Шәһри Казан

Марат Кәбиров: «Бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар - бомжлар, психбольница пациентлары белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле»

Бу көннәрдә матбугатта татар әдәбиятына торышына бәя биргән язма пәйда булган иде. Язучы Марат Кәбиров галим, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның татар әдәбияты турында әйткән фикерләре белән килешми. Әлеге язмага Марат Кәбиров үз сайтында "кайтаваз" язган, аны тулысынча сезнең хозурга тәкъдим итәбез. Феномен! Интертат электрон гәзите «Татар телендә югары дәрәҗәдәге...

Реклама

Бу көннәрдә матбугатта татар әдәбиятына торышына бәя биргән язма пәйда булган иде. Язучы Марат Кәбиров галим, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның татар әдәбияты турында әйткән фикерләре белән килешми. Әлеге язмага Марат Кәбиров үз сайтында "кайтаваз" язган, аны тулысынча сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Феномен!

Интертат электрон гәзите «Татар телендә югары дәрәҗәдәге әдәбият хәзер язылмый» дигән баш астында Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетов белән әңгәмә тәкъдим итә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең башлангычында торган бу әфәнде: «Минемчә, татар әдәбияты бик начар хәлдә хәзер» - дип белдерә. Мондый фикергә ул хәзерге татар әдәбияты белән танышып чыкканнан соң түгел, ә дусларыннан, таныш-белешләреннән сораштырулар нәтиҗәсендә килгән икән.

Халык фикерен өйрәнүнең бик уңайлы ысулын уйлап тапкан бу сәясәт фәннәре кандидаты. «Соңгы егерме елда язылган нинди татарча романны бер секунд та уйламыйча, бернинди шөбһәсез, менә бу шәп китап дип миңа тәкъдим итәр идең укырга?» - дип сорыйсың да - эшең дә бетә. Җайлы. Үзем сораштырып карадым. Сорауларны «нинди рус романын», «инглиз романын», «нинди язучының романын» дип тә үзгәртеп карадым. Беркем дә җавап бирәлми. Бөтен кеше уйлый башлый: «Нәрсә бар иде әле, мин нәрсә укыган идем әле?»

Нәтиҗә чыгару гына авыр, шундук өч төрле җавап баш калкыта. Сәясәт фәннәре кандидаты булмагач, кайсы җавап дөрес икән дип мин бик этләндем инде. Шуңа өчесен дә китерәм, теләгәнен сайлап алыгыз:
1. Татар (сорау вариантына карап - рус, инглиз, дөнья) әдәбияты бик начар хәлдә - тәкъдим итәрлек бер әсәр юк.
2. Дуслар надан - бернинди роман да укымаганнар.
3. Үзем ахмак - сорауны дөрес бирмим.

Әле мин дусларга тагын нейрохирургия, квант физикасы, нанохимия, космогония өлкәсенә кагылышлы сораулар да биреп карадым. Җайлы бит: «Соңгы егерме елда … өлкәсендә… нинди ачышны иң шәп дип исәплисең?» Беркем җавап бирә алмады. Бу өлкәләрдә дә бернинди ачыш булмаган икән! Коточкыч бит. Кайда тәгәри бу Җир шары, ә!?

Татар әдәбиятын укымый бит инде бу кеше. Борынгы һәм совет чоры язучыларыннан берничә исемне атый алса да соңгы егерме елдагысын бөтенләй белми. Хәтта Зөлфәт Хәким, Флүс Латыйфи романнары да аңа таныш түгел. Йолдыз Миңнуллина, Айгөл Әхмәтгалиева повестьларын да, Ркаил Зәйдулла, Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрен дә күрмәгән. Илфак Шиһаповның юмористик әсәрләрен дә. Шигырьләре белән икешәр сәгать буе Камал театры залын тота алган Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләр барын да белми. (Әйткәндәй, Е. Евтушенко, А. Вознесенскийлардан соң зал тота алырдай шагыйрьләр рус әдәбиятында булдымы? Кемнәр?) Әсәрләре сәхнәдән төшмәгән драматург Илгиз Зәйниев та юк аның өчен. Башкалар да…

Зифа Кадырова исемен ишеткән. Ул аны (әңгәмәдән цитата китерәм!): «фәлсәфә һәм тирән фикерләр белән сугарылган милләт турында язылган кызыклы әсәрләре белән китап укучыларны үзенә җәлеп итә алган» - дип уйлый.

Әдәбият өлкәсендә шыр надан булу - гафу ителмәс ахмаклык түгел. Ләкин теманы белмәгән, бу хакта дуслары фикеренә таянып кына эш йөртүче кеше бүгенге әдәбиятка бәя бирергә, аның үсеш юлларын билгеләргә алына икән, бу инде - феномен.

P.S.: Интертат… Юк, бөтен татар журналистларына бер үтенеч бар. Гел галимнәрдән, милләтчеләрдән, сәясәтчеләрдән генә интервью алмагыз инде, пажалыста. Татар әдәбиятын укымый һәм белми торган надан кешеләр тагын бомжлар, психбольница пациентлары һ.б. арасында да бардыр. Зинһар өчен, шулар белән дә әңгәмәләр оештырыгыз әле: безнең әдәбиятны ничек бәялиләр, аны күтәрү юлларын нидә күрәләр икән. Бу татар әдәбиятын бик начар хәлгә төшергән безнең ише язучыларга һәм китап укучыларга әйтеп бетергесез ярдәм булыр иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 май 2018 - 16:10
    Кичер, улым! Һәр авылның акылга зәгыйфь яки гарип кешесе була. Кемдер алардан курка, читләшә, кемдер, киресенчә, изге җан дип, хәер сузып китә. Безнең авылда да бар ул. Көн саен авыл урамнары буйлап акрын гына атлап, һәр кеше белән исәнләшеп, тирә-якны барлап йөри.
    273
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:59
    Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм» Гөлназ АСАЕВА – моңлы тавышлы яшь җырчы. 16 яшеннән бирле ялгызы гына концертлар куя. Сәхнәдә ул тыйнаклыгы һәм бай репертуары белән аерылып тора.
    652
    0
    4
  • 23 май 2018 - 14:47
    Доктор Комаровский: «Картлыгыңда 20 оныгың булганчы, бер бабаең булсачы» Кичә Казанда танылган табиб Олег Комаровский булып китте. Ул ике көн дәвамында семинар уздырды, әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, балалар сәламәтлеге турында сөйләде. Доктор Комаровскийның киңәшләрен “ШК” сатында биреп барырбыз.
    199
    0
    1
  • 23 май 2018 - 14:33
    Нут ашы пешерү ЫСУЛЫ Аның өчен 4 литр суга 400 гр фарш, 1 стакан нут, 3 бәрәңге, 1 кишер, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, 1 болгар борычы, 2 аш кашыгы томат пастасы, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.
    94
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:18
    Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Мин – Сөембикәнең җанатары» Бу көннәрдә Саба районының Сатыш авылындагы фермада булырга туры килде. Шунда, очраклы гына дисәм дә була, бер абзый белән таныштым. Ул Юлбат авылының тарих укытучысы Илдар Сафин булып чыкты. Шул ферманың бер амбарында аның аты тора икән.
    188
    0
    2
  • 23 май 2018 - 13:44
    «Репетицияләргә йөри-йөри бер дә сөйләшми торган балабыз сөйләшә башлады» Хыялга юл. Камал театрының зур залында Баулының нәни артистлары күрсәткән сәхнә күренеше нәкъ менә шулай дип атала. Хыял чынбарлык булсын өчен күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек кирәк.
    100
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:00
    Өйдә тортлар пешереп, аларны социаль челтәрләр аша саткан декреттагы әниләргә Президент ярдәм итәргә җыена Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы республикадагы үзмәшгульлек белән кызыксына башлаган. Бу хакта Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
    132
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:26
    «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк» Бергә эшли торган иптәш хатыным: «Ялга чыксам эшләмим, оныкларымны гына сөеп ятам», – ди торган иде.
    295
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:21
    Габделбәр Илдарханов: «Урман сукмакларыннан гел узсаң да, адаштыра да, авырганда дәвалый да» Кызыл Яшьләр авылы бик матур урында, урман янында утыра. Авыл урамында нарат, агач исе... Биредә Лаеш урманчылыгының Питрәч участок урманчылыгы урнашкан.
    88
    0
    1
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    200
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:57
    «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем? «Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.
    238
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:44
    Даниярга аякка басарга ярдәм итегез! 28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.
    258
    0
    1
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 23 май 2018 - 10:54
    Кәгазе яңача булса да, түләве искечә калачак
    Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак. Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәчәкләр?
    117
    0
    1
  • 23 май 2018 - 16:10
    Кичер, улым! Һәр авылның акылга зәгыйфь яки гарип кешесе була. Кемдер алардан курка, читләшә, кемдер, киресенчә, изге җан дип, хәер сузып китә. Безнең авылда да бар ул. Көн саен авыл урамнары буйлап акрын гына атлап, һәр кеше белән исәнләшеп, тирә-якны барлап йөри.
    273
    0
    0
Ночной режим