Шәһри Казан

Мәңге аксын чишмәләр

Бабаларыбыз яшәү чыганагы - көмеш сулы саф чишмәләрне тапкан, казыган, буралап бизәп, сукмакларына ташлар түшәгән. Әбиләребез исә гомер-гомергә самавырына суын шуннан ташыган. Һәм күпме генә җырлар чыгармаган алар бу изге нигъмәтне олылап. Мисалга, «Җидегән чишмә», «Фазыл чишмәсе», «Бер тауда ун чишмә» кебек халык иҗатының алтын хәзинәсенә әверелгән җырларыбызны атап үтик....

Реклама

Бабаларыбыз яшәү чыганагы - көмеш сулы саф чишмәләрне тапкан, казыган, буралап бизәп, сукмакларына ташлар түшәгән. Әбиләребез исә гомер-гомергә самавырына суын шуннан ташыган. Һәм күпме генә җырлар чыгармаган алар бу изге нигъмәтне олылап. Мисалга, «Җидегән чишмә», «Фазыл чишмәсе», «Бер тауда ун чишмә» кебек халык иҗатының алтын хәзинәсенә әверелгән җырларыбызны атап үтик. Бүген дә өйләребезгә ямь биреп, күңелләребезгә дәрт-дәрман булып яңгырап тора бит алар.
Башка берни дә кирәкми
Үзем тапкан чишмәләрнең
Ятып эчсәм суларын,
- дип язган Сибгат Хәким дә. Һәм нәкъ менә шушы юллар япь-яшь «Игезәкләр чишмәсе»нә иелеп учларымнан көмеш суны эчкәндә искә төшә. Искиткеч хозурлык - тәмле, бик тәмле су! Бу - бертуган игезәкләр Илсур белән Мансурның газиз туган авылларына, авылдашларына киләчәккә үзләре эзләп табып, үз көчләре белән җиткергән бүләге. Инде «Игезәкләр чишмәсе» дип исемен дә биргән авылдашлары. Балык Бистәсе районының Югары Ырга авылы бу.
Һич көтмәгәндә: «Җиләккә барабыз, хәзер үк килеп җит!» - дип, ай-ваема урын калдырмыйча, катгый кырт кисте Фәйрүзә ахирәтем иртәдә. Бакчага җыенам, камыр пешерергә керешим дип йөри идем. Көне дә караңгы, күк йөзен тоташ кара болытлар каплаган, менә-менә яңгыр кояр төсле.
Киттек! И-и, бу безнең кырлар, урман-болыннарның матурлыклары! Болыты, яңгыры да онытылды, аллы-гөлле чәчәкләр муллыгыннан хисләнеп, басу юлларының сикәлтәләрен дә сизми барабыз. Калкулыклар һәм чокыр-чакырларны шактый узып, бик үзенчәлекле корылма янына килеп тукталдык. Сөбханалла! Салам түбәле беседкада озын өстәл тирәли ак яулыклы апа-әбиләр, бала-чагалар самавырдан чәй эчеп утыралар. Түбә кашагаларында җиләк, сары мәтрүшкә бәйләмнәре. Түрдә исә тагын түбәсенә салам япкан сарай, анысы тегермән икән, печән төялгән чытыр арба. Борынгы татар авылына килеп кердем диярсең, әле тирәли яшь каен казыкларына киртә киртелгән һәм, җитмәсә, кайбер казык башларына чуеп чүлмәкләр дә элгәннәр.
Күксел ташлар белән читләнгән сукмактан сары такта баскычка җитеп, аска төшәбез: менә ул «Игезәкләр чишмәсе»! Ярымайлы гөмбәзле мөнбәр, үзенә күрә бәләкәй генә манара. Киң ташлар җәелгән идәненә басып, намазыңны укы. Шул идән астыннан корыч торбадан челтер-челтер көмеш су ага. Кое бурасыдай түгәрәк чокыр төбендә вак акчалар ялтырый. Бирегә кабат килергә теләүчеләрнең исәбе юк.
Тагын берничә машина килеп туктады. Бу инде игезәкләр Илсур белән Мансур Харисовлар, гаиләләре белән килгәннәр. Ак яулык, ефәк шәлен бөркәнгән Мәүгыйзә апаның йөзе нур белән балкый, әлбәттә, улларының игелекле гамәленнән канәгать ул, бәхетле. Күпсүзле түгел үзе, бөтен гомере берничә җөмләгә сыйды: «7 бала табып үстердем. Бүген менә балаларымның кадер-хөрмәтендә муллыкта яшим, Алланың биргәненә шөкер. Намазга әби өйрәтте: «Яшь вакытта өйрәнгән дога ташка язган кебек булыр, ә олы яшьтәгесе бозга язгандай», - диде. Улым Илсур, Казаннан кайтып, ел буе шушы чишмәне казытты. Күрше авыл тавыннан 5-6 машина таш ташытты, ясадылар, бизәделәр. Бик сөенәм».
Тапкан чишмәләрегезнең саф суларын эчеп, шифаларын татып, авылларыбызның исеме-данын данлап, шулай яшәгез, кардәшләр! Мәңге шушылай челтер-челтер аксын чишмәләр!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: