Шәһри Казан

Манара түбәсе калаеннан комган ясап саттылар

1936 елда Карлы авылында Урта урамның мәхәллә мәчете коммунистлар партиясе оештырган һөҗүмгә дучар була. Авылның үзендә мәчет манарасын кисеп төшерүче кешеләр табылмый. Бу эшне башкару күрше Адаф-Толымбай авылы кешесе Һәбригә кушыла. Мәчет җимерүчеләргә авыл кешеләре комачауламасын өчен, тәртип сакларга дип Буа шәһәреннән 4 милиционер килә. Ислам дине белән «көрәш»не карап...

Реклама

1936 елда Карлы авылында Урта урамның мәхәллә мәчете коммунистлар партиясе оештырган һөҗүмгә дучар була. Авылның үзендә мәчет манарасын кисеп төшерүче кешеләр табылмый. Бу эшне башкару күрше Адаф-Толымбай авылы кешесе Һәбригә кушыла. Мәчет җимерүчеләргә авыл кешеләре комачауламасын өчен, тәртип сакларга дип Буа шәһәреннән 4 милиционер килә. Ислам дине белән «көрәш»не карап торыр өчен, мәктәп балаларын да китертәләр. «Безне, дәресне туктатып, мәктәп янәшәсендә сафка тезделәр. Аннары, барабан кагып, урам буйлап мәчет янына алып килделәр. Мәчет манарасының ничек итеп авып төшкәнен карап торырга куштылар. Манара Галимҗан абыйлар йортына таба авып төште», - дип искә ала Тәүфик абый Ганиев.
«Манараны кисеп аударгач, ярымайны һәм манара түбәсенең җиз калаен авыл советы рәисе Кадыйр абый Вәлиев үзенә алды. Манара җиргә гөрселдәп авып төшкәч, бар халык, «Аһ!» итеп куйды. Берникадәр вакыттан Кадыйр абый ул материаллардан комган, үлчәү кебек хуҗалык әйберләре ясап сатты», - дип сөйләде әнием. Ул тамашаны күзәтеп торучылар төркемендә булган.
Шулай итеп, авылда мәчетнең эшчәнлеге туктатыла. 1937 елда авыл активистлары һәм милиция хезмәткәрләре, һәр өйгә кереп, барлык дини китапларны җыеп йөриләр. Активистларның күбесе гарәп графикасында укый белмәгәнгә, алар төрле газета-журнал, балалар өчен язылган китапларны, шул исәптән Габдулла Тукай китапларын да җыеп алып китәләр. Авылның урта урамдагы җәмигъ мәчете күп еллар клуб итеп кулланылды. Астагы - нык итеп эшләнелгән нигезгә кирпечтән өелгән стеналы өлеше колхозның иген һәм ашлама склады булып торды.
«Кызыл Йолдыз» колхозында рәис булып Мансур Фәткуллин эшләгән вакытта - 1967 елда бу бина тәмам сүтелде. Аның нигезенең калдык өлеше әле хәзерге көнгә кадәр саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: