Шәһри Казан

Матурлык тойган күңелдә яхшылыкка урын бар

- Иң яраткан шөгылем - кичләрен китап уку. Концертларны, Казанда узган иҗат кичәләренең берсен дә диярлек калдырмаска тырышам, Камал театрын бик яратам, андагы күп кенә кешеләрне якыннан беләм.. Әңгәмәдәшем сөйли. Мин исә бер мәлгә аңлап бетерә алмый торам. Эшлекле ханым белән әңгәмәгә килгән идем түгелме соң? Чөнки күнегелгән инде, эшлекле...

Реклама

- Иң яраткан шөгылем - кичләрен китап уку. Концертларны, Казанда узган иҗат кичәләренең берсен дә диярлек калдырмаска тырышам, Камал театрын бик яратам, андагы күп кенә кешеләрне якыннан беләм..
Әңгәмәдәшем сөйли. Мин исә бер мәлгә аңлап бетерә алмый торам. Эшлекле ханым белән әңгәмәгә килгән идем түгелме соң? Чөнки күнегелгән инде, эшлекле катлауның газета, китап укып мавыгырга, театрлар белән кызыксынырга һич кенә дә вакыты калмый. Бу очракта җавап та гел әзер: «Кая инде, гел вакыт юк...» Ясирә ханым ГАРИФУЛЛИНА Кукмарада урнашкан икмәк комбинаты хуҗабикәсе. Көн саен ике меңнән артык ипи пешереп, 54 сәүдә ноктасына илтәләр. Чикләвекнең төшен табарга тырышып, сораулы карашымны Ясирә ханымга төбим.
- Укытучы идем мин, унсигез ел мәктәптә укыттым. Икмәк комбинатында эшли башлагач, 45 минут узуга, колагыма кыңгырау тавышы ишетелә иде. Киткәнемә үкенмим, бүгенге укытучы хезмәте бик авыр, балалар да башка.
Үкенмим дисә дә, яшь бөртекләре аның күзләрендә йолдыз җемелдәтеп өлгерде. Мәктәп ишеген «ябарга» ашыктым.
- Мөгаллимнән эшмәкәрлеккә килү сирәгрәк күренеш.
- Шәхси эш белән шөгыльләнүне иң элек тормыш иптәшем башлады. Эш башлаганда гел шулайдыр инде ул, бигрәк тә туклану өлкәсендә. Казаннан тикшерү өстенә тикшерү килә. Бер комиссиягә ипинең төсе ошамаса, икенчесенә күзәнәкләре. Җаваплылык, таләпләр зур булды, шуннан соң мин дә комбинатка килдем.
- Икмәк пешерү, ни дисәң дә, хатын-кыз өчен ят нәрсә түгел. Ә менә кешеләр белән идарә итәргә, эшне бер җайга салып алып бару өчен мең ишекне кагарга һәм аннан уңай җавап белән чыгарга кирәк. Болары өчен нинди кораллар кулландыгыз?
- Кешеләр белән бик тиз аралашып китәм, уртак тел таба алам. Юк-барга авыз салындырмаска тырышам. Ә әдәбиятны, сәнгатьне яратуым матурлыкны күреп, яхшылыклар кылып яшәргә мөмкинлек бирә.
- Инде сәнгать чишмәсенең башына да килеп җиттек бугай. Анда безне кем каршы ала?
- Әтием. Ул бик оста итеп тальянда уйный иде. Без гаиләдә дүрт кыз, бишенчебез генә ир-егет. Әтиебезнең әлеге талантын гел безгә тапшырасы килде. Мине гармун телләренә ноталар язып өйрәтергә дә тырышты. «Әйдә, син уйна, мин җырлармын», - дип, карышсам да, «Алмагачларын» уйнарга өйрәндем. Ә менә ике кыз туганым әтинең минем белән үткәргән дәресләрен карап торып кына да гармунда, баянда уйнарга өйрәнделәр дә куйдылар. Ходай биргән талант булу мөһим шул. Тагын да мөһимрәге: кешеләр әдәбиятка, сәнгатькә якынрак булсалар иде. Ул вакытта алар күңелендә матур гамәлләргә дә, яхшылыкка да урын табыла.
Ясирә ханымнарның өендә гармун, баяннар гына да җиде төрдә. Почмактагы пианино да балаларның нәни бармакларын сагынып утыра. Гарифуллиннар өч бала - ике кыз, бер ул үстергәннәр. Әле күптән түгел генә олы кызлары онык бүләк итеп сөендергән. Нәни Кәрим дәү әнисе шикелле матур итеп җырлар, ахрысы. Ә, бәлки, еллар үткәч, нәкъ дәү әнисе кебек булдыклы эшмәкәр булыр да: «Мин шатмын, акча минем күңелемне яулый алмады, ул икенче планда кала бирә», - дип куаныр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: