Шәһри Казан

Күзләрендә өмет бар

Югары Тегермәнлек авылында урнашкан «Акчарлак» приюты үзенең кылган изге эш-гамәлләре, фидакарь хезмәткәрләре белән күпләргә яхшы таныш. Хезмәт юлын балалар тәрбияләүгә багышлаган, көнне төнгә ялгап алар өчен тырышкан, аз гына шатлыкларына да сөенеп, кайгыларына борчылып яшәгән бу затларны фидакарьләр дими ни дисең!

Бала тәрбияләү - иң изге эшләрнең берсе. Ә инде язмыш тарафыннан кыерсытылган, вакытыннан алда олыгаерга өлгергән, дөньясына ачулы булган балаларны тәрбияләү икеләтә-өчләтә җаваплы. Һәм бик авыр. Кайвакыт приют тупсасын яңа гына атлап кергән балаларны күргәч, уйга каласың: Йа, Ходам, кеше итеп булырмы боларны, тирә-юньдәгеләргә, бу тормышка булган ачу-үпкәләрен аз гына булса да киметеп булырмы? Болар бит һәркөнне тирәбездә күрергә гадәтләнгән балалар түгел. Кайсының әти-әнисе эчкече, кайсыныкы үз газиз баласын, кирәксенми, язмыш кочагына ташлаган. Күпләре гомумән тәрбия күрмәгән, араларында эчүче һәм тәмәке тартучылар да очраштыргалый. Хәтта кулына кашык тотып ашый да белмәүче балаларны да күргән бар. Ә тәртипләре, үз-үзләрен тотышлары дисәң... Араларында олыларны санлау түгел, хәтта бар дип тә белмәүчеләре, үтә дорфалары да җитәрлек. Шуңа күрә, аларның һәркайсына аерым якын килү, һәрберсенең йөрәгенә үтә нәзек һәм нәзберек юлны ача белү кирәк. Шулай итә алмыйсың икән, бала күңеленә юл ябык, аны тыңлату, үзеңә якынайту мөмкин түгел. Йөрәк әрни, төн йокылары кача...
Бәхеткә, приютыбызда эшләүче педагоглар үз эшләренең чын осталары. Шуңа күрә, күп очракта борчылуларыбыз да әкренләп кими, балалар белән ике арада җылы мөнәсәбәтләр урнаша, алар безгә, без исә аларга ияләшәбез. Приют ачылганнан бирле шунда эшләгән кеше буларак, мин аның һәрбер көнен яхшы хәтерлим, андагы һәр проблема, уңышларыбыз күз алдында. Балаларны яратмаган, аларны, нинди генә булуларына карамастан, үзенеке кебек кабул итә алмаган, сабырлыклары җитмәгән кешеләр эшли алмый бездә. Җитәкчелегебез дә эшне оештырганда әнә шундый персоналларга игътибар итә. Калганы инде үзебездән тора. Көнне төнгә ялгап эшләүләр, тантана һәм очрашулар оештырулар, төрледән-төрле темаларга әңгәмәләр уздырулар, бергәләп бәйрәмнәргә әзерләнүләр - болар без башкарган эшләрнең бик азы гына.
Бүгенге көндә балаларыбыз сау-сәламәт, матур киенгән, яшәү һәм алга таба үсү, белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәм иң мөһиме - күзләрендә киләчәккә өмет бар. Бу өметне тудыруда приют хезмәткәрләре генә түгел, безгә һәрдаим ярдәм итеп торучы изге күңелле дусларыбыз - иганәчеләребезнең дә өлеше зур. Үз эшен бер якка куеп, шушы язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның күңелен күрергә килгән, аларга матди яктан да, рухи яктан да ярдәм иткән, үз баласыдай ярата алган, киләчәкләре өчен борчылган шәхесләребез бар безнең. Шундый кече күңелле дусларыбызның берсе - ТР Дәүләт Советы депутаты, «Кулон» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Альберт Шамил улы Фәхретдинов. Башкалар кайгысына битараф булып калмаучы, юмарт куллы, йомшак күңелле химаячебезгә без бик рәхмәтле. Альберт Шамил улын киләчәк юбилее белән тәбрик итәбез, аңа озын гомер, сәламәтлек телибез! Тирәбездә шундый кешеләр булганга чын күңелдән шатланабыз һәм алар белән горурланабыз.
Көн артыннан көн уза. Балаларыбызның безне калдырып китәр вакытлары да килеп җитә. Аерылышканда аларга да, безгә дә моңсу булып китә, чөнки шул арада безнең үз балабыз кебек якын һәм кадерле булып әвереләләр. Онытып бетермиләр, күбесе соңыннан хәлләребезне белергә дә килгәлиләр. Димәк, барысы да дөрес булган, тырышлыкларыбыз бушка китмәгән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: