Шәһри Казан

Әллә Кырым, әллә Ай, кайда да шушы Кытай

Кытайлыларның Җирдә иң күп санлы халык икәнен дә, аларның бөтен төшкә ыргылуларын да күптән беләбез. Кая гына карама - шунда кытайлы, шунда Кояшлы ил товары. Үзләрендә урын тыгыз булганлыктан, алар кайларга гына барып тамыр җибәрмиләр. Хәзер менә чират Айга да җитте. Күптән түгел кытай луноходы Айга төште. Авырлыгы йөз килограмм...

Кытай - Айга аяк баскан өченче дәүләт. Моңарчы анда АКШ белән СССР менгән иде. Әмма яңа гасырда кытайлардан башка менүче булмады әле. Кытайлар белми йөрмәс, башкалар кызыгырлык әйбер тапмаган җирдә алар әллә нәрсәләр казып чыгара! Айга килгәндә исә, алар аны «Үлем йолдызы»на әверелдермәкче. Кытай космик идарәсенең Айны тикшерү үзәге вәкилләре белдергәнчә, 2050 елга биредә ракеталар базасын булдырмакчылар. Әлеге базадан хәрби ракеталар, якын һәм ерак космосны өйрәнү өчен тикшеренү кораблары җибәреләчәк, шулай ук Ай өслегендә яңа төр кораллар сыналачак. Президент Си Цзиньпин әйтүенчә, Кытай эре космик дәүләт булырга тели һәм моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла.
Әлбәттә, кытайларга, бар хыялларын тормышка ашыру өчен, бик күп тырышырга, бихисап рөхсәтләр алырга, зур күләмдә чыгымнар тотарга кирәк. Тормыш әлегә Җирдә кайный, аның теге яки бу почмагында барган вакыйгаларның берсе дә кытайлардан башка гына узмый.
Кырымны кытайлар баса
Украинаның кыйблалары буталган бер заманда, башкалар аны әле теге, әле бу якка тарткалаганда, бернинди тавыш-тын чыгармыйча гына, кытайлар үз эшләрен башкарып ята - алар акрынлап Кырым җирен үзләштерә. Украина Хөкүмәте белән Кытай биредә портлар төзү һәм икътисади зона булдыру турында килешкән. Әлеге проектларның әүвәлге өлешендә инвестицияләр күләме 3 миллиард доллар булса, икенче өлешендә ул 7 миллиард булырга тиеш. Алар аэропортлар, нефть эшкәртү заводы, сәнәгать базалары төзүгә тотылачак.
Узган ел Пекин Киевка аграр секторны үстерүгә 3 миллиард һәм энергетик проектларга 3,7 миллиард доллар инвестиция биргән иде инде. Агымдагы елның сентябрендә Кытайның Украина 3 миллион гектар җир мәйданын арендаларга җыенуы мәгълүм булды. Илле ел дәвамында әүвәл Днепропетровскида, алга таба Херсонда белән Кырымда Кытай өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәчәкләр. Әлеге проектны инвестицияләү күләме - 2,6 миллиард доллар.
Украинаның кайбер экспертлары хәлләрнең мондый торышы белән килешми. Алар әйтүенчә, порт төзелә икән, бу бары тик Кырымнан ашлыкны төяп алып китү өчен генә. Кытайлар Кырымда 160 мең гектар мәйданда бодай белән кукуруз үстермәкче һәм искитмәле уңыш җыеп алмакчы - 8 миллион тонна. Мондый уңышны алу өчен, кытайларның нинди төр ашламалар кулланачагы билгесез, әмма алардан соң Кырым курорт буларак үләчәк, ди белгечләр.
Сәясәт белгечләре Януковичны, Украина җирләрен Көнчыгыш Азия инвесторларына сатып, илне Өченче дөнья илләре белән бер рәткә куюда гаепли. Ә алар, белгәнебезчә, күбесе Пекин кул астында.
Хыялдагы Европа дугасы
Кырым, ни дисәң дә, элеккеге Россия җире. Бу ярымутрауның язмышына без дә битараф түгел. Хикмәт Кырым курортларында кәеф-сафа коруда түгел, ә Севастопольдә Россиянең хәрби базасы булуда. Украина Радасы депутаты В.Блога җәй көне үк, Россия үзенең күршесен стратегик партнер дип санамаганда, Севастопольдән флотын алырга тиеш дип белдергән иде. Ул мисалга АКШның Көньяк Кореяда 20 мең гектар җир арендалаган өчен 12,6 миллиард доллар түләгәнен китерә. «Россия Кырымдагы 15 мең гектар җир өчен шушы ук сумманы түли алганына ышанып бетмим», - ди Рада депутаты. Аның фикеренчә, Россиянең Украинаны Европа союзында күрергә теләмәвенең төп сәбәбе: киләчәктә аның көнбатышында Европа дугасы пәйда булу. Биредәге халык Европаны сизеп-тоемлап яшәячәк.
Европа дугасы шәптер дә, бәлки, тик менә шушы дуганың бер очына, украиннар теләсә-теләмәсә дә, кытайлар да килеп ябышырга тора. Бик тотындырмаслар да иде, аларның инвестицияләре бәрабәренә Украинаның икътисады берникадәр вакытка булса да тотрыклы булачак. Ә селкенгән һәрбер нәрсәне ашаган кытайлардан соң нәрсә каласы билгесез. Мәгълүм булганча, алар булган җирдә берни дә селкенмичә калмый, селкенмәгәнен исә алар селкетеп тә ашый...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: