Шәһри Казан

«Үлем белән әллә ничә тапкыр күзгә‑күз очраштым»

Габделфәрит абый шушы көннәрдә үзенең 91енче көзен каршылый. Арча районының Урта Пошалым авылында әтисе үлгәннең икенче көнендә дөньяга килгән ул. Әниләре Хәмдениса апа биш баласы белән тол калган. Габделфәрит Гаязовны 1942 елда, унсигез яше тулуга, фронтка җибәрәләр.

Егеткә үлем тырнагыннан берничә мәртәбә котылып калырга насыйп була. «Кайвакыт немецлар үзләре дә үлемнән коткарып калды», - дип сөйли ул. Сугышта санитар-инструктор була. Бервакыт Сталинград оборонасы янында немецларны куып җибәргәч, караңгы төшкәндә алар яралы солдатларны җыя башлый. Бер окоптан икенчесенә сикергән солдатны күреп, Габделфәрит белән казах егете шунда таба китә. Окоптагылар ата башлагач кына аларның немецлар икәнлеге ачыклана. Шуннан соң кире борылалар.

Икенче бервакыт яралылар белән землянкада ятканда ату тавышлары ишетеп, инструктор Гаязов йөгереп чыга. Иптәшләре аны туктатып кала алмый. Чыкса, немец танкы землянка өстенә якынлашкан була. Шул чакта бар көченә йөгергән солдатны танк куып тота алмый. Көзге салкын көнне елганы кичеп чыга ул.Ә полктагы бер генә кеше дә исән калмый...

Донецк елгасы янында немецларны куып җибәргән чакта, пуля бер старшинаның ике күзен дә юк итә. Аны алырга Габделфәрит шуышып бара. Шунда старшинаның: «Мине атыгыз, барыбер күзләрем юк», - дип өзгәләнеп кычкыруы бүген дә ветеранның колак төбендә яңгырый. Аны фронт сызыгыннан күтәреп алып чыкканда старшина үзләренә атканнарын ишетеп, коткаручысының аягыннан чалып ега. Үзе һәлак була, Габделфәрит бу юлы да исән‑сау кала.

Аны кул пулеметчысы итеп куялар. 1945 елның 15 гыйнварендә атакага барырга җыенганда ике аяк арасында немец гранатасы шартлап, бот төбеннән тишеп чыга. Янда бер кеше юк... Кан аккан килеш үзенең взводына барып җитә. Аннан егетне санчастька озаталар. Операция ясаганнан соң госпитальгә җибәрәләр үзен.

Габделфәрит абый фронтта дүрт тапкыр яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «За оборону Сталинграда», «За отвагу» медальләре һәм Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Туган якларына 1947 елның мартында гына кайтырга насыйп була аңа. Казанда кабат сугышка хәтле үзе эшләгән «Тасма»заводына урнаша. Анда ярты гасыр эшләп пенсиягә чыккан. «За трудовое отличие» медаленә лаек булган.

1948 елда Шәмсенур исемле кызга өйләнеп, 63 ел тату гомер итеп, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике ел элек кенә хатыны гүр иясе булган. Үзенең ике улын да җир куенына иңдергән ул.

Ветеран кул кушырып утырырга яратмый. Аның мавыгулары җитәрлек. Корьәннән сүрәләр яза, бакчасында яшелчәләр үстерә. Урамда күгәрченнәр ашату да аның шөгыле. Алар өчен капчыклап төрле ярмалар да алып куйган.

Инде авылдан чыгып киткәненә 70 елдан артык булса да, туган ягын сагынып сөйли Габделфәрит абый. Җай чыкканда Урта Пошалымдагы туганнары - җырчы Рөстәм Закировлар өенә дә кайтып килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: