Шәһри Казан

Ләгән сайлаганда

Совет заманында ук алынган дүрт ләгәннең икесе ярылгач, калган икесенең каралган җирләрен чистартып бетерә алмый башлагач, ниһаять, мин Казандагы базарларның берсенә ләгән алырга килдем. Аллы-гөлле ләгәннәр арасына кереп баскач, кайсын алырга белмичә ярты сәгать сайландым. Бигрәкләр дә матурлар, уңайлылар. Тирән эчлеләренә олы кеше үзе дә кереп утыра ала хәтта. Мине...

Реклама

Совет заманында ук алынган дүрт ләгәннең икесе ярылгач, калган икесенең каралган җирләрен чистартып бетерә алмый башлагач, ниһаять, мин Казандагы базарларның берсенә ләгән алырга килдем.
Аллы-гөлле ләгәннәр арасына кереп баскач, кайсын алырга белмичә ярты сәгать сайландым. Бигрәкләр дә матурлар, уңайлылар. Тирән эчлеләренә олы кеше үзе дә кереп утыра ала хәтта. Мине көтеп арыган тормыш иптәшем кисәтмәсә, тагын берәр сәгать кайнаша идем әле ләгән базарында. Иң-иңнәре булган дүрт ләгәнне күтәреп, күңелем булып өйгә кайттык. Икесен - мунчага, икесен керләр юарга дип урнаштырганга дүрт айлап вакыт узгандырмы-юктырмы, берсе шартлап ярылды матуркайларымның. Әллә дөрес куллана белмәдек шунда, ярты елга да чыдамады калган өчесе дә. Бик авыр булса да, төсләре дә уңарга өлгермәгән ләгәннәрне, мишәрләр әйтмешли, тиреслек башына чыгарып бәрдек. Нигәдер яңаларын алырга озак кына кул бармады, күңелем кайттымы шунда. Иске дуслар яңасыннан яхшырак дип, совет чорында алынган, төпләрендә сыйфат тамгасы да югалмаган ике ләгәнне яңадан кулыма алганда, ирексездән аларны сатып алган вакытлар искә төште.
Кибет киштәләрендә балык консервлары бетә башлагач кына, без укытучыларның башына заманалар үзгәрә башлаган икән инде дигән уй килде. Ул вакытта күпләр келәтләренә маяга дигән азык-төлек, вак-төяк көнкүреш товарлары тутырган иде инде. Авыл кибетендә алырлык әйбер булмагач, берничә укытучы запас акчаларыбызны кыстырып, Балык Бистәсе универмагына юл алдык. Монда да алырлык әллә ни товар таба алмадык. Хуҗалык товарлары бүлегенең почмагында өелеп торган чем-кара зур ләгәннәр һәм куе зәңгәр кечкенә ләгәннәр безнең өчен зур табыш булды. Балалар киемнәре бүлегендәге барысы да бер размерда булган алсу төстәге резина итекләр белән ләгәннәребезне тутырып, кайтыр юлга чыктык. Озак киде әле безнең балалар ул алсу резина итекләрне, чөнки алырга башкалары булмады. Ләгәннәр дә озакка чыдады. Сыйфат тамгасыннан көлеп, юкка гына анекдотлар сөйләгәннәр икән ул заманда.
Сайлау авыр, ләкин авыррак сайлап алыр әйбер булмаса, ди-ди, ләгән сайларга өйрәндек инде хәзер. Икенче юлы базардан менә дигәннәрен алып кайттым.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: