Шәһри Казан

Әлегә һәрберебезнең үз шырпысы...

Чүп ташларга чыккан саен, исем китеп керәм. Шәһәр шәһәр шул инде, артык нәрсәне фатирда бик сакламыйлар. Халык күпме генә зарланса да (без оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек), кием-салым, җиһаз‑мазар ише нәрсәләрен гел алыштырып тора, искесен чүп­леккә ташлый тора. Сакчыллык бик үк хас нәрсә түгел безгә. Авылда да элекке...

Чүп ташларга чыккан саен, исем китеп керәм. Шәһәр шәһәр шул инде, артык нәрсәне фатирда бик сакламыйлар. Халык күпме генә зарланса да (без оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек), кием-салым, җиһаз‑мазар ише нәрсәләрен гел алыштырып тора, искесен чүп­леккә ташлый тора. Сакчыллык бик үк хас нәрсә түгел безгә. Авылда да элекке экономияләү, әйберне саклау өлкән буын белән бергә китеп бара бугай.

...Егерменче гасыр башы. Революция­гә кадәрле еллар. Безнең як авыллары ул чорда Бөгелмә өязенә кергән, авыллардагы күпчелек халык аксөяк канлы - күбесе хәрби хезмәттә булып кайткан. Бер елны иген уңмый. Корылык. Кышны исән‑сау чыгалар чыгуын, тик язга чәчүгә орлык бик аз, күпләрнең чәчәргә запасы юк. Акчага да кытлык. Хөкүмәт авыр хәлдәге авылларга ярдәм итеп акча, симәнә бирә икән дигән сүз килеп ирешә авылга. Авыл запаслы яшәргә өй­рәнгән, барып сорап карарга булалар. Моның өчен Бөгелмәгә, өяз кәнсәләренә барырга кирәк. Русча белгән үткенрәк кешеләр авылда кемнәр? Билгеле инде, солдат хезмәтен үтеп кайтучылар. Гөрнәдердәй таза, үткен биш ирне Бөгелмәгә, акча сорарга юллыйлар. Китәләр абзыйлар, Бөгелмә бу авылдан 60 чакрымнар, барып җитәләр, кәнсәләр янындагы бүрәнәләр өстенә барып утыралар да ничегрәк керәсе, ничегрәк сорыйсын уйлашып, тәмәке төреп кабызалар. Бишесе дә көйрәтә, гаскәри хезмәттә өйрәнеп кайтканнар. Утыралар абзыйлар шулай уйлашып... Бермәлне болар янына кәнсәләрдән бер кеше чыга. Нәчәлство икәне күренеп тора инде, киенүе үк башка.

- Кайлардан килдегез, абзыйлар? - дип дәшә ул ирләргә.

- Фәлән‑фәлән авылдан.

- Ни йомыш?

- Менә авылда чәчүгә орлык аз, ярдәм кирәк иде.

- Нигә сатып алмыйсыз?

- Акча юк...

Кәнсәләрдән чыккан кеше елмаеп куя. Авылда аны өязнең иң зур нәчәлниге дип сөйлиләр иде, дөресендә кем булгандыр - анысы хәзер билгесез.

- Юк, абзыйлар, - ди ул бераздан. - Сезнең хәлегез әле авыр түгел, без бик авыр хәлдәге авылларга гына ярдәм итәчәкбез. Ә сезнеке әле түзәрлек.

Абзыйлар торып баса, кызып‑кызып, үзләрендә бик авыр икәнне исбатлый башлыйлар, өяздә авылның чын хәлен белмәүләренә сылтыйлар. Кәнсәләрдән чыккан кеше аларны тиз туктата.

- Менә карагыз, - ди ул. - Сез килдегез, бүрәнәләргә менеп утырдыгыз. Бөтенегез тәмәке төреп кабызды. Тәмәке тамак туйдырмый, димәк, сез әле ач түгел. Монысы беренчедән. Икенчедән, һәркайсыгыз тәмәкене үз шырпысы белән кабызды. Хәлегез чыннан да авыр булса, бөтенегез бер шырпыдан кабызыр иде. Димәк, авыр түгел авылыгызда хәлләр. Шуңа күрә барыгыз, кайтыгыз, абзыйлар. Хәлегез чыннан да авырайса, килерсез...

Абзыйлар нишләсен, кайтып китә. Шул чак­лардан безнең авылларда, әлегә һәркайсыбыз үз шырпысы белән, димәк, яшәргә була дигән гыйбарә йөри иде.

Реклама

Фото: www.liveinternet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: