Шәһри Казан

«Мин аны үлемгә хөкем иттем»

Берәүләр маркалар җыя, икенчеләре - төрле илләрнең акчаларын, ә мине күбрәк кеше язмышлары кызыксындыра. Язмышлардан бигрәк, упкын кырында калган кешеләрнең уй-кичерешләре, хисләре, психологиясе, ни өчен теге яки бу карарны кабул итүләре.

Бүген үз язмышы турында сөйләүче Энҗе ханым яшьлегендә шундый зур драма кичергән ки, хәтта аның кешеләргә ышанычы бетә башлаган, өметләре өзелгән, бөтен якты хыяллары мизгел эчендә җимерелеп төшкән, юкка чыккан.
Күз алдына китерегез, япь-яшь кызның күңелен беренче мәхәббәт яулап алган. Беренче карашлар, беренче сүз кату, беренче назлар...
Тик сөйгәне - илаһи зат дип уйлаган егете Дильяр - чынлыкта аны тамчы да яратмаган, киресенчә, аның белән уйнап кына очрашып йөргән икәне ачыклана. Төгәлрәге, Дильяр үзенең бер дусты белән ямьсез уен уйнаган. Җиңелгән. Уен шартлары буенча, җиңүче теләсә нинди теләк әйтергә хаклы, ә җиңелүче аны һичшиксез үтәргә тиеш булган. Уен әҗәтенең түләве рәвешендә, дусты Дильярдан Энҗе белән якынлык кылуын таләп иткән...
- Эшнең нидә икәнен аңлагач, өйгә кайтып бүлмәмә бикләндем, - дип, яшьлеген исенә төшерә башлады Энҗе ханым. - Карап ятам түшәмгә, ичмасам елап та булмый. Җаны очып чыгып киткән кешегә, ниндидер рухсыз бер гәүдәгә әйләнеп калдым мин. Күңелем буп-буш иде. Ул хәтле түбәнсетелүдән соң, кешелек дәрәҗәм салып тапталганнан соң, мыскыл ителүдән соң яшәүнең мәгънәсе калмаган кебек иде. Кан тамырларымны кисәргә дип ваннага кергәч, бәхетемә, бу дөньяда Дильярдан башка тагын әни, әти, әби-бабайлар бар икәне исемә төште. Кире чыгып яттым. Әзрәк баш эшли башлады. Хәер, ул чактагы фикерләрнең берсен дә аек дип әйтеп булмый...
Беренче ниятем Дильярдан үч алу иде. Минәйтәм, моның дусларын берәм-берәм әйләндереп алып, аның күз алдында типтерергә кирәк! Әллә нинди мәкерле планнар корып бетердем! Аннан соң туктале, минәйтәм, нишләп әле мин, бер кабахәт аркасында, үз-үземне упкынга ыргытам? Башка юллар эзли башладым. Көн артыннан көн үтә торды. Вакыт иң яхшы табиб булса да, мин Дильярны, аның оятсыз гамәлен бер генә секундка да оныта алмадым.
Көннең якты өлеше эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль булып узып китә иде, ләкин кичләрне һәм төннәрне үткәрү минем өчен түзә алмаслык газапка әверелде. Йокларга ятуым гына була, күз алдыма Дильяр килеп баса. Мин йөзенче, меңенче мәртәбә аның белән бергә үткәргән мизгелләрнең һәрбер секундын искә төшереп, тикшереп чыгам, ул әйткән һәрбер сүзне анализлыйм, ни өчен бу хәлгә калуымны аңларга, сәбәбен табарга тырышам, хатамны эзлим, тик таба гына алмыйм.
Шул төнге газаплардан качу өчен, йокларга яткач аның турында уйларлык хәлем калмасын, яту белән йоклап китәрлек булсын өчен, иртә таңнан алып дөм караңгыга кадәр эшләдем дә эшләдем. Студент кыз бит әле мин ул чакта. Укыган вакытта нинди генә курсларга йөрмәдем. Чигәргә дә, тегәргә дә, пешерергә дә, немец теленә дә өйрәндем!
Минем планнарым буенча, Энҗе Нигъмәтуллина беренче мәхәббәте белән яңадан очрашу вакытына бөтен илгә танылган адвокат булырга тиеш иде. Аннан алдарак әле судья буласым килгән иде, тик мин үз гомеремдә бер генә кешегә хөкем чыгардым, миңа шул җитте. Мин аны үлемгә хөкем иттем. Физик зат Сәхибҗанов Дильярны түгел, ә йөрәгемдәге Дильярны, мин кайчандыр өзелеп сөйгән, минем алдыма тезләнеп кулларымны үпкән рыцарьны үлемгә хөкем иттем һәм үземнең карарымны үзем үк тормышка ашырдым. Шуннан соң мин башкаларга хөкем чыгарырга сәләтле түгел икәнемне аңладым һәм адвокат булып киттем.
Үз алдыма максат куйдым. Бер процесста да җиңелмәгән, иң авыр эшләргә алына торган, бу дөньяның иң абруйлы кешеләре генә мөрәҗәгать итә торган адвокат булырга тиеш идем мин. Шул рәвешле Дильярга үземнең чынлыкта кем икәнемне күрсәтәсем килгән иде. Нинди Энҗене югалтуын ул шул чакта аңларга тиеш иде. И хыяллар, хыяллар…
Ә көмәнем сизелә башлагач… Ни дә булса хәл итәргә кирәк иде. Юк, баланы төшерү турында мин хәтта уйлап та карамадым. Тик әти-әнигә, курсташларга ничектер аңлатырга кирәк ич. Кинаяле сүзләр ишетелә башлады, әни дә сизенде. Шул чакта мине Дильярның дусты Рафил эзләп тапты. Мин аңа авырлы икәнемне дә, Дильярны оныта алмавымны да, аны яратмавымны да әйттем. Ә ул, яратам, диде. Миңа син кирәк, сиңа - мин, диде. Баланы да үземнеке кебек яратырмын, диде.
Хатын-кыз тормышындагы иң мөһим адымын кияүгә чыкканда ясый икән. Беренче яктан караганда, аның тормышы башлана гына әле, ләкин чынлыкта бу финал да. Чөнки ул үзе өчен яшәүдән туктап, гаиләсе өчен яши башлый.
Мин, үзем дә сизмәстән, кызым Ләйсәндә ир затына карата нәфрәт тәрбияләдем, ахрысы. Алай ярамаганын да беләм югыйсә, тик ир-ат турында сүз чыкса, тел үзеннән-үзе аларны ачулана башлый. Ачулану гына да түгел бугай әле ул хәтта, күрәлмау, юк итәргә тырышу бугай. Ләйсән, мескенкәем, аңламый. Әти белән бабай да әшәкемени, дип сорый. Юк, минәйтәм, алар әйбәт.
Кыз тугач, шундый борчылган идем мин! Тугыз ай буе, кыз гына була күрмәсен, дип янып йөрдем. Беренче мәртәбә имезергә алып килгәч, аны кызганып үксеп-үксеп еладым, ник малай булып тумадың, дидем. Куркам мин! Дильяр сыман ыспай егет килеп бәйләнер дә алданыр дип куркам.
Дильяр турында, ут чәчеп тора, ди торганнар иде. Ул чыннан да учак кебек иде. Үзе яп-якты, ниндидер гипнозлый торган сәләте бар, гел аның янында буласы килә, гел аңа карыйсы, ул биргән җылыдан ләззәт аласы килә иде. Тик онытылып китеп артык якын килсәң, андый кешеләр шундук сине пешерәләр, көйдереп алалар. Учак сүрелмәсен, һәрвакыт янып торсын өчен гел утын өстәп торырга кирәк бит. Шуңа үзләре сүнмәс өчен, алар берәм-берәм янындагыларны, якыннарын яндыралар. Ә мин янып беттем инде. Безнең күңелләребез арасындагы мәхәббәт күпереннән көл генә калды. Анысын да җил дөнья буйлап таратты. Кирегә юл юк.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 декабря 2017 в 19:59
    Шәһәр читендә Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишегаллары... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән рәттән үк диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Йомышка-юлга ярый торган «уфалла» арбалары һәм, шоферлары шунда торганлыктан, әллә нидә бер ялтырап килеп чыгучы лимузиннар...
    7
    0
    0
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    188
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    159
    0
    0