Шәһри Казан

Әлмәндәр төшкә керде: «Ичмасам, син дә бер килеп китмисең», – ди

Әлмәндәр төшкә керде: «Ичмасам, син дә бер килеп китмисең», - ди. Нигә керде икән? Шуның турында уйланып йөри торгач, Шәүкәт абый Биктимеровтан алган интервьюны яңадан укып чыктым. Ул 2006 елда «Мәйдан» журналының татар театрының 100 еллыгына багышланган санында басылып чыккан иде.

«Барысы ничә роль башкардыгыз?» - дигән сорауга аксакал рәт-рәт өелеп торган папкаларга күрсәтеп:
- Менә алар, 300гә якын. Кандидатский диссертация язабыз сезнең турыда, дип килгәннәр иде, шуңа әзерләп куйдым. Бу папкаларда пьесалар түгел, ә минем рольләрем генә күчереп язылган. (...) Беренче рольгә килгәндә, 1947 елда, училищеның икенче курсында укыган вакытта, Сергей Михалков буенча куелган «Кызыл галстук» дигән спектакльдә пионер отряды советы председателе Чашкин ролен бирделәр миңа. Чип-чи иделогик әйбер иде инде ул.

- Бик нык дулкынлангансыздыр инде?
- (Рольләр язылган папкаларны актара башлап) Мин сезгә хәзер бер әйбер күрсәтәм… Академия театрында беренче рольне алу - ул бит вакыйга, ул бит хыял! Икенче курстан ук алсыннар әле сине?! Камал театры сәхнәсенә мендерәләр бит! Күрәсең җаваплылык көчле булган инде, үземә генә ышанып калмыйча… (Пауза.) Революциягә кадәр бабаларым мулла булганнар, әтием укытучы булып китте. Мин авылда үскәндә әби исән иде әле, бик дини карчык иде. Мин кечкенә генә малай, аның намаз укыганын, тәсбих тартканын карап тора идем. Сеңеп калган инде күрәсең. «Лә илаһи иллаллаһу, Мөхәммәдеррәсүлүллаһ», - дип әйттерә иде ул миңа, аминыңны тот, эшеңне башлаганда бисмиллаңны әйт, ди торган иде. Менә карагыз, беренче рольгә үк язып куйганмын: «БИИЛИИМ ӘБМИ. АТ». Бу баш хәрефләр генә, тулысынча укысаң, «бисмилла иррахман иррахим лә илаһи иллаллаһу Мөхәммәдеррәсүлүллаһ, әгузү биллаһи минашшайтан ирраҗим Аллага тапшырдык» була. 1947 ел бит бу! Күрсәтергә ярамый! Шуңа күрә кеше аңламый торган гына итеп язып куйганмын. 300 рольнең кайсысын гына алып карасаң да, һәрберсенең беренче битендә шушындый билгеләр, һәрберсе Алла исеме белән башланган. Әле соңгы вакытларга кадәр минем беркемгә дә бу турыда сөйләгәнем юк иде. Күптән түгел генә Нәҗибә минем бу серемне ачты. Репетицияләр башта өстәл артында һәркем үз ролен укып башлана бит инде. Рольне биргәч, мин алам да, әкрен генә язып куям. Нәҗибә әйтә, ничәмә еллар эшлибез инде, Шәүкәт абый, син нәрсә язасың, ди. Ни аңлата ул хәрефләр, ди. Мин әйтәм, бернәрсә дә аңлатмый. Электән калган инде, әйтергә ничектер… Ярамый иде бит элек, канга сеңгән инде, парторг та булып торырга туры килде бит инде.
Беркөнне Нәҗибә әйтә, мин бит синең сереңне ачтым, Шәүкәт абый, ди. Бисмилланы язасың бит син анда, ди. Каян белдең, дим? Соң инде ничә еллар буе уйлап йөри торгач, чиштем инде менә шулай, ди. (Тагын бер папка күрсәтеп) Менә монысы «Зәңгәр шәл»дәге ишан роле. Язып куйганмын: «Яңа бинада беренче репетиция. ЛИИМ АТ 11 декабрь».

Мөһим өзеге бу интервьюның, әлбәттә, тик минем соравыма җавап бирми шул. Бер дә көтмәгәндә таптым мин ул җавапны һәм «менә бит хикмәт нидә!» дип куйдым. Хәзер аңлатам.
Минем яраткан футболчым Федор Черенковның туган көнендә чорыбызның иң талантлы журналистларының берсе Василий Уткин аның турында мәкалә язган. Бу язманың бөтен тәмен аңлар өчен аны оригиналда укырга кирәк, шуңа күрә мин төп фикерен генә җиткерәм.
«Йа, Раббым, андый футболчыны күзалдына да китереп булмый, - ди Уткин. - Сез, егетләр, бүген бөтенләй башка кешеләрне футболчылар дип атыйсыз. Ничек футбол йолдызы образында секс булмаска мөмкин? Ә мөмкин иде бит менә. Федор Черенков - карап торышка зәгыйфь, чирләшкә малайны хәтерләтә иде. Җилкәләре ничектер асылынып тора, бик мөһим гол керткәч аның футболкасын салып ыргытып шатлануын күзалдына китереп тә булмый иде. Бәлки аның корсагында квадратлар да булмагандыр? Ә бәлки булгандыр. Ә машинасы булды микән аның? Ә хатыны кем? Ә кая пляждан инстаграмга элгән фотолар? Федор кебек футболчыга охшамаган башка футболчы дөньяда юк иде. Ул футбол әүлиясе иде һәм шундый булып калачак та. Ә аның уены - чып-чын футбол шул бит инде. Без Федорга карый идек тә, аның нәкъ безнең кебек икәнен аңлый идек. Суператлет түгел үзе, башкалардан тизрәк йөгерми, буй җитмәслек алиһәләр белән йокламый, кыйммәтле машиналарда йөрми, ул хәтта партиягә дә алынмаган иде. Хәтта коммуняклар да Федорны алай кулланып булмаганын аңлаганнар. Федор нәкъ безнең кебек иде. Тик бер генә аермасы бар иде - аны Ходай үпкән. Мин Аллага ышанмыйм, тик Федор турында уйлый башласам, аның чынлыкта бар икәнен аңлыйм. Ә Федор юк инде...»

Уткинның һәр сүзе белән килешәм. Ярата иде халык Федорны. Мин үзем, мәсәлән, 1993-нче елның июнендә Черенковны күрер өчен Казаннан Чаллыга барган идем. «КАМАЗ» белән уйнарга «Спартак» килде. Башка командалар белән көч алышканда үз футболчылары өчен үләргә әзер торган Чаллы җанатарларын ул көнне танырлык түгел иде. Бөтен стадион «Спартак»ның җиңүен теләп, төгәлрәге Черенковка матур уен күрсәткән өчен рәхмәт әйтеп, кул чабып утырды. «Федя, давай!» «Молодец, Федор! Спасибо тебе!» - дип кычкырдылар җанатарлар. Әйтерсең лә «КАМАЗ» аларның яраткан командалары түгел һәм Чаллы футболчылары гомумән уйнарга чыкмаган кебек иде ул көнне.

Реклама



Уткинның мәкаләсенә кире кайтсак, ул анда Федор Достоевскийның «Братья Карамазовы» романыннан бер өзек китерә: «Менә ул бәлки дөньядагы бердәнбер кешедер, син аны миллион халыклы таныш булмаган шәһәрнең мәйданында берүзен акчасыз-нисез калдыр, ул беркайчан да һаләк булмас, ачлыктан да, катып та үлмәс, чөнки аны шундук ашатырлар, җылы урын бирерләр, ә бирмәсәләр, ул аны үзе табар һәм моның өчен аңа артык зур көч куярга да, кимсенергә дә кирәкми, аңа булышкан кешегә дә бер авырлыгы да юк, киресенә алар моны бәхеткә генә саный».

Достоевский Алексей Карамазов турында яза, ә Уткин шушы өзекне укыгач: «Черенков бит бу!» - дип уйлап куя. Ә мин Шәүкәт абыйны искә төшердем: «Менә нигә кергән икән бит ул минем төшкә!» - дидем. Хәзер аңлатыбрак язам.
Сөйләшүнең бер бик мөһим өлеше керми калган икән журналда чыккан интервьюга. Ни өчендер 11 ел элек мин башка фикерләрне мөһимрәк дип тапканмын, ә хәзер үземнең акылсызлыгыма аптырап утырам. Хикмәт шунда ки, Шәүкәт абый Чаллының «Жемчужина» санаториенда ял итеп кайтканын сөйләгән иде. Казанга китәр вакыты җиткәч, баш табибмы, аның урынбасарымы Шәүкәт абыйны өенә илтеп куяр өчен машина юллата. «Минәйтәм, ник ул шоферны интектерәсез, - дип сөйләгән иде Шәүкәт абый. - Казан юлына чыгып бассам, мине бит биш минутта утыртып алып китәләр, һәркем таный ич мине, дим. Юк, ничек инде без сезне попуткага чыгарып бастырыйк, зурлап, хөрмәтләп өегезгә кадәр илтеп куябыз, дип тәки шул үзләренең машиналарына утыртып җибәрделәр».

Менә кайсысы зуррак бүләк һәм дәрәҗә? СССРның халык артистымы? Татарстанның халык артистымы? Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатымы? Станиславский исемендәге премия лауреатымы? Русия Дәүләт премиясе лауреатымы? Әллә теләсә кайсы шәһәрдә юл чатына чыгып баскач, кешеләр сине шундук танып алып кирәкле урынга бушлай илтеп куярга әзер торуларымы?
Халык шулай шундук танып алып, аларга булышырга әзер торган кемнәр бар бүген? Һәрхәлдә мондый кешеләр күп түгел һәм аларның сафы, ни кызганыч, көннән-көн сирәгәя бара: Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи...


Фотоларда:

1. Шәүкәт абыйда кунакта, ул үзенең рольләрен күрсәтә (2006 ел).

2.Федор Черенков ветераннар командасы белән Чаллыга килгәч, улым Рәзим аның белән фотога төшкән иде (2014 ел).

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: