Шәһри Казан

Латвия Россиядән нәрсә көтә?

СССР таркалганнан бирле Балтыйк буе республикаларының җае чыгу белән «олы туганны» чеметеп торганына ияләнеп тә беттек инде. Йә Эстониядә фашизмны юк итүче совет солдатына куелган һәйкәлне җимерәләр, йә Латвиядә заманында «СС» җәза гаскәрләрендә сугышканнар парадка чыга. Ничә дистә еллар сандык төбендә тузан җыеп яткан «СС Ваффе» формаларын кигән бу парадчы...

Реклама

Оккупация өчен 290 миллиард
Европа парламентының матди ярдәме белән, бер төркем тикшерүчеләр Латвиянең совет хакимияте елларында күргән зыянын исәпләп чыгарган. Килеп чыккан сумма - 200 миллиард лат (якынча 290 миллиард евро). Латвиянең оккупацияләнүен өйрәнү җәмгыяте рәисе Рута Паздере белдергәнчә, моның белән беркемне дә шаккатырырга ниятләмиләр, әмма кайбер фактларга чынлап та гаҗәпләнерлек.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, совет елларында Латвиянең авыл хуҗалыгы 123 миллиард латлык зыян күргән. Паздере әйтүенчә, бөтен завод һәм фабрикалар хәрбиләштерелгән, кечкенә генә Латвия территориясендә 50 ракета-һава көчләренә каршы тору базалары булдырылган. СССР таркалганнан соң, барлык җиһазлар Россиягә чыгарылган һәм завод-фабрикалар эшсез калган.
Демографик хәл дә бу елларда бик начарланган икән. Латвиянең 100 меңгә якын гражданы (араларында зыялылар күп) чит илләргә китәргә мәҗбүр булган. Бу акыллы, сәләтле халык үз дәүләте файдасына эшли алыр иде, дип саный латыш тикшеренүчеләре.
Тарих башкача булган булса...
СССР составына кермәсә, Латвия дигән дәүләт гомумән булыр идеме? Тарихта бик үк сай йөзмәгәннәр белә торгандыр: Балтыйк буе республикалары сугыш башланганчы ук Гитлер тарафыннан СССРга «бүләк» ителә. СССР составына кертелгәч, совет солдатын алар оккупант буларак кабул итә. Тик менә бу очракта ак белән караны бутарга кирәкми. Советлар Союзы составында булып «кыерсытылган» балтыйклылар үзләрен милләт буларак саклап калдылар, ә сугышның нәтиҗәсе башкача булган очракта, бүген без белгән милләтләр җир йөзендә булыр идеме икән?! Гитлерның «Барбаросса» планында, Советлар Союзы басып алынганнан соң, зур территорияне «югары раса» вәкилләре белән тутыру каралган була. Әмма үз халкы күп булмаганлыктан, алманлыларга якынрак булган милләтләрне, шул исәптән балтыйклыларны да вакытлыча файдаланырга уйланыла. Идел буе территориясенә (бүген без яшәгән җирләргә) нәкъ менә шул кильки балыгы сатучыларны күчерергә, тора-бара аларны немецлар белән катыштырып, милләт буларак бөтенләй юкка чыгарырга исәпләнгән була. Шөкер, тарихның мондый битләре язылмаган.
Кем кемгә күпме тиеш?
СССР таркалганга ике дистә елдан артык, ә Латвиянең әллә ни майтара алганы юк әле. Рига бальзамы, кильки балыгы сатып кына халкын туендыра алмаган бу кәрлә дәүләткә ике юлның берсе кала: йә ул Россиягә йөз белән борылып, теләктәшлек белдереп яши, йә инде Америка, Көнбатыш марионеткасы булып көн күрә. АКШ белән Көнбатышка Балтыйк буе републикаларыннан бернинди файда юк, алар бары тик Россия белән чиктәш булганга гына кирәк.
Ә Латвиянең СССРга бурычы күпмерәк икән? Шул ук Паздере әйтүенчә, сугыштан соң Латвия халкы күчеп килүчеләр исәбенә 1 миллионга арткан. Алар өчен өйләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелгән. Әмма ул вакыттагы «хрущевка»лардан хәзер шулхәтле «иза чигә» икән латышлар: имеш, җылы тормый торган бу йортларда яшәүчеләр җылылык өчен күп түлиләр. Ул фатирлар Россиягә кире кайтмаган шул, тәрәзәсен ябыштырып булса да җылытыр идек әле. Ә менә Балтыйк буен фашистлардан азат иткән йөз меңнәрнең гомерен Паздере кебек хәсрәт-тикшерүчеләр күпмегә бәяли икән? Сугыштан соңгы чорда «таяк»ка эшләп җимерелеп беткән илне, «тугандаш» Европаны, шул исәптән Балтыйк буе республикаларын күтәрүче совет халкының хезмәтенә нинди бәһа бирелә?!.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: