Шәһри Казан

Милли исемнәребезне хөрмәт итик

Совет чорында югары уку йортларын тәмамлаган милләттәшләребезне Россиянең төрле өлкәләренә эшкә билгеләп, Татарстанга исә башка җирдән төрле милләт вәкилләреннән булган белгечләрне китереп дөрес эшләделәрме соң? Әлбәттә, юк. Бу - руслаштыруның бер ысулы иде шул...

Реклама

Мәсәлән, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлагач, мине юллама белән Түбән Новгородка (ул вакытта Горький шәһәре иде) эшкә җибәрделәр. Гәрчә һөнәрем җөмһүриятебез өчен бик мөһим булса да, Татарстанда калу турындагы үтенечемне кире кактылар. Горький шәһәренә килгәч, Финанс министрлыгының контроль-ревизия идарәсендә эшли башладым. Вазифам буенча, өлкә районнарында бик еш була идем. Шатков районында булган чакны һич онытасым юк. Тикшерүләр тәмамлангач, гадәттәгечә, аның нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар белән район Совет башкарма комитеты утырышында таныштыра идек. Бу районда да шулай эшләдек. Үзем, тикшерү хезмәткәрләренең төркем (төркемдә 5 кеше) җитәкчесе буларак, нотык сөйләдем. Шул төбәкнең финанс бүлеге мөдире - милләттәшебез Наил Кадыйр улы Хәйруллинны мактап, төрле оешмаларны үз вакытында тикшереп, чара күрәләр, дип әйткәннән соң, район Советы башкарма комитеты рәисе (ул районда яңа билгеләнгән кеше иде): «Безнең Николай Константинович Наил Кадыйр улы Хәйруллин буламыни?» - дип гаҗәпләнеп куйды. Аннары ул аңа: «Исемегезне ни сәбәпле үзгәрттегез?» - дип сорау бирде. Мөдиребез, уңайсызланып: «Русларга әйтергә җиңелрәк булсын өчен генә үз­гәрттем», - дип аклана башлады...
Әйе, татар милләттәшләребезнең кайберләре исемнәрен рус исемнәре белән әйтүләрен уңай күренеш дип фикер йөртәләр. Аларда милли горурлык хисе, милли үзаң түбән дисәм дә, ялгыш булмас. Кайвакыт руслар татарлардан, сезнең русча исемегез ничек, дип сорап куялар шул...
Бервакыт, фәнни-җитештерү берләшмәсенә эшкә күчү турында уйладым. Аның генераль директоры белән сөйләштем. Ул бу хезмәт урынында эшләү өчен, Мәскәүдәге идарә җитәкчесе белән сөйләшергә, расланырга тиешлегемне әйтте. Мәскәүгә баргач, идарә җитәкчесе һәм аның урынбасары минем белән әңгәмә үткәрде. Шунда җитәкченең урынбасары миңа: «Сезнең русча исемегез ничек?» - дип мөрәҗәгать итте. Аңа җавап буларак: «Анна Александровна, сез татар хатынына бик охшагансыз, татарча исемегез ничек?» - дип сорадым. Ул миңа: «Әниемнең әбисе татар милләтеннән булган», - диде. Аннары Наполеонның: «Русны тырнап карасаң, аңарда татар табарсың», - дигән сүзләрен искә төшерде. Без дәррәү көлешеп алдык. Белемем һәм хезмәт юлым белән танышканнан соң, уңай нәтиҗә ясадылар. Шушы хезмәт урынында 10 елдан артык эшләдем.
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: совет чорында барлык зур төзелешләрдә дә эшчеләрнең шактый өлешен татарлар тәшкил итте. Бу төзелешләрдә милләтебезнең сафлыгы югалды: яңа җирләргә киткән егетләребез һәм кызларыбыз башка милләт кешесе - күбесенчә руслар белән никахлашып, телен, милли гореф-гадәтләрен, горурлыкларын югалта башлады, чөнки катнаш гаиләләрдән туган балалар бары тик русча гына тәрбия алалар... Туган җирдән аерылу милләтебез өчен куркыныч икәнлеген һич кенә дә истән чыгармыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: