Шәһри Казан

Мактануыңнан күңелләрем болгана

- Кара әле, һаман мактанасың син, әйеме? Шулайдыр инде менә, синең яшелчәләр генә бик шәп булып уңгандыр. Улым белән саф һавада йөргәндә күрше әбиләрнең әнә шундый эчтәлектәге әңгәмәсен ишеткәч, елмаеп куйдым. Инде бу очрак онытылып барган беркөнне гаилә дусларыбызга кунакка бардык. Шунда Илмира исемле туташ та бар иде. Күптән түгел...

Кайберәүләрнең эш урыны, тормыштагы уңышлары турында менә шулай авыз суларын корытып сөйләүләрен тыңлап торасың да хәйран каласың! Мин монда һич кенә дә бүгенге тормыштан канәгать булу, шөкер итеп яшәү турында әйтүем түгел. Ә нәкъ менә арттырып, күпертеп күрсәтергә ярату, шапырыну турында әйтүем. Бүгенге көн белән генә түгел бит әле ул. Әни: «Мин гомер буе башкаларның йөзенә кызыллык китермәсәм иде дип яшим. Кыз чагымда - әти-әниемнең, тормышлы булгач - ирем, аннан соң балаларым йөзен кызартмасам ярар иде дим», - ди. Таныла гына башлаган яшь «йолдызлар»ның (яки, ярар, булсын ди берничә ел шактый уңыш белән эшләгән җырчыларның) телевидениедән чыгышларын карыйм, «Шәһри Казан» яки башка газета-журналларга биргән әңгәмәләрен укыйм да елмаеп куям. Менә без шулай эшлибез, болай итәбез, «ике тиен»гә генә риза булып җырлап йөрмибез, бары тик үз көчебез белән генә күтәрелдек, эстрададагы урыныбызны яхшы беләбез, зур йортта яшибез, шоу ясыйбыз, танылган дизайнерларда гына киенәбез, янәсе. Соң боларның берсе дә мәңгелек түгел бит! Бервакыт Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме булган җырчыдан интервью алырга барырга җыенам. Каенанам: «Мин аларның әңгәмәләрен укырга яратмыйм. Күбесе мактана, дөресен сөйләмиләр. Әнә шул син сөйләшергә барган җырчыны бик яхшы беләм. Бервакыт кулыма аның белән әңгәмә басылган журнал килеп эләкте. Көлә-көлә укыдым. Тормышта булганнарның нәкъ киресен сөйләгән дә чыккан! Әле җитмәсә туйганчы мактанган!» - ди. Араларында менә шундыйлары да була шул.
Минеке иң әйбәте
Аннан соң кайберәүләр ирләрен, балаларын үтереп-бетереп мактарга ярата. Бала белән анадан да кадерлерәк, якынрак кеше җир йөзендә юк. Кайсы ата-ана гына баласының тәртипле, акыллы булуын теләми икән? Анысы аңлашыла, әмма барысын да урамга чыгып чәчәргә димәгән бит инде. Язмамда әлеге мәсьәләне күтәргәч, бер вакыйга турында язып китми булдыра алмыйм. Безнең клубка чыгып йөри торган яшь вакытлар иде. Биеп арып туйгач, икенче бүлмәгә кереп, яшьләр үзара сөйләшеп-серләшеп тә утырабыз. Бервакыт шунда бер апа килеп керде. Җай чыккан саен балаларын мактый торган гадәтен яхшы беләбез моның. «Минем балалар бик акыллы. Кызым мондый, улым тегенди» кебегрәк матур сүзләр аттыра бу. Ә кызы клуб ишек төбендә генә сыра шешәсе күтәреп эчеп тора. Югыйсә аның тәмәке тартуын да, 12-13 яшьләрдән үк сыра чөмерүен дә, егетләр белән типтерүен дә бөтен авыл белә! Әти-әнисе дә хәбәрдар булгандыр әле, бәлки. Улы да гаиләсе белән яши алмады. Хатыны белән баласын бер төнлек җилбәзәк кызларга алыштырды. Ә бит юк, күзен дә йоммый балаларын мактый апаң! Каршы бер генә сүз әйтеп кара, шул ук минутта теле белән «ашап» бетерәчәк, әле алай гына да түгел, сине авылдагы иң юньсез кешегә чыгарып калдырачак.
Ир белән хатын арасындагы бик тә шәхси хисләр дә халык колагыннан, күзеннән яшерелергә тиештер дип уйлыйм. Гаиләңдә иминлек, бәхет хөкем сөрә икән, бик яхшы. Шөкер ит тә юкка-барга «чечелмә». Аннан соң җете кызыл тиз уңучан була бит ул. Кеше күзе тию куркынычы да бар.
Димәк, яңа таңны каршы алганда бүгенге көн артында иртәгәсе барлыгын онытмавың хәерле. Русларның бу очракка туры килә торган бик тә уңышлы бер мәкале бар. Татарчалаштырсак: «Беркайчан да «беркайчан» дип әйтмә» була ул...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: