Шәһри Казан

Милләтебезнең якты йолдызы

Халкыбызның мәдәнияте тарихында мәдрәсәләр зур урын били. Данлыклы һәм мәртәбәле Иж-Бубый мәдрәсәсе - Әгерҗе районының һәм гомумән татар дөньясының зур горурлыгы һәм мактанычы ул. Үз вакытында рус мәгариф инспекторлары да, соклануларын яшерә алмыйча, Иж-Бубый мәдрәсәсен «мөселман академиясе» дип атаганнар.

Реклама

Татар иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган педагоглар, дин галимнәре, күп хезмәтләр һәм дәреслекләр авторлары - бертуган Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Буби-Нигъмәтуллиннар тырышлыгы белән, Иж-Бубый авылы ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башында татар мәгарифе һәм мәдәнияте үзәкләренең берсенә әверелә.
Халкыбызның горурлыгы булып торган Мөхлисә Буби - татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый. Тарихыбызның легендар хатын-кызы - иман ныклыгы, кылган гамәлләре белән дә бары тик горурлык хисләре генә тудыра ала торган Мөхлисә Бубиның вафатына да 75 ел. Фаҗигале шәхес культы елларында ул беренчеләрдән булып бер гаепсезгә кулга алына һәм «контрреволюцион эшчәнлек алып барган өчен» 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Бары тик 1960 елда гына аклана. Аның тормыш юлын, эшчәнлеген, мәгърифәт өлкәсендә тоткан лаеклы урынын билгеләү өчен, биографиясенә күз салу да җитә.
Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Буби 1869 елда Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе волостендагы Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Әтисе Габделгалләм белән әнисе Бәдрелбанат Нигъмәтуллиннар, заманасының укый-яза белә торган кешеләреннән булып, татар теленнән тыш, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен дә яхшы белгәннәр. Газиз балалары Мөхлисә, Габдулла һәм Гобәйдуллаларга дөньяви фәннәрдән һәм төрки телләрдән нигезле гыйлем-мәгълүмат биргәннәр.
Мөхлисәне бик яшьли бер имамга кияүгә бирәләр. Ул бер баласы булгач (кызы Мөнҗия), иреннән аерылып кайта да, нәкъ менә энеләре белем биргән һәм җитәкчелек иткән мәдрәсәдә кызлар сыйныфлары ачып, мөдирә булып, төрле фәннәрдән укыта башлый. Мөхлисә абыстай мәктәбендә рус теле, татар теле һәм әдәбияты, арифметика, география, тарих, табигать белеме, рәсем, матур язу һәм ислам дине сабагы укытыла. Үз вакытында алдынгы уку йорты исәпләнгән бу мәдрәсәдә Себердән, Зайсаннан, Ташкенттан, Пржевальскидан, Бишкәктән һәм башка ерак җирләрдән килеп укучы хатын-кызлар күп булган. Татар мәгариф тарихында эз калдырган, РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы Сара Габбасия, Казан шәһәреннән Мәрьям Зәйнетдин, Зәйнәб Максудия, мәшһүр мәгърифәтче, татар басма язуы өчен күп хезмәтләр күрсәткән, дәреслекләр язып калдырган Мөхәммәд Идрисинең кызы Рабига Идриси һәм башкалар Мөхлисә абыстайдан тәгълим-тәрбия, гыйлем өстәгәннәр.
Кызлар мәктәбе Вятка губернаторының 1912 елның 18 гыйнварында 47 нче әмере белән ябыла. Мөхлисә Буби 1912 елның көзендә Троицк (хәзерге Чиләбе өлкәсе) каласында Габделвәли Яуш варисларында хезмәт итүче Габдрахман Әхмәр ачкан кызлар урта мәктәбендә мөгаллимәлек итә башлый. Биредә ул төрле фәннәрдән сабак-дәрес бирә, соңыннан бу мәктәп Яушевлар исеменә күчә. Мөгаллимә-галимә Мөхлисә Бубиның шөһрәте бөтен Россиягә тарала. Уфада нәшер ителгән «Ислам мәҗәлләсе» журналында аның күпсанлы мәкаләләре басылып чыга.
1917 елның маенда Мәскәү каласында Бөтенрусия мөселманнарының корылтаенда Мөхлисә ханымны Уфа шәһәрендә җирләшкән мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәтенә казыя итеп сайлыйлар. Мөхлисә Буби Русия мөселманнары арасыннан шытып-калкып чыккан беренче һәм соңгы бердәнбер казыя-хатын буларак аеруча игътибарга лаек.
Ул Уфада башта Аксаков урамында абыйсы Гобәйдулла Бубиның өендә, түбәнге катта яши. Үз кызы Мөнҗия белән бер яшьлек ятимә кызны (Наҗияне) күз карасыдай карап үстерә, икесенә дә белем-мәгълүмат алырга ярдәм итә. Бик яшьли, фаҗигале рәвештә вафат булган Мөнҗия Троицк шәһәрендә укытучылык эше белән шөгыльләнә. Наҗия исә соңгы елларын Ташкентта яшәп, шунда вафат була.
Татар халкының мәгариф һәм тәрбия тармагына Мөхлисә Буби зур өлеш кертә. Хатын-кызларыбызны агарту юлында гаҗәеп зур эш башкарган шәхес буларак, милли тарихыбызның якты сәхифәләрен баета. Кызганыч ки, халык аның тормышы, эшчәнлеге турында бик аз белә. Ә бит Мөхлисә Буби кебек милләт аналарын онытырга хакыбыз юк. Киләсе буыннар да күренекле шәхесләребезне һәрвакыт искә алып, әлеге олуг затларыбыз салган иманлы юлны, рухи ныклык үрнәген лаеклы рәвештә дәвам итәр дигән өметтә калыйк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: