Шәһри Казан

Маймылга әйләнмәбезме?

Мәктәп дәреслекләре адәм баласы маймылдан яратылган һәм аның кеше булып җитлегүендә хезмәтнең роле турында сыйныфтан сыйныфка миебезгә тукып торды. Ләкин зама­налар үзгәреп, Дарвин теориясенә шикләнеп караучылар табылса да, алар да хезмәтнең кеше тормышындаг

ы ролен инкяр итәргә батырчылык кыла алмыйлар. Менә шуны белгәнгә дә инде күңелдә куркыныч уйлар өермәсе кузгала. Көннәрдән бер көнне без кабаттан маймылга әйләнмәбезме соң?
Бигрәк эш сөймәскә өйрәндек бит, җәмәгать. Төймәгә басып кына яшибез. Бер төймәгә басасың - аш пешә, икенчесенә басасың - кер юыла. Өченче төймәгә урыннан тормыйча гына басасың да әрҗә бар дөньяны күрсәтә башлый. Без кайчан хезмәттән болай биздек соң әле? Югыйсә, һәммәбез дә тузанда аунап үскән кара балчык балалары. Бәрәңгесен дә чүпләгән, чүбен дә утаган, печәнен дә җыйган. Безгә өлкәннәр: «Зур үсәрсез. Эшләгән кеше үсә ул», - дип, канатлар куеп тордылар. Әбиләр: «Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә булыр», - дип акыл бирделәр.

Без, Шәүкәт Галиев кебек шагыйрьләрнең эш тәме турындагы шигырьләрен укып үскәнгәдер инде, үзебез эшләгән эштән тәм табып яшәргә өйрәндек. Ләкин, нишләптер, шул яшәүнең гаме булган шул хезмәт тәмен балаларыбызга татытырга теләмибез. Барлы-юклы сәбәпләр табып, аларны көннән-көн хезмәттән ераклаштырырга торучылар шактый без өлкәннәр арасында. «Үзебез бил бөккән, тир түккән дә бик җиткән, балаларыбыз - бәгырь җимешләребез җәфа чикмәсен, рәхәттә генә яшәсен», - дип, аларның кулларын суга да тыктырмыйлар.

Идән дә, савыт-саба да юдырмыйлар, ә кер турында әйтеп тә тормыйм инде. Ул балалар әйбәт тә укыса, өй эшләреннән бөтенләй азат ителә. Укуына зыян килә күрмәсен, янәсе. Өйдә эшләтмәүләре бер хәл, мәктәптә дә эш яныннан ерак йөртәләр хәзерге заман балаларын. Киемнәрен пычраталар, дип, үзләре укыган сыйныф бүлмәсен дә җыештырттырмыйлар. Идән чүпрәген ничек тотарга да белми торган буын үстерәбез. Без юдык бит: пычранса - чистарттык, ертылса - ямадык. Беребезнең дә идән юганнан гына укасы коелмады. Аның каравы, чиста һавалы бүлмәдә укыдык. Үзең җыештыргач, пычратасы да килми бит әле ул. Ә хәзер әти-­әниләр җыештыручыга хезмәт хакы җыеп бирәләр дә шуның белән эш бетә.

Уклау йоткан, иелеп чүп тә ала белмәгәннәр шулай үсә инде аннары. Әгәр дә балаларына берәү ялгыш кына берәр эш кушса, кара тавыш чыгаручылар да аз түгел. Эш хәтта мәхкамәгә кадәр барып җиткән очраклар да шактый. Ишетеп, күреп, укып торабыз. Андыйларны белгәч, күңелдәге теге куркыныч уйлар өермәсе тагын да ныграк дулый башлый. Киләчәгебез нинди булыр? Мактана димәгез, зинһар, мин үзебезнең малайлардан биш яшьлек чакларыннан ук идән юдыра башладым. Билгеле, төрле хәйләләр уйлап табарга туры килде.

Реклама

Мин карават астына керә алмыйм бит, улым, дигәч, Сәйдәш, мине кызганып, карават астын үзе юып чыгара иде. Йә булмаса, берәр нәрсә югалган дип, шуны кулга юеш чүпрәк тотып эзли идек. Минем иҗатым белән таныш булучылар беләләрдер, аннары бу вакыйгалар шигырьгә әверелеп, китапларга керделәр. Хәзер дәү егетләр булгач, хатын-кыз эшен бик эшлиселәре килмәсә дә, чүпрәк тота белгәч, үз бүлмәләрен үзләре юалар. Күптән түгел генә солдат хезмәтен тутырып кайткан улым Ядкәр дә армиядә эш белүнең файдасы турында энекәшләренә гел сөйләп тора.

Безнең гаиләнең девизы бик күп еллар «Әнинең кызы юк!» булды. Димәк, өй эшләрендә булышырга малайларга туры килә. Алла биргән Әдиләбез булгач, ул шигарь бераз үзгәрде үзгәрүен. Хәзер төпчекләр өй эшләрен кизү торып башкаралар. Бервакыт репетитор өебезгә килгәндә, шул төпчекләр бәрәңге әрчеп утыралар иде. Аларны күргәч, укытучының күзләре маңгаена менде. «Бәрәңге әрчи беләләрмени?!» - дип шаккатты. Ничек инде белмәсеннәр?! Аның өчен институт тәмамларга кирәк түгел ич! Тамагың ачса, кабыклы бәрәңгедән пешкән аш ашыйсың килмәсә, өйрәнеп була торган эш. Дөрес, замана балалары бөтен эшләрен дә кешедән эшләтергә планлаштырып, төрле сериаллардан күрептер инде, «Минем өй җыештыручым булачак!» - дип хыялланалар. Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала булмасмы соң?!


Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, улым Сәйдәш, сыйныфлары белән, Лаеш районы Нармонка хуҗалыгына кәбестә эшкәртергә китте. Беренче көннәрдә шактый күп булган сигезенчеләрнең сафы тора-бара нык сирәгәйде. Күп кенә әти-әниләр табиблардан төрле белешмәләр юллап, барлы-юклы сәбәпләр табып, кадерле балаларын «каторга»дан азат иттеләр. Югыйсә, эш тә авыр түгел, яшүсмерләрнең тормышлары күңелле иде. Смена азагына «әниләре кызганмаган» берничә бала гына калды.

Үз балаларыбызны эшкә тарту үзебездән генә тора. Аның өчен хөкүмәтнең ниндидер зур карарлары кирәк түгел. Чит илләрдә акчасын тавык та чүпләп бетерә алмый торган бай миллиардерлар да улларын ун яшеннән тракторга утырта икән. Дөрес эшлиләр, хәрәкәттә - бәрәкәт! Эшләп кайткач, аш та тәмле була. Аннары Тукайча итеп әйтсәк, «Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!»
Язмам башында Дарвин теориясенә нигезләнеп, кешене хезмәт кенә кеше иткәнен искәрткән идем. Адәм баласы хезмәттән болай уттан курыккан кебек куркып бизсә, яшьтән хезмәт тәмен белми үссә, тәмам хөрәсән ялкауга чыкса, кабаттан маймылга әйләнмәсме дип куркам инде мин хәзер.

Фото: wordpress.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: