Шәһри Казан

Үлсәң үләсең инде...

Иптәш кыз кырык градус температура белән ятакка ауды. Температураны төшерә торган чараларның берсе дә ярдәм итми - градусник күрсәткеченең өскә үрмәләве үрмәләү. Тамак шеште, гландалар ак пәрдә белән капланды, йотып булмый, ди. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Ярты көн дигәндә, килеп тә җиткән тегеләре.


Караганнар-караганнар да антибиотик язып киткәннәр. Шуңа өстәп тамагыннан мазок та алганнар. Сездә дифтерия булырга мөмкин, янәсе. Авыруның бөтен «кыланмышы» шуңа охшаган ди. Соңгы прививкасын ясатмаган булган икән.
Телефоннан сөйләшеп торабыз - температурасы төшми, торып йөри башласам, шундук хәл китә, ди бу. Күңелгә корт төште бит - әллә чынлап дифтерия дигән зәхмәтме? Әле бит бакча яшендәге баласы да бар. Уен-муен эшме әллә! Шалтыратып, мазок анализы кайчан әзер булачагын сорагач исә бөтенләй урындыкка утырдык - җиде көннән икән. Риза булмасагыз, түләүле җиргә барып бирегез, дип тә өстәгәннәр. (Соң, Алла бәндәсе, өйдән чыгарлык булса, ашыгыч ярдәм чакырта димени бездә кеше!) Әгәр шул хастаханәнекен көтсәгез, җиде көннән табибка күренергә килерсез, дип тә өстәгәннәр.
- Интернетта казынып утырдым әле мин, - дип шалтыратты икенче көнне иртәнгә чак кына температурасы төшкән ахирәтем. - Дифтерия турында мәгълүмат тупладым. Бөтен сыйфатлары да минекенә охшаган үзе. Бик куркыныч нәрсә икән ул - йә 7 көндә аякка басасың, йә бөтенләй тормыйсың ди. Тиз үсеш алып, шундук аяктан ега торганы була, яшерен рәвештә 3-4 көннән соң үзен күрсәткәне була ди. Ә миңа хәтта хастаханәгә ятарга кирәк дигән кеше дә булмады.
Шулай диюе булды, икәүләп пырхылдап көләргә тотындык. Мәйтәм, аның урынына җиде көннән табибка килмәсәң, ул анализларны карап та тормый синдә чынлап та дифтерия булган икәнен беләчәк. Чиратта бер кеше ким дигән сүз. Үзебез көләбез, үзебезгә кызганыч инде - вакытлы-вакытсыз үләсе килми бит әле.

Ә үзгәртеп була
Мин барыбер бөтен нәрсәгә дә төзәтмә кертеп була, дип исәплим. Бар, зур хәрефтән табиб исемен йөртә торган игелекле күңелле ак халатлы профессионаллар чыннан да бар. Әмма әллә системасы шундый аның, әллә акчага табынучылар заманы килде - тора салып гарьләнеп, кимсенеп куясың. Бездәме соң инде бер-береңне хөрмәт итү. Өч айлык баламны кочаклап өч сәгать невропатологка чират торганнан соң, ләгънәт укып чыгып киткән идем берсендә. Балага имезергә күкрәктә сөт бетте, үзем хәлсезләндем, бала үкерә... Бер мин генәмени шул хәлдәге кеше. Балага курорт кенәгәсенә мөһер суктырыр өчен педиатрга чират торган да хәтердә. Җәйге челлә, эссегә чыдарлык түгел, коридорда суларлык һава юк, берсеннән-берсе кечкенә балалар. Бөтен дәваханәгә бер педиатр кабул итә, мин чиратка утыз тугызынчы булып бастым. Эх, мәйтәм, өстәге берәрсенең берәр кемен менә шушылай итеп белешмә-мазар алдыртырга иде! Берәрсенең хатыны йә кызы гади халык кебек бераз шулай «биеп» алса, бездәге уйнаштан туган системаны үзгәртерләр иде, бәлки. Аның өчен бит әллә нинди карарлар чыгару да, Мәскәүләрдән рөхсәт тә көтеп утырасы түгел. Цивилизацияле заманда яшәгәндә телефон аша языла торган чират кына уйлап табып була бит инде. Кешене дә, балаларны да, үзеңне дә интектерәсе түгел. Ишек төбендә су буе чират торганда эшеңнән артык ләззәт алып булмый торгандыр, дип исәплим мин. Ә юк, бездә чиратка язылу буенча кабул иткән табибларга да үз аягың белән иртән-иртүк килеп талон аласы. Юкса телефоннан гына язылганда артык кеше дә килми, идәнең дә тапталмый, кеше аз, чыр-чу булмаганда үзеңә дә эшләве рәхәт буласы бит инде. Нинди ябык боҗрадыр ул - аңлап булмый. Элеккеге тәртипләргә берегеп ятарга дигән канун да юк кебек үзе...

Каберең якын булмасын
Балалар табибы, балалар дәваханәсе белән проблемадан котылып була - хәзер, шөкер, башка җирләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мин дә шулай иттем. Баламны да, үземне дә интектерәсем килми әле. Нерв шулай ук кадерле нәрсә. Әмма алай гына качып котыл икән ул сәламәтлеккә кагылышлы «бәйлелектән». Танышыбызны күзен офтальмологка күрсәтергә алып килгәч, юк, балам, сукыр калуың артык икән, дип кайтып китте. Каберең якын булмасын да иде ул, башыңа төшсә, тагын кая барып егыласың ди? Барабыз, барган саен кешегә булган карашка гаҗиз булып кайтабыз. Мин кайвакыт кайбер табибларның кешенең ялынуыннан, аларны күрүгә дер калтырап төшүләреннән тәм табуларына да игътибар итеп, «Йа Алла», дип куям. Хаста кешенең хәле иртәгә сиңа килмәс дип кем гарантия бирә ала. Беребез ала, икенчебез кола булсак та, иртәгәсе көнне ни-нәрсә буласын кем белә?
Иптәш кызымның ничарадан бичара булып шалтыратуын да юморга бормый булдыра алмадым. Әлбәттә, безнең илдә үз-үзеңә генә таянып буласын ул минсез дә аңлый инде. Аның урынына, безнең системаның уңай яклары җитәрлек дигән фикергә килдек без. Менә башка илдә яшәсәк, кемгәдер салынып яшәр идек әле. Ә болай без табигый шартларда үз-үзебезне саклап калырга тырышып, мәш килеп тырышып ятабыз. «Табигый сайланыш»ның үз рәхәтлеге. Үлсәң үләрсең, дип әйтүләренә карап, егылып та төшмибез, егылып та үлмибез әле - теш-тырнак белән яшәргә тырышабыз. Без әле һаман исән! Әбекәйләр әйтмешли, Ходай гына ташламасын.
...Ә иптәш кызымда үлекле ангина булган. Өч көннән соң башын күтәргәч, түләүле анализ биреп кайтты ул.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: