Шәһри Казан

«Әллә кайчан китәр идем»

Бер генә хезмәт тә Адәм баласына җиңелләрдән биреләдер дип уйламыйм, кайсы гына эшкә алынсаң да, һәрберсе җаваплылык, тырышлык таләп итә. Ә инде әнә шуны ни дәрәҗәдә аңлау - анысы һәр кешенең намус эше.

Соңгы вакытта авылдашлар авызыннан: «Бер газета укырга тилмерәбез, телепрограмма да юк. Язылсак та, вакытында китермиләр. Абунә чорын белми дә калабыз. Килеп әйткән кеше юк. Авыл кешесе газетага язылу турында гына уйлап йөри алмый бит. Башка мәшәкатьләр дә хәттин ашкан. Ә кышкы озын кичләрдә укыйсы, яңалыклар белән танышасы килә. Хат ташучыларда газета кайгысы түгел хәзер, беренче урынга үз мәнфәгатьләрен куялар - шәхси товарларын сатып йөриләр», - дигән фикерләр еш ишетелә башлады. Кулга каләм алуым да күңелдә күптән пыскып яткан сүзләрне хат ташучыларга җиткерәсе килгәнлектән иде. Дөрес, матбугат битләрендә, шул исәптән «ШК»да да әлеге тема игътибар үзәгеннән читтә калганы юк. Ничек кенә баналь яңгырамасын, кабатланган һәм тапталган фикер булмасын, әмма без - журналистлар белән почта хезмәткәрләре, һәрчак кулга-кул тотынышып эшләргә тиеш. Тырышып чыгарылган газета, эшләгән хезмәт җимешең үз укучысын эзләп тапсын да, җиткерергә теләгән файдалы да, кызыклы да, гыйбрәтле дә мәгълүматлар стенага борчак ату гына булып калмасын иде, дип телисең бит.
«Шәһри Казан»га Мансур абый Мортазин баш мөхәррир булып килгәч, газетабыз бик зур үзгәреш кичерде. Безнең алга да зур максат куелды - аны халыкка тагын да киңрәк таныту, яңартылган, эчтәлеге тулыланган, дизайны камилләшкән газетабызга укучыларны күбрәк җәлеп итү иде. Редакциядәге бер генә хезмәткәр дә бу эштән читтә калмады. Үз авылларыбызда да, башка районнарга барып та, булачак укучыларыбыз белән очрашулар үткәрдек, газета белән якыннанрак таныштыру буенча шактый гына эш башкарылды. Һәм аның матур гына нәтиҗәләрен дә күреп сөендек. Мәсәлән, кечкенә генә булып исәпләнгән Беренче Май авылында (Азнакай районы) гына да ул вакытларда ике йортның берсе «Шәһри Казан» газетасын алдыра иде. Ул елны, әни белән бергәләп, 30дан артык кешене газетабызга яздырдык.
Әйтүемчә, кечкенә генә авыл өчен шөкер итәрлек күрсәткеч иде бу. Мин, үземнең беркатлылыгым һәм почта китерүчегә тулысынча ышануым белән, әлеге укучыларны киләсе елда да югалтмабыз дип өметләндем, әмма өметләрем акланмады. Икенче яртыеллыкка яздыру вакытында алдагы күрсәткечләр бермә-бер кимегән иде. Дөрес, укучының зәвыгына туры килмәгән очраклар да була. Газеталар күп, халык тегесен дә, монысын да алдырып карый. Бөтен кешенең зәвыгына туры килеп тә булмый - монысын да кире кагарга кирәкми. Әмма бу очракта сәбәп башкада иде. Әгәр почта хезмәткәре тагын да зуррак тырышлык күрсәтсә, җиң сызганып башлаган эшебезне икенче яртыеллыкта да дәвам итсә, абунәчеләребезне бәлки югалтмаган да булыр идек. Аннан соң киләсе яртыеллыкта газетаны кабаттан пропагандаларга туры килде. Бер ел элек язылучылар кимесә дә, өч-дүрт кешегә генә кимегәндер, аның каравы, сафларыбызны яңалары тулыландырды.
Соңгы хат ташучыбыз бөтенләй «кызык» итте. Газеталар бер тапкыр да вакытында китерелмәде. Бер-ике атнаныкын барысын бергә җыеп алып килә иде. Әле анда да бер-ике саны югалган була. Җәй көне әниләрдә кунакта булганда газетаны көтеп арып беттем. Казанда «ШК»ны түземсезлек белән көтеп алып, укып барырга ияләнгәнлектән, бу хәл бөтенләй ачуны чыгара иде. Почта хезмәткәренә берничә тапкыр кисәтү ясарга да туры килде әле. Шөкер, анысын инде эш урыныннан азат иткәннәр икән. Димәк, газетаның абунәчеләргә вакытында барып ирешмәве почта җитәкчеләренә барыбер түгел икән, дип уйларга җирлек бар. Хәзерге вакытта авылыбызда яңа хат ташучы, әмма аның эшеннән дә бик үк канәгать булмаучылар бар. Газеталарга яздыру чоры алар өчен иң җаваплы вакыт булырга тиеш, югыйсә.

Реклама

Таяк була ике башлы
Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда бик абруйлы булып саналган һөнәргә ни өчен шундый караш соң? Газетага барыбер язылучы юк, матбугатны вакытында тараттың ни дә, бер атна узгач кына китереп җиткердең ни, дип уйлап, эшкә салкын карау хезмәт хакының аз булуына, беренче урынга компьютер, интернет чыгуга бәйлеме? Почта өлкәсендә эшләүчеләр үзләре менә нәрсә ди. «Хезмәт хакыбыз бик аз - 2200-2500 сум. Субсидия, кредит, коммуналь түләүләр белән эшләгәндә бераз гына арттырып була. Узган айда мин, мәсәлән, 3800 сум акча алдым. Шул акчага өч баламны карарга кирәк бит әле. Хезмәттәшләрем арасында товар сатучылар да бар, тик мин аның белән мәшәкатьләнмим, чөнки алучы юк, бер авылдан икенче авылга өстерәп кенә йөрергә кирәк. Аны кире тапшырырга туры килә. Югыйсә, алган кешегә көндәлек кирәк-ярак почтада арзанрак та, сыйфаты да яхшы. Халык та әшәке хәзер. Безнең хезмәт хакыбыз шуларны сатуга бәйле булгач: «Моны ялгыш кына баетып куймыйм тагын», - дип, юри алмыйлармы әллә?» - ди Азнакай районындагы Митрәй авылының хат ташучысы Зөлфия ханым.
Ә менә якын күршеләребез Башкортстанда хәлләр ничек икән? «Шәһри Казан»ның Россия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да таралуын исәпкә алып, андагы хәлләрне дә чагыштырып карасак, зыян итмәс. Шуны белергә теләп, без Туймазы районына караган элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Фирдәүсинә Исмәгыйлева белән элемтәгә чыктык. «Элеккеге кебек тырышып эшләүче хат ташучылар юк инде хәзер, - ди ул. - Аннан соң, дөресен генә әйткәндә, алар алдына әллә нинди зур бурычлар да куеп булмый, чөнки хезмәт хаклары бик аз. Бүгенге көндә бер хат ташучының чиста хезмәт хакы Татарстандагы кебек үк - 2200-2500 сум. Бик тырышып эшләгәндә, бераз премияләр алалар. Алары исә никадәр газета яздыруга, коммуналь түләүләр белән эшләүгә, күпме товар сатуга бәйле. Газета яздыруга килгәндә, процентлар ничә газета яздыруга карап түгел, ә гомуми суммадан чыгып түләнә. Кызганыч, хат ташучылар газетага да бик теләп яздырмыйлар, агитация эшләре алып бармыйлар. Чөнки тырышсалар да, тырышмасалар да, хезмәт хаклары сизелерлек артмый. Аннан соң бу эшкә килергә атлыгып торучы да юк. Минем участокта, мәсәлән, дүрт авылга бер хат ташучы. «Әллә кайчан китәр идем, сине генә кызганып йөрим», - ди анысы да».
Димәк, хезмәт хаклары арттырылып, хат ташучыларга җиң сызганып эшләр өчен шартлар тудырылса, эшкә мөнәсәбәт бәлки үзгәрер дә иде. Хәер, язма башында әйткәнемчә, әлеге мөнәсәбәт һәр кешенең эшкә никадәр җаваплы каравыннан да барлыкка килә әле ул. Бик аз гына хезмәт хакы алып та, үз эшенең чын остасы булганнар, күңелен биреп эшләүчеләр белән дә очрашып торабыз бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: