Шәһри Казан

Үлгәннәрнең каберен онытмыйк

Мәгафирүз әбиемнең яшьлеге авыр елларга туры килгән. Революция еллары вакытында әби ак авылга - Яңа Кишет авылына Әхмәтхан исемле кешегә кияүгә чыга. Аларның 6 балалары була, әмма 3 кызларын югалталар. 12 яшьлек Мәрзия исемлесен әби бик еш искә ала иде. 43 яшендә Әхмәтхан бабайны соңгы юлга озата ул. Шул елны...

Реклама

Мәгафирүз әбиемнең яшьлеге авыр елларга туры килгән. Революция еллары вакытында әби ак авылга - Яңа Кишет авылына Әхмәтхан исемле кешегә кияүгә чыга. Аларның 6 балалары була, әмма 3 кызларын югалталар. 12 яшьлек Мәрзия исемлесен әби бик еш искә ала иде. 43 яшендә Әхмәтхан бабайны соңгы юлга озата ул. Шул елны улы Мөхәммәтхан абыйны солдатка алалар. 2 елдан соң Бөек Ватан сугышы башлана. Мөхәммәтхан абый 7 ел солдат хезмәтендә була. Шөкер, сугыштан исән-сау кайта һәм шул елны ук өйләнә. Яңа Кишет авылында хисапчы булып эшләп, әйбәт кенә яшәп ятканда, абый өстеннән шикаять язалар. Нәтиҗәдә, аны 2 кечкенә баласы белән Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ана йөрәге чыдаса да чыдый икән. Ул үзенең кайгы-хәсрәтен, үзенең олы йөрәгенә сыймагач, шигъри юлларга сала:
«Болгана су, болгана су,
Болгана су - алалмыйм.
Хәсрәт күлләренә чумдым,
Чыгарга юл табалмыйм.

Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән.
Аерым торгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән».

Мәгафирүз әби олы кызы Мәсрүрә апайны Кышкар авылына кияүгә бирә. Аннары үзе дә, йорт-җирен, туган якларын, туганнарын калдырып, кече кызы белән Себергә китә. Себердә зур гаилә землянкада яши башлый. Абыйның язмышы Себер якларында яшәргә язылган булгандыр. Узган гасырның 60 нчы елларында Мөхәммәтхан абыйны Себергә нахакка җибәрү турында Мәскәүдән хат килә...
Туган як барыбызга да якын, кадерле, гел тартып тора. Әби дә бераздан үз ягына - Арча районының Кышкар авылына кызы Мәсрүрә апай, кияве Минһаҗ җизниләргә яшәргә кайта, калган гомерен шунда үткәрә. Миңа да шушы дус-тату, сабыр гаиләдә 8 нче гаилә әгъзасы булып бишектән үсмер чакка кадәр тәрбияләнергә туры килде. Минһаҗ җизни авылда озак еллар ферма мөдире вазифасын башкарды, «Жданов» колхозының алдынгылыкка чыгуында аның да өлеше зур булды. Хезмәте өчен иң зур бүләк сыйфатында, аны районның тагын бер алдынгысы белән Мәскәүгә ВДНХга җибәрәләр.
Бик сабыр, акыллы, төпле фикерле, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, бала җанлы кеше иде. Сугышта алган яралары нык әрнетсә дә, безгә караңгы чырай күрсәтмәде, уен-көлке белән елмаеп кына эндәшә иде. Өйдә ачулану, үпкәләү булмады, апай белән бик дус гомер иттеләр. Җизниләр йортын әбиләр «изгеләр йорты» дип әйтәләр иде. Бу йортка кем генә килсә дә, «Монда тыныч, күңелемә рәхәт», - диләр. Күрше авыл әбиләренең: «Догалар кабул була бу нигездә», - дигән сүзләре әле дә исемдә. Җизнинең әнисе Фахирә кодагый - абыстай, гыйлемле кеше булган, әтисе Хәйретдин бабай гарәп илләреннән Коръән китаплары алып кайтып тараткан, авыл кешеләренә укымышлы булырга ярдәм иткән.
Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл абый Юсуповның җизнине бик хөрмәтләп, җылы сүзләр белән искә алуы исемдә. «Минһаҗ абый сугыштан соң авыр елларда безнең гаиләгә бик булышты, 4 бала ятим калдык, бик ярдәмчел, кешелекле кеше иде», - дип әйтә иде ул. Әйе, исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен онытмыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: