Шәһри Казан

Җәлилдән сәлам китергән Петров

Буадан дүрт чакрымдагы Лашчы дигән авылдан Казандагы Муса Җәлил музеена килгән Григорий Петровны мин 1996 елның 5 февралендә Мөштәри урамында очраттым. Ул миңа 1944 елның җәендә Моабит төрмәсендә Муса Җәлилне күрүе турында сөйләде. Көтелмәгән бу очрашуга юлыккач, ул сөйләгәннәрне язып алырга кирәк дип таптым.

Реклама

- Фашистлар әсирлегендә без Хемниц шәһәрендәге бер заводта эшләдек. Аннан 24 кешене ераккарак алып китеп тә эшләттеләр. Шунда урамда торба үткәрү өчен канау казыганда, самолет фугас бомбасы ташлап, өйләрне җимерде. Бәрәңге бакчасына төшкән бер бомба шартламады. Мин шуны янәшәмдә эшләүчеләр янына алып килдем. Бөтенебез аны тотып карадык. Аннары мин аны бер читкә ташладым. Ул, торбага тиеп, шартлады, торбаны тиште. Шуның өчен мине Моабит төрмәсенә илтеп тыктылар. Бергә эшләгән немец бригадиры килеп коткармаса, мине асып куярлар иде.
Менә шунда, Моабит төрмәсендә утырганда, Петров Муса Җәлил белән күрешә. Бу очрашу Григорий Павловичның хәтеренә уелып калган.
- Әсир киемендәге мөлаем йөзле кеше миннән:
- Син татармы әллә? - дип сорады.
- Юк, мин чуаш. Тик татарча яхшы беләм, - дидем.
- Кайдан буласың соң?
- Татарстаннан. Адав-Толымбай авылыннан.
- Беләм, беләм. Авылыгызны да беләм. Бәлки, әле син исән калырсың. Миңа өмет юк. Мине онытмагыз, - диде ул һәм мин белмәгән иптәшенә язу язып бирде.
Григорий Павлович бу кеше белән 12 көн бергә булган. Төс-кыяфәтенә карап, аның Муса Җәлил булуына шикләнмәвен әйтте Петров. Очрашкан вакытның 1944 елның җәе икәнен дә шикләнмичә кат-кат белдерде миңа.
Григорий агай үзенең исемен Гәрәйгә алыштыруына да, ислам динен кабул итүенә дә басым ясады. Әсирлектән котылгач, ул Буа төбәгендә кешеләргә кое казып көн күргән. Әминә исемле татар кызына өйләнеп, матур тормыш иткәннәр. Җомга көннәрендә кәләпүш киеп мәчеткә намазга йөрүен дә горурланып сөйләде Григорий-Гәрәй агай. Бер сүз белән әйткәндә, мин бу кешенең яхшы ниятле булуына ышандым. Ул үзе белән калын һәм зур форматлы дәфтәр дә алып килгән иде. Анда ул Муса Җәлил турында үзенең истәлекләрен язган. Язганнарны күздән кичердем. Ул аны миңа бирергә теләде, тик мин алмадым. Аның үзен Җәлил музей-фатирына хәтле озатып куйдым. Без икәү Петровның язулары тупланган папканы музей хезмәткәренә тапшырдык.
Саубуллашканда ул яшь чакта үзенә белем алу мөмкинлеге булмавына көрсенде. Латин хәрефләре танырлык нибары өч ай укыганын әйтте. Шулай да, бик соңарып булса да, бөек шагыйрь турында үзе белгәннәрне сөйләргә дип, Буадан хәтле Казанга килгән үзе.
Фронтовиклар да, әсирләр дә бик аз калды бүген. Гәрәй агай да бакыйлыкка күчкән дип ишеттем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: