Шәһри Казан

Милләтебез киләчәге һәркемне уйландыра, ләкин...

Фәнил Гыйләҗевнең «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар...» («ШК», 4.12.2012 № 138(5167) дигән мәкаләсен укыгач, язарга булдым әле. Иң элек Фәнил энекәшне журналистларның республикакүләм бәйгесендә беренче урын алуы белән тәбрик итәм. Ярый әле безнең милләт кайгыларын кайгыртып, төптән дәлилләр китереп язучы егетләребез бар!

Реклама

Минемчә, милләтебез киләчәген кайгыртып, телебезне дәүләт теле итеп калдыруны күтәреп урамга чыгар алдыннан иҗтимагый оешмаларны бер-берсе белән таныштырырга, алай гына булмаса, «лидер»га халык белән сөйләшергә кирәк. Татар иҗтимагый үзәге үзенең эше, планнары турында халыкка бернинди дә мәгълүмат җиткерми. Митингларга карата кискен чаралар куллану турындагы карарлар болай да халыкны куркыта. Халык ЖКХ хакы кыйнавыннан да нишләргә белми инде... Дөрес, башка структуралар да үз өлешен кертергә тиештер. Фәндәс Сафиуллин, минемчә, үз тирәсендә телебезне дәүләт теле итеп калдыруда вакытын да, көчен дә кызганмый торган кешеләрне туплый алыр. Дипломатия, җыелыш карарлары, үз тирәңә күп кеше җыйганнан соң урамга чыгуның да нәтиҗәсе булыр.
Телебез турында фикерләрен белү өчен, мин бик күп клуб житәкчеләре белән әңгәмә корып карадым, берсенең дә андый четерекле нәрсәләр белән баш ватасы килми. Күңел ачу, баш катырмау теләге көчле халыкта. Аркадий Крупняковның (Мари Эл китап нәшрияты - Йошкар-Ола, 1970) «Акпарс маршы» дигән китабында (299 нчы бит) Сөембикәнең Явыз Иван патша янына китәр алдыннан әйткән сүзләре китерелә: «Казан күп кешеле һәм көчле таркаулык ашап бетерә аны». Хәзер дә актуаль ул әйбер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: