Шәһри Казан

Матур киләчәкме, әллә баш бутаумы?

Украина бер аягы белән инде Европа союзында. Ноябрьдә узачак «Көнчыгыш хезмәттәшлек» саммитында бу турыдагы килешүгә кул куелачак. Көнбатыш һәм АКШ сәясәтчеләре белдергәнчә, Украинаны «искиткеч матур киләчәк һәм баш әйләнерлек уңышлар» көтә. Европа парламенты вәкиле А.Квасьневский сүзләренчә, Европа Украинага канун, хокук, яхшы киләчәк һәм яхшы оештырылган икътисад тәкъдим итә. «Бу -...

Реклама

Украина бер аягы белән инде Европа союзында. Ноябрьдә узачак «Көнчыгыш хезмәттәшлек» саммитында бу турыдагы килешүгә кул куелачак. Көнбатыш һәм АКШ сәясәтчеләре белдергәнчә, Украинаны «искиткеч матур киләчәк һәм баш әйләнерлек уңышлар» көтә. Европа парламенты вәкиле А.Квасьневский сүзләренчә, Европа Украинага канун, хокук, яхшы киләчәк һәм яхшы оештырылган икътисад тәкъдим итә. «Бу - хыял, пропаганда яки сәяси фантастика түгел, боларга мисал - Польша, Литва, Латвия», - ди Квасьневский һәм аның сүзләре алкышларга күмелә. Россия Президенты киңәшчесе С.Глазьевның Европа союзына караганда Таможня союзының отышлырак булуын саннар белән исбатларга тырышуы исә чүлдә адашкан кеше тавышы кебек кенә яңгырый һәм ул «Мәскәү басымы» буларак кабул ителә. Сәясәтчеләрнең һәм олигархларның Европа белән башы әйләнгән, алар әле, шуның өстенә, гади халыкның башын бутау белән дә мәшгуль. Россиядән тәмам биздерү һәм аннан читләшү өчен нинди генә адымнарга бармыйлар.
Украинаның «чын» тарихы
Гади украинлылар тормышы бүген дилбегәсе кулдан ычкынган ат арбасында баручыны хәтерләтә. Хакимияттә озак вакыт инде гел бер үк кешеләр, алар бер-берсенә каршы торган булалар, әмма постлар алышына, ә сәясәт үзгәрми. Украинаның коммунистлар партиясе бераз халыкны җанландырып, битарафлыкны бетерергә омтыла, аның Таможня союзына кушылу буенча референдум үткәрү тәкъдиме - моңа ачык мисал. Әмма Киев халкының күпчелек өлеше коммунистларны җитди кабул итми инде. Ә шул коммунистлар булмаса, Украинада тарихи нәселдәнлек бәлки күптән юкка да чыккан булыр иде.
Киевтагы бердәнбер исән калган Ленин һәйкәле коммунистлар тарафыннан саклана, Бөек Ватан сугышы каһарманнары бюстлары әледән-әле чәчәк бәйләмнәре белән бизәлә. Әмма Украина коммунистлары күпме генә тырышмасын, совет тарихына мөнәсәбәт яңабаштан карала. «Украинаның чын тарихы»нда искитәрлек яңа «фактлар» бар. Анда әйтелгәнчә, «денсез Сталин» Киевтагы гыйбадәтханәләрне шартлатырга теләгән, ә фашистлар аларны коткарып калган икән. Киевлылар сүзләренчә, София белән Михаил соборларын җимереп, Сталин биредә дәүләт биналары төзетмәкче һәм зур мәйдан уртасында үз күчәре тирәсендә әйләнеп торучы галәмәт зур Ленин һәйкәлен куйдырмакчы булган, имеш. Әлеге гыйбадәтханәләрне шартлатудан немецлар коткарып калганын Украина галимнәре исбатлап та биргән. Фашистлар, Киевны кулга төшергәннән соң, гел аны коткару белән мәшгуль булганнар икән. Янәсе, алар ни дә булса шартлаткан булсалар, бу бары тик янгын башка бинага күчмәсен өчен генә... «Ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек», - дими ни дисең?! 1941 елның 22 июнь иртәсендә Киевта фашист самолетларыннан бомбага тотып «сүндерерлек» зур янгын булганын тарих хәтерләми.
Алманнар илендә украиннар җире
Битараф, гамьсез халыкка ниндидер бер уйдырманы тагуы авыр түгел. Тарихны бозу, шуның нәтиҗәсендә совет режимын, хәзерге Россияне куркыныч бер зат итеп күрсәтү, шул ук вакытта Европа тормышын бал һәм майда йөзүгә тиңләү үз эшен эшли - гади украинлыларны (күпчелек яшьләрне) Көнбатышка таба бора. Әмма кемнәр отачак? Әлбәттә, Европа союзының гади «уенчы» хәлендәге илләрендәге кебек, Украинаның югары катлавы үз югарылыгында калачак. Аңа Киевның үзәк мәйданында үз күчәре тирәсендә Ленин һәйкәле әйләнде ни дә, башка берәү әйләнде ни!.. Язучы һәм публицист М.Калашников фикеренчә, чимал сатып баер өчен, Украинаның югары катлау вәкилләренә Европа кирәк: «Алар сәнәгать булдыруны онытканнар, шәхси мәнфәгатьләре белән Украинаның милли мәнфәгатьләре туры килми». Белгечләр әйтүенчә, Европа союзы белән килешү төзү - бер яклы гына уен, Украина базары Европа өчен ачылачак, әмма үзе анда үтеп керә алмаячак. Бу урында язма башындагы Европа парламенты вәкиле А.Квасьневскийның сүзләрен тагын бер кат кабатлап була: «...моңа ачык мисал - Польша, Литва, Латвия». Эшсезлек чәчәк ату нәтиҗәсендә, яшьләр Европаның алга киткән илләренә агылачак, биредә калганнары Брюссельдән пособиеләр көтеп ятачак.
Ә украиннарның Европага, аның төп әйдаманы - Германиягә ашкынуына ис китәсе юк. Фашистларның Киев гыйбадәтханәләрен «саклап калганын» исбатлаган галимнәргә бәлки чын тарих - немецларның Германиягә, эшелоннарга төяп, Украинаның уңдырышлы кара җирен ташыганы да мәгълүмдер. Ә ата-баба җире үзенә тарта шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: