын, дөньяда тынычлыкны саклау өчен, актив көрәшүчеләр сафына басканнар.
Озакка сузылган сугыш фронтка киткән эшче ир-атларны хатын-кызлар белән алмаштыруны көн тәртибенә куйды. 1941 елның 21 октябренә 1 нче тегү фабрикасында эшли торган эшчеләрнең 94,3 проценты; киез итек фабрикасында 77,4 проценты; «Спартак» комбинатында 55,6; җитен комбинаты эшчеләренең 90 проценты хатын-кызлар булды һәм предприятиеләр Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп чыктылар. Бу елларда хатын-кызларны җитәкче постларда да күпләп очратырга мөмкин иде. 1942 елда ун меңнән артык хатын-кыз колхоз-совхозларда, МТСларда җитәкче урында эшләде.
«Красная Татария» газетасының 1941 елның 30 июлендә чыккан санында СССР Верховный Советы депутаты В.Грекова, ТАССР Верховный Советы депутатлары Г.Шәмсиева, Ф.Григорьева һәм Р.Афанасьеваның Татарстан хезмәт ияләрен донорлар сафына чакырган өндәмәсе басылган иде. Бу чакыруга меңнәрчә хатын-кыз кушыла. 1941-1945 елларда гына да Казан хатын-кызлары яралы сугышчылар өчен меңнәрчә литр кан бирә. Алты-сигез литр кан биргән 347 донор «СССРның почетлы доноры» дигән исемгә лаек була. Сугышта яраланган төрле милләт егетләре 5700 Татарстан донорының кан-кардәшләренә әйләнә.
Бүген дә, тормышыбызның кайсы гына тармагын алма, төрле җаваплы эшләрдә хатын-кызларны очратабыз һәм без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: