Шәһри Казан

Менә шундый контрастлар...

Казан Кремле яныннан узган саен, күккә ашкан айлы-кояшлы «Кол Шәриф» мәчетенә карап сокланам. Аңардан, чыннан да, якты бер нур, сихри балкыш сирпелеп тора. Шуннан ерак түгел, суганбашлы рус чиркәве дә күзгә ташлана. Моңарда исә ниндидер басым, кырыслык чалымнары ярылып ята. Ике диннең ике өлгесе, гамәли ике мисалы, ике кимәлдәге архитектура...

Реклама


Израиль һәм тагын байтак кына илләрдә ике дин идеологик сугыш алып бару гына түгел, мылтык һәм пушкалар ярдәмендә дә тарткалашалар. Башкалабыз Казан бу җәһәттән гаҗәеп үрнәк, түземлек күрсәтә. Бу вазгыятьне аңлату өчен, зур һәм эреле-ваклы түрәләр бер сүзне тиз арада әйләнешкә кертеп тә җибәрделәр: толерантлык (латин сүзе, чит фикер яисә башка дини карашларга түземлелек дигәнне аңлата).
Әйе, безнең татарда түземлелек - поты, тоннасы белән! Дәүләтчелегебезне тартып алдылар - бишенче гасыр инде менә түзәбез. Иске Болгарда салынган чиркәү нигезенә бабаларыбызның каберташларын түшәп салганнар - гауга куптармыйбыз.
Менә шуның өчен дә, яшерен-батырын түгел, татарның зыялылары «толерантлык» сүзен яратып-өнәп бетермиләр.
Татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кагылышлы гыйбрәтле бер мисалны да искә төшерми мөмкин түгел. Моннан өч ел чамасы элек Уфаның үзәгендә диярлек бер татар эшмәкәре тарафыннан салынган өр-яңа татар гимназиясен (бер төн эчендә!) бульдозер һәм экскаваторлар ярдәмендә сүтеп-аударып, җир белән тигезләп куйдылар. Бу вандализмны Башкортстанның ул чактагы иң зур түрәләре хуплаган, диделәр. Тел вә дин ягыннан кардәш булган башкорт ягының мондый гамәлен аңлап та, аңлатып та, аклап та булмый, билгеле. Ирексездән, Башкортстанда яхшы мәгънәсендәге толерантлыкның эзе дә, тамчысы да юк икән, дигән фикергә киләсең. Ни әйтсәң дә, бездә чиркәү яисә часовняларның бер кирпечен генә дә селкетеп-кубарып алганнары юк бит әлегә.
Менә шундый контрастлар...


Бабам - алтын багана
...Буш вакыт чыктымы, аръяк урамда яшәүче бабамнарга чабам. Бабам Низаметдин белән якыннан аралаша башлаганда җиде-сигез яшьләр чамасы булгандыр. Миндә - бала-чага чослыгы, шуклык-шаянлык, күзгә бәрелеп торган һәр нәрсә белән кызыксыну. Алмагач яисә шомырт агачы башларына үрмәлим, бар дөньяны, табигатьне күзәтәм. Берсендә шулай биек-биектә филгә охшаган көрәнсу болыт кисәген күреп, хәйран калган идем - күзәтә торгач, чүт кенә агач башыннан егылып төшмәдем! Болыт исә сузылды-җыелды да тора-бара калын бер юрганга охшап калды...
Әйткәнемчә, бабайлар гаиләсе - аерым, алар арткы урамда яши иде. Сугышта сул кулын өздереп кайткан фронтовик әтием йорт салып башка чыккан, без алгы як урамда торабыз. Әтинең энесе Шәйхаттар абый унҗиде яшеннән (1943 ел) фашистларга каршы сугышка киткән. 1945 елда, май аенда, Германиянең Подстам конференциясендә СССР, АКШ һәм Англиянең хәрби делегацияләрен саклауда катнаша. «Без алда, беренче боҗрада идек. Ап-ак китель кигән Сталинны ун-унбиш метр якынлыкта күреп калдым шул чакта...» - дип сөйли торган иде ул.
Өлкән кеше балаларга акыл, киңәш бирергә яратучан бит ул. Үземдәге зиһеннең яртысын - мәктәптән, китаплардан, мөгаллимнәрдән, ә инде калганын әти-әнидән, шуларның да иң күбесен бабайдан алдым дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Аның иң төпле ике киңәше хәтеремә бик нык уелып калган:
- Улым, туган телеңне беркайчан да онытма. Үсеп җиткәч, ул синең иң зур таянычың булыр, - дия торган иде.
Икенчесе:
- Кемдер өчен яшәү сорыдан тоелырга мөмкин. Ләкин тормыш агачы беркайчан да корымый-саргаймый. Яхшы күңелле, миһербанлы кешеләр өчен ул һәрвакыт яшеллектә утыра.
Әнә шулай сөйләшер иде. Табигате белән шагыйрь булгандыр ул. Авыл мулласы, тапкыр телле, җор сүзле кеше. Аның әйткән зирәк, канатлы сүзләрен тезеп чыксаң, кечкенә бер китапчык пәйда булыр иде, мөгаен. Үз тәҗрибәсеннән дә чыгарды булса кирәк, халыкның гасырлар буе күчеп килгән уй-фикер хәзинәсеннән дә оста файдалана белгәндер инде.
Бик истә калганнарын тәсбих төймәседәй бер җепкә тезәм:
Кирәк чагында туган җирнең саламына ябышсаң да ярый; Туган якның төтене дә тәмле; Һәр ияккә сакал бар, һәр урынга мәкаль бар; Тычкан оясында аю йоклый алмый; Бу фани дөньяда өч кыйммәтле хәзинә бар: саулык, гаилә, балалар; Кулыңда таяк булса - эт өрә, телеңдә дөреслек булса - дошман өрә; Алтынны - җирдән, гыйлемне китаптан эзләп табалар; Дөреслек беркайчан тутыкмас һ.б.
Бабай мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Урам яисә мунча себеркесен бәйләгәндә юкә бауны ике-өч тапкыр кара-каршы атландырып салырга кирәк икән. Юкса чыбык-чабык бәйләме бик тиз арада таралып-сүтелеп чыга. Балта саплары ясар өчен, аның тактадан уелган махсус өлгесе бар, шуңардан файдаланабыз. Балта өчен иң кулае - өрәңге агачы ди. Соңрак «Өлге» дигән бер шигыремдә бабам турында болай дип яздым:
Әйтер иде: «Җебек булма,
Булма кеше көлкесе».
Оныгына калдырган ул
Әдәп-әхлак өлгесен!
Киез итек астына олтан салырга да ул өйрәтте. Сумала белән ышкый-ышкый иң элек тегәрҗеп әзерлибез, иске итек кунычыннан өлге кисәбез. Аннары кулдагы очлы, кармактай каптырмалы безне олтан өстәтеп йөгертә башлыйм. Элмәк салгач, тегәрҗепне шундый итеп тарттырам ки, ул тәмам скрипка кылыдай зеңләп куя хәтта...


Беренче мәхәббәт чаткысы
Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күршедәге Олы Саурыш сигезьеллык мәктәбенә йөри башладык. Өч чакрым ара, юл йөргәндә ирексездән төрле уйларга чумасың, хыялга биреләсең... Әнием хат ташучы булгангамы, минем кем беләндер хат алышасым килә. Тик кемгә язарга - белгән юк...
Мәктәпкә өр-яңа бер укытучы килгән икән: Роза апа Тулякова. Ерак Себердән - Тубыл шәһәреннән. Безне рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Дәресләр беткәннән соң, көннәрнең берсендә әйтә бу безгә:
- Тубыл шәһәрендә минем сезнең шикелле алтынчы класста укучы сеңлем бар. Сафия исемле. Кайсыгыз аның белән дусларча хат алышырга тели?
Минем өчен күктән төшкән бәхет ич бу! Иң беренче булып кул күтәрдем дә атылып диярлек укытучым янына килеп бастым. Кыскасы, озак та үтмәстән, безнең ике арада хатлар йөри башлады. Тиздән бер-беребез белән фотолар да алмашып өлгердек. Ул җибәргән фоторәсемнән миңа кара чәчле, пионер галстугы таккан, мәктәп формасы кигән матур бер кыз карап тора. Мин аны бер тапкыр төштә күрергә дә өлгердем, чәчәкле болында җитәкләшеп йөрибез, имеш...
Укытучыбыз Роза апа безнең хатара «дипломатик» мөнәсәбәтләргә кысылмады. Эшне үзем боздым, каһәре! Ничек итепме? Ниндидер модага иярепме шунда, чираттагы хатларымның берсен иң азактан, «үбеп калам», дигән сүзләр белән тәмамладым. Янәсе, чын кавалер мин!
Октябрят, пионер тәрбиясендә чыныгып үскән кыз моны «күтәрә» алмаган, билгеле. Аралар шулай өзелде. Ләкин мин хатлар алышуда, яратырга омтылуда беренче «чирканчык» алырга өлгергән идем бугай...

Игълан тактасымы?!.
Халык җырындагы: «Чакрым саен багана», - дигән сүзләр исегездәдер. Әйе, озын-озын юлларда, басу киңлекләрендә чакрым саен бар ул баганалар. Ә менә шәһәрдә, үрә катып, чат саен тезелешеп тора алар. Бердәнбер вазифалары - шәһәрнең электр челтәрен җилкәләрендә күтәреп тору.
Әмма... Соңгы вакытларда әлеге бетон баганаларга яңа бер вазифа өстәлде: алар чын мәгънәсендә игълан тактасына әверелделәр...
Беркөн шулай үзебезнең Азино бистәсендәге Ломжа урамыннан барам. Әфлисун төсендәге жилет кигән бер ир кеше һәм хатын-кыз, икәүләшеп, бетон багана маңгаена чәпәлгән кулъяулык тиклем белдерүләрне кулларындагы тимер кыргыч белән каерыпмы каезлыйлар! Ни икәнен, шәт, чамалагансыздыр. Тегендә-монда чакыручы, сәгатьләп яки тәүлекләп «фатир» тәкъдим итүче игъланнар, астарак эре-эре саннар белән язылган телефон номерлары. Компьютер аша үткәрелгән шома-чиста кәгазьләр...
Шәһәребез урамнарының чисталыгын кайгыртасы урында, тиккә вакыт әрәм итеп, бер гөнаһсыз баганаларның маңгаен каезлап, әлеге белдерүләрне юкка чыгару белән шөгыльләнүче бу хезмәткәрләрне кызганып куйдым шул чакта. Бер дә мәртәбәле эш түгел ләбаса...
Ярый, монысын узып китик тә тугызар-унар катлы йорт диварларына барып «төртелик». Анда да шундыйрак хәлләр: диварларның күбесе игълан тактасын хәтерләтә. Тик андагы язу һәм телефон номерлары аршын тикле хәрефләр-саннар белән чуарланган. Аларны кубарып алу, сөртеп ташлаулар, ай-һай, тиз генә кулдан килерлек эшме икән?!.
Шунысы гаҗәп: мондый белдерүләрне ябыштыручы яисә диварга сырлап «тамга» салучы бәндәләрне берәүнең дә күргәне юк икән. Аларны тотучы да юк.
Башкалабызда узачак Универсиада якынлаша. Анда катнашачак спортчылар, дәрәҗәле кунаклар Казанны «фәхеш шәһәр» дип истә калдырмаслармы? Менә шунысы борчый күңелне...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: