Шәһри Казан

Күзләрне зуррак ачып карыйк

Менә быел тагын «Азатлык» татар яшьләре берлеге «пионерлары» һәм елдан-ел кими баручы Татар иҗтимагый үзәге пенсионерлары белән Хәтер көнен үткәрдек. Ел саен бер үк состав белән югалтуларны саныйбыз, өстәвенә әлеге составыбыз да елдан-ел саегая бара, югалту өстенә югалту...

Әле дә ярый, рәхмәт төшкерләре, полиция хезмәткәрләре бераз булса да сай сафларыбызны күпертеп күрсәтә. Юк, 1552 елда дәүләтчелегебезне югалтуны гына түгел, 90 нчы еллар башында алданганыбызны, буш хыялларыбызны сагынышып елашырга, төрле тармаклардагы, бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге яңадан-яңа югалтуларыбызга тетрәнергә, һәм... һәр ел авыл көтүе сыман кими барган «мәйдан көтүе» белән үз-үзебезне мыскыллаган сыман: «Азатлык! Бәйсезлек!» - дип мөгрәшергә җыелабыз сыман. Әгәр күзләрне зуррак ачып карасак, биредә бер мәгънәсезгә шушы сүзләрне кычкырып йөрүчеләрнең үзләре генә кала баруын ачык абайларбыз. Дөрес, ничарадан-бичара, шәһит киткән бабаларыбызның рухлары рәнҗемәсен, дип, вөҗданнары кушуы буенча шулар артыннан иярүчеләр дә бераз бар әлегә. Ә азатлык алыр өчен халык массасында ихтыяҗ булырга тиеш. Ләкин ул милләттәшләребездә күптәннән, бик күптәннән юк бугай инде. Дөресрәге, без моңа әзер түгел. 90 нчы еллар башында да әзер булмаганбыз, күрәсең, алдыбызда торган мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана алмавыбызны башкача ничек аңлатырга?! Бәлки ялгышлар да күп булгандыр. Адәм баласы хаталанучан була бит. «Азатлык» сүзенә табынучылар, берүк, рәнҗи күрмәгез! Тик... Без бабаларыбызны чын мәгънәсендә ил күләмендә искә алырга теләсәк - бугаз киереп акырып йөрүдән туктарга тиешбез! Юкса, артыбызга ияреп, әле һаман да безне ташламыйча тын гына атлап баручы ихлас милләттәшләребезнең дә сафларыбыздан китүләре мөмкин. «Көтүче» һәм «көтү» булып яши торган вакытлар узды. Ә Хәтер көнен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрәсе бар! Минем фикеремчә, әгәр мәгънәсез, кирәкмәгән лозунглар кычкырып йөрүдән туктый белсәк, матәм көнендә чынлап та кайгырырга өйрәнсәк, берничә елдан сафларыбыз бермә-бер артачак. Ул очракта Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, ТИҮ җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт, публицист Айдар Хәлим, «Азатлык» ТЯБы рәисе Наил Нәбиуллин һәм берничә шагыйрь генә түгел, ә барлык зыялыларыбыз, шулай ук гади халык та чыгарга курыкмас!
Өлкән яшьтәге абый-апалар: «90 нчы еллар башында Ирек мәйданы халык белән тула иде», - дип сөйлиләр, ә бүген кайда ул халык?! Без - яшьләр, быелгы Хәтер көненә чакырып газеталарга мәкаләләр биреп тә, Казан урамнарында листовкалар таратып та карадык, Казан - студентлар шәһәре, дип, күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырыштык, тик файдасы әллә ни күренмәде. Әллә битарафлык, әллә сәбәпләре башка...
PS. Хәтер көне митингыннан бер генә көн алда ТИҮнең 10нчы корылтае булып узды. Ул мөбарәк җомга көненә туры килгән иде. Оештыручылар җомга вәгазе сөйләмәде, намаз укучы татарлар, ягъни корылтай делегатларының яртысы «Казан» милли мәдәният үзәге фойесына намаз укырга чыккан арада корылтайда чыгышларны да туктатып тормадылар. Мәйданда кычкырганчы, бердәмлекне бәлки шуннан башларга кирәктер! Ә корылтайда сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның: «Сәясәттә начар вазгыять булмый, һәр вазгыятьне үзеңә файдалы сәясәткә әйләндерергә була!» - дигән сүзләре әле дә колакта чыңлый.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: