Шәһри Казан

Матур гына яшәргә дус һәм дошман комачаулый

Матур гына яшәргә кешегә ике нәрсә комачаулый: дуслар һәм дошманнар. Дошманнар турында артык сөйләп торасы юк. Дошман дошман инде ул. Ә менә дуслар... Болары әшәкерәк.

Дошманның синең яныңа: «Зарплатага кадәр генә илле тәңкә биреп тор әле», - дип мәңге киләсе юк. Ә дус килә. Син бу зарплатадан күпмесен кассага салыйм икән дип, яисә әниеңнәрдәге баз астына күмелгән өч литрлы банкада хатын белми торган акча күпме җыелды икән, дип уйлап утырганда, бәбәкләрен чекрәйтеп килеп керә ул. Күп сорамый - илле, йә йөз генә тәңкә сорый. Әле анысын да турыдан гына сорамый. Башта хәл-әхвәлеңне белешкән була, аннары утырып өч-дүрт чынаяк чәй эчә, хатыныңның өченче ел вьетнам базарыннан утыз биш тәңкәгә алган халатының матурлыгына соклана, балаларыңның укуы белән кызыксына һәм: «Чыгып китә беләме инде бу?» - дигән уй башыңа килә башлагач кына, маңгаеңа күсәк белән орган сыман, бурычка акча сорый. Сәбәбен дә таба бит ул, каһәр суккыры! Әле яңа гына фәлән меңгә яңа телевизор, яисә хатынына яңа күлмәк алганнар да, акчалары бетеп киткән икән. Озак­ламый акча аласылар икән. Ярый әле дуслар бар икән. Илле яки йөз тәңкә җи­тә икән. Синең әле генә ясалган бөтен исәп-хисапларың күз алдыңда җимерелә. Күбрәк тә сорамый бит ичмасам. Чиста күңел белән: «Юк бит», - дип кенә әйтер идең...

Бирмичә дә булмый. Дус бит ул. Бергә яшисе бар. Их...
Син сыкрап кына урыныңнан торасың, нигәдер, нәфрәт белән хатыныңа карыйсың: «Карале, сиңа әйтәм, бармы әле безнең акча?»
Акчаның барлыгын, аның эчке яктагы шифоньерның астан өченче бүлмәсендә хатынның зәңгәрсу трусигына төреп куелганлыгын син бик яхшы беләсең. Ләкин сорамыйча ярамый.
Хатын да ыңгырашып кына кереп китә. Бераздан, әз генә калтыранган куллары белән, бер яки ике иллелекне чыгарып, дуска суза.
Уф-ф... Теге рәхмәт әйтеп чыгып китә.

Реклама

Ярар, монысы үтә. Берничә көннән синең башка яңа уй керә: түләр микән бу бурычын? Онытмадымы икән? Илле тәңкә акча да түгел кебек югыйсә. Юк, акча. Аны кәҗә кәкәй итми... Кара әле, нигә нәкъ менә сиңа керде соң әле ул әҗәткә акча сорап? Беткәнмени кеше. Ә-ә, дус бит, иманы беткере. Бирмәсә нишләрсең? Сорап булмый - уңайсыз. Вакчыл кешегә санавы бар, сорамасаң, бирмәве бар. Әллә миндә әндри казнасы бар дип беләләр...

Шулай уйланып йөри-йөри, берәр нерв авыруы башланырга мөмкин. Дуслык шундый нәрсә шул инде ул. И-и, ул дуслык. Нәкъ шуның аркасында күпме талашлар чыга, күпме гаиләләр бозыла, күпме кеше дошманлаша.
Дустан котылу җае да бар анысы барлыкка. Бурычка акча сорап кергән вакытта бирмисең генә - и бетте! Дус дошманга әйләнә. Монысы белән җиңелрәк, монысы бурычка керми. Ләкин барыбер дошман дошман инде. Тагын шунысы да бар, дустың дошманга әверелгәч, дошманыңның дустыңа әйләнүе мөмкин. Аннары анысы...
Әй, юк инде ул бу дөньяда тыныч тормыш...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: