Шәһри Казан

Метро

Утыз ике градус эссе иде Казан урамында. Җәйнең нәкъ уртасы - шулай булырга тиештер дә. Безнең күрше абзый әйтмешли, бу кызуда базда әче бал эчеп утырсаң гына, бернәрсә эшлисе килми. Мәскәү метросындагы фаҗигадән соң үзебезнең Казан метросына бер төшеп әйләнергә дигән уй бар иде, шуңа күрә эссе дип тормадым, «Яшьлек»...

Реклама

Метроның ишеген ачу белән күзгә ташланган беренче нәрсә - реклама. Беренче баскычлардан аска төшкәч, сәүдә киосклары тезелгән. Кием-салым, бизәнү әйберләре, камыр ризыклары саталар. Метрога керү бәясе - 20 сум. Жетон алып, турникеттан үткәч, тагын да аскарак төшәсе. «Яшьлек» бик тирән булмаганга, эскалатор юк, җәяүләп төшәсе.
Аста - рәхәт. Салкынча, җиләс. Тукталышлар татарча да язылган. Гомумән, белешмә аппаратын (аны башкача ничек атарга да белмәдем) исәпкә алмаганда, татар теле почетта метрода. Бөтен җирдә диярлек язулар ике телдә, күп урында татарчасы беренче язылган. Аппаратта исә һаман «Татарский язык временно недоступен» дигән язу чыга.
Кайсы якка состав беренче килсә, шул якка китәм дип уйлаган идем. Мин милли хисләремне тирбәлдереп йөргәндә, Авиатөзелеш районы ягына бара торган состав килде дә, бер иш халыкны төшереп, бер ишен утыртып китеп тә барды. Түшәмгә элгән телевизордан ниндидер мультфильм бара иде, икенчесен көткәндә шуны карап юандым.
Менә үзәккә баручы поезд килде. Вагон шыгрым тулы, «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал» станцияләреннән төялгән халык арасына мин дә кереп бастым.
Метрода йөрү рәхәт. Селкеми-нитми, чыжылдап кына бара. Мондагы халык - бик төрле. Олы абый-апалар да, телефоннарына капланган яшьләр дә җитәрлек. Бушлай wi‑fi бар дигәннәр иде, дөрес бугай, чөнки интернет актарып утыручылар күп. Колакчыннар киеп, күзләрен йомып, мәрткә киткән сыман музыка тыңлап баручы яшьләр дә шактый. Менә бер егет вагон уртасында бөтерелгәли башлады. «Сейчас вокзал, да?» - ди, иләсләнгәнрәк карашын миңа төбәп. Ялгыш кире якка утырып киткән икән. «Кәҗә бистәсе» тукталышына җитеп килә идек, ялгыш утырганын аңлаткач, төшеп калды. Метрога бер түләгәч, чыгып китмәсәң, кабат түлисе юк, анысы җайлы. Төшәсең дә, каршы яктагы поездга утырасың гына.
Кәҗә бистәсеннән дә кузгалып киттек. Басып торырга да урын кысрыкланды. Тә-ә-әк, чама белән без хәзер Казансу астыннан барабыз бугай. Өстә кешеләр, көймәләр, балыклардыр... Мәскәү метросындагы хәлләр тиз генә баштан йөгереп узды. Ул арада «Кремль» станциясенә килеп җиттек. Башка станцияләр сыйфатлы булса да, гадирәк эшләнгән, монысы һәм аннан соңгы «Тукай мәйданы» станцияләре - затлы. «Тукай мәйданы»ның диварлары, гомумән, паннолар белән бизәлгән зур музей сыман.
Халыкның шактый өлеше бу тукталышларда төшә. Поезд метро буйлап бара да бара. «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Таулар» станцияләре... Соңгы тукталыш - «Җиңү проспекты» - зур станция. Моннан ерак түгел Оренбург ягына китә торган трасса, көньяк автовокзал, Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Универсиада авылы... Әлегә бу яктагы соңгысы булса да, 2015 елга тагын берсе - «Дубравная» (Имәнлек) станциясе төзелеп бетәчәк икән. Анысы Фучик һәм Дубравная урамнары киселешендә булачак ди.
Шул ук поезд белән кирегә таба утырып киттем. Вагон эчендә тукталышларны ике телдә игълан итәләр, күңелгә рәхәт. Килгәндә ноутбугында нидер эшләп утырган егет тә минем белән бергә кире кайтып бара. Бушлай интернеттан файдалануы дисәң инде...
Метроны казыган, төзегән вакытта: «Нәрсәмә кирәк ул, юлларны карасыннар», - диючеләр дә булмады түгел, булды. 2005 елда биш станциядән генә торган метро ачылгач та анда йөрүче бик күп түгел иде әле. Ә хәзер атна уртасы, эш сәгате булуга карамастан, вагоннарда утырырга урын юк. Чөнки тагын биш тукталыш өстәлде. Авиатөзелеш районына таба бара торганы без яши торган йорт янәшәсеннән генә үткәнгә, төннәрен дә казыганнарын ишетеп яттым мин.
Метро станцияләре янында машиналар шактый. Күп кенә кеше метрога кадәр машинасында килә дә җир асты юлы белән кирәк җиренә китеп бара. Метро барлыкка килү Казанда бөкеләр азаюга күпмедер дәрәҗәдә булышты бугай.

Яңадан «Тукай мәйданы» тукталышына җиткәч, җир өстенә чыгып керергә булдым. Станциядән Бауман урамына чыгышка сәүдә нокталары күплеге гаҗәпләндерде. Бер үк урамда кара‑каршы ике бәдрәф эшли, берсенә керү - 10 сум, икенчесенә - 20. Бик эссе дә... Үзем кебек эсседән әлсерәгән халыкка авыр сулап карап куйдым да, кесәдәге жетонны учлап, тагын метрога төшеп киттем. Кире төшкәндә станциядә Тукай бюстын, Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр күргәзмәсен күреп янә бер сөендем.
Әйткәнемчә, максатым Мәскәү метросындагы фаҗигадән соң үзебезнең метроның «хәлләрен белеп» менү иде. Тыныч, төзек, ипле икән. Курыкмыйча йөрерлек кебек. Хәер, кемгә нәрсә язган инде, тик миңа җир асты юлы иң куркынычсызы кебек тоелды.

Бүген Казан метросында 10 станция бар. Метроның озынлыгы - 16 чакрым. Бер башыннан икенче башына 22 минутта барып җитәргә була, поездлар 6‑7 минут саен килә. Метро иртәнге 6 дан төнге 12 гә кадәр эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: