Шәһри Казан

Үлеп киткәнче, бер якты йөз күрәсе иде

Фәнзилә Мостафинаның 25 февраль санында чыккан «9 Май кишер бәйрәмеме?» дигән мәкаләсенә кайтаваз язмый булдыра алмадым.

Шулай инде, сугыштан исән кайтканнар гомер буе ветеран булып саналалар. Аларның сугышка кадәр һәм сугыштан соң туган балалары, исән кайткан аталары аркасында, дәүләттән зур ярдәм алып яшиләр. Яу кырында Ватаныбызны саклап башын салган кешеләр ветеран түгелмени? Аларның балалары бүген ничек яшиләр, аларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә соң?
Берничә ел элек исән ветераннарга җиңел машина тапшырдылар. Шул вакытта бер ветеран ханым, бу машинаны оныгыма бүләк итәм, дип мактанды. Аның оныгы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда Ватанга нинди файда китергән соң? Бәлки, бер замана алкашы йә наркомандыр әле. Дәүләт машинаны шул оныкка бүләк итте булып чыга ич! Телевизордан теге ветеран ханымның мактанганын күз яшьләремне агызып карадым, чөнки мин әтисез, ач-ялангач үстем.
Мин - Спас районының Аллаһ каргаган, шайтан бала чыгарган Сабанча дигән 20 өйле бер авылыннан. Сугышка һәр өйдән бер кеше, ягъни 20 ир-ат китте. Дүрт кеше яраланып, өч кеше исән-сау кайтты. Алар, ветеран исеме алып, үзләре дә, балалары да бик рәхәттә яшәде. 13 кеше, шул исәптән әтием дә яу кырында башын салды. Рәхәт, алар ветераннар да түгел, елап искә алу да юк үзләрен. Аларның ятим калган балаларына да бернинди ярдәм итү булмады, бүген дә бер ташлама да юк. Ә теге исән кайткан ветераннарның балалары ата куенында рәхәттә үстеләр, тамаклары тук, өсләре бөтен булды. Сугыштан исән кайткан авылдашларыбыз үлеп бетте инде, тик алар балаларына һәм оныкларына кайсы фатир, кайсы җиңел машина калдырып киттеләр. Ә безгә - аталары сугыш кырында ятып калганнарга - «сакал». Үзеннән-үзе сорау туа: кайда соң гаделлек?!
Мин 1933 елның 27 мартында дөньяга килгәнмен. 1944 елның 15 апреленнән, ягъни 11 яшемнән колхоз терлекләрен көттем. Көтүгә җиде тапкыр ач бүреләр һөҗүм итте. Ноябрь җитеп, көтү туктагач, хезмәт көненә бер грамм ашлык та, бер тиен акча да бирмәделәр. Үпкәләмим, чөнки колхозның да, хуҗалыкларның да бернәрсәсе дә юк иде. «Барысы да фронт һәм җиңү өчен!» - дип, бар булганын кырып-себереп алып китәләр иде. Безгә шул вакытларда ачтан үлмәгән өчен дә ташламалар булырга тиеш бит инде. Хәзер миңа 81 яшь, икенче төркем инвалид, гомеремне кыйммәтле дарулар ярдәмендә генә өстерим.
Җиңүнең 70 еллыгын мин һәм минем ишеләр күрә алмабыз инде. Шуларны искә алып, дәүләтебез сугыш балаларын һич югы махсус значок белән бүләкләсен, Җиңү бәйрәменә берәр мең сум акча тапшырсын иде. Безнең ишеләргә бөтен төр шәһәр һәм шәһәр яны транспортын түләүсез ясасыннар иде.
Бу ташламаларны булдыру һәр төбәкнең үз карамагына тапшырылган. Эш җирле хакимиятнең теләгеннән генә тора. Телгә алынган үтенечебезне генә үтәсәләр дә, Президентыбыз Рөстәм Нургали улына һәм республикабыз хөкүмәтенә рәхмәтле булыр идек.
Сугыш балалары тормышында дәһшәтле елларның ачлык-ялангачлыгы зур эз калдырды. Бүген авылыбыздан ике сугыш чоры баласы гына исән инде. Шулай булгач, ул ташламалардан файдалана алырлык кешеләр әллә ни күп түгелдер. Үлеп киткәнче, бер генә тапкыр булса да, Җиңүнең 69 еллыгына берәр мең сум бирелсә, шатлыктан елар, безне дә искә алдылар дип сөенер идек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: