Шәһри Казан

Әҗәл мине печән астында тапмак булган

Колхозлар, совхозлар гөрләп, бердәм булып эшләгән заманнарда халыкның эш тәртибе түбәндәгечәрәк бара иде. Зарыгып көткән язларга чыгу белән, беренче эш итеп чәчү эшләрен кыска вакытларда тәмамлап, буаларны буып куеп, Сабан туйлары үткәч, алдагы хезмәт - уракка төшкәнче колхоз малларына җитәрлек печән әзерләү иде. Кузнечиха (хәзер Әлки) районына кергән «Кызылармеец» колхозының...

Реклама

Колхозлар, совхозлар гөрләп, бердәм булып эшләгән заманнарда халыкның эш тәртибе түбәндәгечәрәк бара иде. Зарыгып көткән язларга чыгу белән, беренче эш итеп чәчү эшләрен кыска вакытларда тәмамлап, буаларны буып куеп, Сабан туйлары үткәч, алдагы хезмәт - уракка төшкәнче колхоз малларына җитәрлек печән әзерләү иде. Кузнечиха (хәзер Әлки) районына кергән «Кызылармеец» колхозының 100 баш аты, 120ләп сыеры, 300 баш сарыгы бар иде. Бизнә елгасы буйлап 3 чакрымга сузылган җирдән шуларга кыш чыгарлык печән әзерләнә. Ул эш ике атнада башкарылып чыга. Шуннан соң халыкның үз терлегенә печән әзерләргә рөхсәт ителә. Алданрак алып кайтсаң, аны кереп алып чыгып китәләр. Мин яшәгән Төгәлбай авылы кырларында шактый елгалар, урман полосалары бар, халык шуннан печән җыя. Бер сыер, 4-5 баш сарык һәм бер бозау өчен 6 ат олавы печән, 2-3 олау салам кыш чыгарга җитә, диләр иде. Бу эшләрне халык бер-берсенә булышып башкарып чыга. Алда урак өсте көтә инде. Шулай 1948 елның июль башларында әтием Идиятулла, олы абыем Шәрифулла белән, авылдан 3 чакрымда булган Зирекле елгасы буеннан ике көн барып печән чаптылар. Өченче көнне атка зур гына фургон җигеп, күп итеп төяп, бастырыклап бәйләп кайтырга чыктык. Кайтыр юлда безнең Бизнә елгасы аша чыгасы бар. Анда шактый гына текә булган Шәһитләр тавы дигән юлдан төшәргә кирәк. Әти, фургонның бер арт көпчәгенә тормоз ясар өчен, тәртә калынлык ике метрлы каен таягын тыкты. Ул җиргә ышкылып бара, шуңа ат акрын төшә. Төшеп җитәрәк шул таяк сынып китеп, арба кызу бара башлады бит. Әти йөгәннән тоткан, ә мин олау башында дилбегә тотып барам. Кызу төшеп суга кергәндә арбаның ал көпчәге бер чокырга эләгеп, фургон кендектән чыгып олау суга ауды. Сәнәк һәм бастырыклар, ычкынып, суга барып төште. Мин дә олау белән бергә авып, печән астында калдым. Әти нишләргә дә белми: «Улым, син исәнме?» - дип кычкыра. Мин исә: «Тыным бетә», - дип аваз салам. Әти тиз генә сәнәк белән печәнне актара. Су аркылы басма салып торучы Закир һәм Мингали бабайлар да килеп булыша башлыйлар, мине аңсыз хәлдә тартып чыгаралар. Суда чабак куып йөрүче Марс һәм Касыйм дигән малайларны тиз генә фельдшер Әминә апага йөгертәләр. Ул килеп җитеп, ясалма сулыш алдырып, нашатырь спирты иснәтеп, мине аңга китерә. Закир бабай: «Сөләйман, әҗәлне җиңдең, озак яшәрсең әле, Алла кушса», - дип әйтеп куйды шунда. Печәнне төяп кайтып, урамга таратып, яңадан киптердек.
Әҗәл һәркемнең аяк астында, дип белми әйтмиләрдер шул. Шундыйрак хәлгә минем бу икенче мәртәбә юлыгуым иде инде. Гомере бетмәсә, кеше әллә нинди хәлләрдә дә исән кала икән. Йөзләгән кеше утырган очкычлар һәлакәткә очрап, бар да һәлак булганда, берәр кешенең исән калуы турында хәбәрләр булгалады бит инде. Мин дә, 77 яшькә җитеп, аяк өстендә йөри алгач, бүгенге тормыштан канәгать булып яшим.
Балаларым, оныкларым, туганнарым, авылдашларым да миңа хөрмәт белән карый. Ходай аларга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш насыйп итсен.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: