Шәһри Казан

Өмет – әби-бабайларда

Гаиләләрдә сораштыру үткәргәч, шунысы ачыкланган: әти-әниләр балалары белән тәүлегенә 10-15 минут кына аралашалар икән. Ә менә дәү әни, дәү әтиләр гаиләләр өчен, чынлап та, зур хәзинә. Аларның эшкә барам дип ашыгасы юк, тормыш тәҗрибәләре зур. Шуңа да әби-бабайлы балаларны мин бик бәхетлегә саныйм. Туган тел сагына да, минемчә, өлкәннәр басса,...

Баланың баласы - балдан татлы, диләр ич. Тик шул балдан татлыларга «ярар» өчен, туган телләрен ватып-сындырып, белер-белмәс урысча сөйләшкән өлкәннәрне, бигрәк тә әбиләрне урамга чыккан саен очратабыз, «Сынок, доченька», - дип, бер алларына, бер артларына төшеп, мәш киләләр. Оныклары авылга җәйге каникулга кунакка кайтса, әбиләргә тәмам эш арта. Әйтәсе сүзләрен башта башларында урысчага тәрҗемә итәргә, аннары гына сөйләргә туры килә. Ә бит җәйге авыл - туган телне өйрәтер өчен менә дигән мәктәп. Шулай бервакыт туганнарыбызга Коръән уку мәҗлесенә баргач, кунакка килгән апа сөенече белән уртаклашты: оныгы егет булган - сөннәткә утыртканнар икән. Аннары аны телефоннан котлый башлады: «Ой, золотой ты мой! Герой, ты, мой!» - дип, берсеннән-берсе матур сүзләрне тезде генә. Ак яулык япкан дәү әни «Алтыным!», «Батырым!» дисә, ни була инде шунда, дип, гаҗәпләнеп тыңлап тордым. «Татарча белми ул», - диде апа, үзенең урысча сөйләвен аклап.

Ярый әле бөтен әби-бабайлар андый түгел. Троллейбуста кайтып барганда, тукталышларның берсендә ишектән, 8-10 яшьлек ике малай ияртеп, бер бабай керде. Күренеп тора: бабай оныкларын бик ярата, бик кайгырта - аларны бер минут та өйрәтми-тәрбияләмичә тормый. Буш урынны күреп, сөенешеп утырырга ашыккан малайларны: «Сез бит егетләр, бабайлар түгел!» - дип туктатты. Чын татарча, үзебезчә итеп әйтте. Оныклар, замана балалары, кайбер сүзләрне урысча да кыстыргалыйлар. «Бияләең кайда?» - дигән сорауга берсе: «Карманда, бабай!» - дип җавап биргән иде, бабасы шунда ук, ачуланмый-нитми, тавышын күтәрми генә, хәйләкәр елмаеп: «Кесәңдәмени, улым?» - дип сорады. Малайның да: «Әйе, бабай, кесәмдә!» - дип кабатламый хәле калмады.

Башкалабызның 46 нчы мәктәбенә баргач та шулай шатланып кайткан идем. Әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия ханым оныгына туган телне ничек өйрәтүе турында сөйләгән иде.

Реклама

- Гомер буе мәктәптә балаларга Тукай телен укытып та, тамырларында үз каның аккан оныкларың туган телен белмәсә, моның оятын кая куймак кирәк?! Бервакыт оныгым татар теле дәресләренә бармак аша гына карый башлады. Укытучының көндәлеккә язган язуларын күргән саен, эчем поша, Ләкин инде күңелемдә бер планым да бөреләнеп килә. Озакка сузмый, тормышка ашырырга кирәк: юкса соңаруым бар. Беркөнне эштән бик арып кайтсам да, оныкка туган тел дәресе үткәрергә булдым. Дәү әни генә, үз кеше моңа ничек тә ярый дип уйламасын өчен, өйдә киеп йөри торган халатымны салып, мәктәп киемнәремне киеп куйдым. Банкага ачкыч салып, «кыңгырау» да ясагач, фатирыбыз тәмам класска охшап калды. Иң шатландырганы - мондый дәресләр җиде яшьлек оныкның күңеленә дә хуш килде, ул аларны көтеп ала һәм мине шатландырып, хезмәтемнең нәтиҗәсен күрсәтеп, татар теленнән «5»леләр дә алып кайта башлады, - диде ул.

Кадрия ханым бу хакта горурланып сөйләде. Ә мин һәрбер дәү әни шундый булса, туган телебезнең язмышы күпкә өметлерәк булыр иде дип уйлап куйдым. Замана шаукымына бирелеп, балаларыбызны, оныкларыбызны туган телебездән мәхрүм итмәсәк иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: