Шәһри Казан

Марат Кәбиров: «Күңел нечкәргән вакыт»

Авырып ятуның бер рәхәт ягы бар. Хастаханәгә эләккәч, ничектер киң күңеллерәк, нечкә хислерәк кешегә әйләнәсең, үзеңне фани дөнья ваклыкларыннан өстенрәк итеп тоясың. Изгелек эшләү теләге уяна, зур яхшылыклар кылырлык рәтең генә булмый. Һич югында начарлык эшләүдән, яман гадәтләрдән тыелырга омтыласың.

Мин беренче эш итеп тәмәке тартуны туктаттым. Авызыннан да төшерми, хәтта юлның озынлыгын да «сигарет ярымлык юл» дип тәмәке белән үлчи торган адәм өчен бу зур җиңү кебек тоелды. Аннан соң бәләкәй чакта ук мал фермасындагы көтүче абыйлардан, савымчы апалардан өйрәнгән текә сүзләрне туктаттым.

Берсе дә артык авыр булмады. Начар гадәтләрдән котылу өчен хастаханәдән дә кулайрак урын юк икән. Бер карасаң, ул синең тәнеңне генә түгел, ә җаныңны да дәвалыйдыр кебек.
Дөресе дә шулдыр, гадәти тормышта агрессив булган кешеләр дә монда юашланыбрак кала ич, киң күңелле, олы җанлыга әверелә. Сәламәт чакта тормыштан зуррак калҗа умырырга теләп пыр тузган үзебез кебек үк кешеләрне генә күрәбез бит. Кемнән көнләшәбез, кемгә үртәләбез. Ә монда башка дөньяга килеп эләгәсең. Мондагы кеше берни дә умырырга теләми, бары тик яшәү һәм савыгу өчен көрәшә. Әрнүләр эчендә ятса да, елмайган була, авыртуны баса торган укол ясарга килгән шәфкать туташына шаян сүз әйткән була. Үзе аягында көчкә басып торса да, күршесенә торып утырырга ярдәмләшә. Монда бөтенләй башка энергетика: бердәмлек, татулык, ярдәмчеллек һәм тагын әйтеп аңлатып кына бетерә алмаслык әллә нәрсәләр...

Шушындагы рухи халәт сә­ламәт кешеләр арасында булса, беркайчан да бернинди низаглар, аңлашылмаучылыклар килеп чыкмас идедер кебек. Без, намуслы булып, гадел тормышта гомер итәр идек. Бәхетле яшәр идек.
Бу хастаханәдә беренче тапкыр гына ятуым түгел. Малай чакта салкын тидереп тә, аяк-кулларны сындырып та берничә тапкыр эләгергә туры килде. Сагынуга тартым бер хис мине көн саен балалар бүлегеннән урап килергә мәҗбүр итә. Барысы да таныш. Шул ук вакытта бераз ят та кебек. Бик күп нәрсәләр үзгәргән. Шулай да табиблар бүлмәсеннән: «Әй, тагын пыр тузалар инде. Уйнарга кердегезме монда, дәваланыргамы?!. Укол кадыйм тагын шаулашсагыз...» - дип, табиб апаларның берәрсе килеп чыгар кебек. Тик алар чыкмый инде. Бик күпләре мәңгелеккә киткән. Ир уртасына җитеп исемнәрен инде онытсам да, үзләре һаман күз алдымда торган кебек. Һәм мин күңелемнән генә аларның барысына да рәхмәт әйтәм. Рәхмәтләрем дога булып барсын.

Реклама

Боларны уйлаган саен, күңел нечкәрә. Без ниндидер уңышларга ирешәбез дә, бу уңышлар бары тик безнеке генә дип уйлыйбыз, үзебезне җиңүче итеп тоябыз. Бик фырт кыяфәткә кереп, интервьюларда текә-текә сүзләр ычкындырган, борчакны эредән ярган чакларым минем дә аз булмады. Ә бит бер карасаң, бер генә уңышым да, бер генә әсәрем дә фәкать минем үземнеке генә түгел. Юлымда очраган әнә шундый әйбәт кешеләрнеке дә. Алар мине саклап калган, аякка бастырган, үстергән, кеше иткән... Вакытында аларның бары тик берәве генә очрамаса да яки битараф калган булса, язмышым бүтән юлдан китәр иде бит. Ә бәлки, каядыр барып очланыр да иде...

Миңа әйбәт кешеләр гел оч­рап кына торды. Әле дә шулай. Гомер буена кешеләр миңа кылган шул изгелекләргә тиң булырлык берәр нәрсә эшли алырмынмы икән? Белмим. Ә эшлисе иде...
Изге уйларның, якты хисләрнең, матур вәгъдәләрнең чиге булмас сыман.

...Хастаханәдән чыкканда, бозлавык көн иде. Капкадан ике-өч адым атлауга, таеп егыла яздым. Мондый чакта: «Сөбханалла», - дип әйтә торган кешеләр дә бардыр инде ул. Тик мин көтүче абыйлардан, савымчы апалардан өйрәнгән текә сүзләрне барлап чыктым. Чакырылган машина килеп җитмәгән иде. Әлеге сүзләр телефон аша шоферны ашыктырырга да ярап куйды. Аннан соң тәмәке кабыздым... Тормыш дәвам итә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: