Шәһри Казан

Милли идеягә нигез салган әдип

Гаяз Исхакыйның тууына - 135 ел

Реклама

Менә инде ХХ гасыр татар әдәбияты һәм иҗтимагый - сәяси тормышында күренекле урын тоткан Гаяз Исхакыйның исеме кабат әйләнеп кайтуга да егерме елдан артык вакыт узган. Дөрес, Совет хөкүмәте, илдә коммунистик идеология яшәгәндә дә Г.Исхакый искә алынмыйча калмады.
Тик ул елларда бөек әдип һәм публицист, татар халкының танылган сәясәтчесенең исеме бары тик ак эмигрант, буржуаз милләтче, Советка каршы көрәшкән шәхес буларак тасвирланды. Анда да бик сирәкләр генә бу исемне үзара сөйләшкәндә теләмичә генә, сакланып кына телгә алдылар. Шәхсән үзем аның исемен беренче тапкыр Казан дәүләт университетында татар филологиясе факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган елны, ягъни 1984 елда мәрхүм дустым Фәрит Бәшировтан ишеттем. Аның ХХ гасыр башы роман жанры турында диссертация якларга йөргән чагы иде. Фәрит: «ХХ гасыр әдипләре арасында Галимҗан Ибраһимовка караганда күпкә талантлы язучы Г.Исхакый», - дигән иде. Үткән гасырның 90 нчы елларында татар иҗтимагый тормышы һәм мәдәниятендә Г.Исхакыйның иҗат мирасына игътибар тагын да артты. Моңа, беренчедән, 80 нче еллар уртасында үзгәртеп кору җилләренең тәэсире астында милли хәрәкәтнең үсеп китүе нәтиҗәсендә Г.Исхакый әдәби һәм публицистик иҗатында чагылыш тапкан милли идеяләрнең калкып чыгуы сәбәп бирсә, икенчедән, бөек әдипнең тирән эчтәлекле хикәяләрендә, повесть һәм романнарында күрсәтелгән идея-эстетик карашлар татар халкында милли үзаң уятырга ярдәм иткәндер. Аның исеме ХХ гасыр башында милләтебезнең әдәби һәм иҗтимагый тормышына көчле ташкын булып ургып керсә, әдип-публицистның туган Ватанына, гомер буена хезмәт иткән халкына кабат әйләнеп кайтуы да шул рәвешле булды бугай. ХХ гасыр башы әдәби процессында һәм сәясәтендә Г.Исхакый тудырган иҗат мирасы яисә сәяси карашлары татар зыялыларында һәм вакытлы матбагада уңай бәя алу белән бергә шактый бәхәсләр дә тудырса, шул ук хәл инде ХХ гасырның 80 нче еллар ахыры -90 нчы еллар башында да күзәтелде. Кемнәрдер Г.Исхакый иҗатын хуплап искә алса, татар халкының милли фаҗигасен аңламаган яки аңларга теләмәгән аерым катлау кешеләр шикләнеп карады, мөмкинчелек булганда, әдип-публицист исеменә таш атарга, аны пычратырга да тырыштылар.
Шул шартларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына Г.Исхакыйның 15 томлык әсәрләр тупламасын әзерләү йөкләнде.
Һәркемгә мәгълүм, 1919 елдан Г.Исхакыйның язмышы мөһаҗирлеккә бәйле, ягъни гомеренең 35 елын ул чит халыклар, гореф-гадәтләр арасында яшәргә мәҗбүр ителде. Бу елларда Идел-Урал төрки-татарларының милли бәйсезлек идеясе өчен янып-көеп яшәгән, инде чын милли сәясәтче дәрәҗәсенә күтәрелгән әдип-публицист мөһаҗирлектә 5 проза һәм 4 драма әсәре иҗат итә. Болар белән янәшәдә «Яңа милли юл» журналы (Берлин, 1928-1939) һәм «Милли байрак» газетасында (Мукден, 1935-1945) көн кадагына суккан, актуаль проблемаларны күтәргән 200гә якын көчле публицистик мәкаләләре басыла. Болар безгә билгеле булганнары гына әле, танышырга яисә күрергә мөмкин булмаганнары күпмедер. Дөресен әйтим, мөһаҗирлек чоры иҗат мирасын барлау җиңел эштән саналмады. Шул ният белән 90 нчы еллар уртасында Төркиягә махсус сәфәр кылучылар булса да, алар да институтка материалларны кайтарып бирү ягында тормадылар. Ул чыганаклар бүгенгесе көндә аларның «шәхси сейф»ларында саклана бирә. Әмма нинди каршылыклар, авырлыклар булуга карамастан, Г.Исхакыйның тууына 135 ел тулган көннәрдә ул тудырган иҗатны туплаган 15 томлык әсәрләр җыелмасын институтның текстология бүлеге фәнни хезмәткәрләре эшләп төгәлли алды. Иншаллаһ, 2013 елда калган дүрт томын Татарстан китап нәшрияты коллективы дөньяга чыгаруына ышанып калам. Озак елларга сузылган әлеге титаник хезмәт әдип-публицистның иҗат мирасын, әдәби-эстетик һәм фәлсәфи карашларын, яшәү рәвешен күзалларга ярдәм итәр дип уйлыйк.
Томнар әзер, иҗаты халыкка кайтарылды, әмма эш моның белән генә бетәргә тиеш түгел. ХХ гасырда татар иҗтимагый тормышын һәм мәдәниятен шаулаткан Г.Исхакый шәхесенә һәм иҗатына бүген игътибар шактый кимеде шикелле. Туган төбәгендә Г.Камал театрының элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закиров башлаган «Г.Исхакый укулары»н уздыру да онытылып бара кебек. Миңа калса, киң җәмәгатьчелеккә аның иҗатын, милли идеяләрен пропагандалау да җитенкерәми төсле. Бүгенге көндә, Г.Исхакыйның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Казанның үзәк урамнарының берсенә аның исемен бирү һәм һәйкәлен булдыру да комачауламас иде. Г.Исхакый яшәгән йортларга (әгәр дә алар исән калган булса) мемориаль такта кую, музей булдыру да көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе дип уйлыйм. Чистай һәм Чирмешән районнары да Г.Исхакый исемен үз төбәкләрендә мәңгеләштерүгә битараф калмаска тиештер, мөгаен.
Кыскасы, бүгенге көндә туган халкына берсеннән-берсе күркәмрәк әдәби һәм публицистик әсәрләр иҗат итеп, милли идеянең нигезен салып калдырган Гаяз Исхакый - гарасатлы, дәһшәтле елларның кискен борылышлары һәм үзгәрешләрен үз җилкәсендә татыган бөек шәхес, төрки-татарлар арасында олы талантка ия әдип-публицист. Шул ук вакытта ул катлаулы сәяси вакыйгалар чорында, дөньяда нинди генә сәяси һәм фәлсәфи карашлар хөкем сөрсә дә, мөһаҗирлек чорында үз кыйбласына, үз идеалларына тугры калган, гомерен шуңа багышлаган татар милләтенең иң күренекле сәясәтчесе дә. Шулай ук Идел-Урал дәүләтенең бәйсезлеге өчен көрәшкә бар көчен куйган һәм мөстәкыйль Идел-Урал дәүләтен күрергә хыялланган, аның булачагына, җәсәденең туган туфрагында ятачагына инанган фаҗигале язмышлы шәхес тә ул. Ни генә булмасын, Г.Исхакыйның бай иҗат мирасы, аның әдәби һәм идея-эстетик карашлары яшәргә тиеш. Ул тудырган иҗатта, ул инанган милли идеядә татар халкының җан авазы, фаҗигале язмышы чагылыш таба. Нәкъ шул сәбәпләр Г.Исхакый иҗатына кат-кат мөрәҗәгать итәргә, аны пропагандаларга ихтыяҗ тудыра.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: