Шәһри Казан

Күз алдымда сугыш чоры пәйда була

Бала чагымны искә алам да, күз алдымда сугыш чоры пәйда була... Сугышта безнең нәселдән байтак кеше катнаша, шулар исәбендә безнең әткәй Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгалим улы Шәмиев (1898 елгы), әнкәйнең энеләре Гайсә, Барый һәм Шәриф Мөхтәревләр һәм байтак кына туганнар.

Безнең әткәйне 1942 елның гыйнвар аенда хәрби хезмәткә алалар һәм ул Ленинград янындагы канкойгыч сугышларга эләгә. Шул сугышларда өч мәртәбә яралана. Беренче икесе артык каты булмый: ул, кыр госпиталендә кыска вакытлы гына дәваланып чыга да, яңадан сугышка керә. Өченчесендә алар янында снаряд төшеп шартлый, шуның ярчыгы әткәйне бик каты яралый. Бер яктан яңак сөяген ватып, тешләрен коя, телен өзә һәм шул яктан чигәсен дә җимерә. Сугыш кырыннан яралыларны җыеп алып кыр госпиталенә алып китәләр. Мескенкәем шушы яралану белән 8 ай госпитальдә яткан. Хәле бераз рәтләнгәч, әткәйне өйгә кайтарып җибәрәләр. Бу 1944 елның гыйнварында була. Төнлә иртәнге якта тәрәзә шакылдатып кайтып кергән иде әткәй. Абыйлардан бары тик Шәриф абый гына кайтты. Ә инде, без аңлаганча, Барый абыйны Сталин концлагеренда череттеләр. Аның турында бернинди дә хәбәр килмәде.
Кырыгынчы елларның азагында әткәй Казанда госпитальдә бераз дәваланып чыккан, снаряд кыйпылчыгын алдырган иде. Аннан аңа тагын дәваланырга тәкъдим ясасалар да, әткәй баш тарта, чөнки тормышны алып барырга, гаиләне кайгыртырга кирәк була.
Яраланган җирендә яман шеш барлыкка килеп, 1961 елның апрелендә кадерле әткәебез алтмыш өченче яшендә мәңгелеккә китеп барды, бу вакыйгага быел 51 ел булды.
Әткәй мәрхүмнең берничә төрле медальләре булуын да хәтерлим. Күңелемдә бала чакларны хәтердә яңартам да, әткәй-әнкәй искә төшә, шул вакыт озак кына өйнең диварында эленеп торган фотосурәтләргә карап торам...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: