Шәһри Казан

Мин кытайлар белән яшим

Быел сентябрь ае башында мин яши торган тулай торак бүлмәсенә ике кытай студентын керттеләр әле. Болар без белгән кытай татарлары гына түгел, ә чын кытайлар! Алар хәзер КФУның Конфуций институтында рус теле өйрәнәләр. Бусагадан атлап керүен керделәр, тик бер кәлимә ни русча, ни инглизчә белмиләр бит, бахыркайларым. Татар телендә аңлашуны...

Реклама

Шулай итеп, мин хәзер тулай торакның бер бүлмәсендә чын кытайлар белән гомер уздырам. Исемнәренә килсәк, адәм аңлый торган түгел. Үземә яңаларын кушарга туры килде: күзлеклесе - Хуцин Тао (Кытайның хәзерге Премьер-министры), икенчесе - Джеки Чан. Соңгысының кем икәнен барыбыз да яхшы белә. Берничә көн яшәгәннән соң, яңа дусларымның русча исемнәре барлыгы да ачыкланды. Аларны шул институт укытучылары кушкан икән (кытай исемнәрен истә калдыруы аларга да бик авыр булгандыр, мөгаен). Шул ук Ширмөхәммәд тә кытайларның исем кушу йоласы турында бер мәзәк сөйләп көлдерде әле. Имеш, бала тугач, ата-анасы, әби-бабасы, гомумән, иң якын кешеләре аны күтәреп тауга менәләр икән. Аннары шул тау башыннан бер җамаякны (савыт-саба) аска ыргыталар. Ул нинди тавышлар чыгарса, яңа туган сабыйның исеме дә шулай атала.
Кытайлар белән бер айга якын яшәү дәверендә күп нәрсәләр күзәттем. Алар бер яктан бик чиста-пөхтә халык. Көнаралаш киемнәрен алыштырып юалар, көн дә иртән кырынырга да иренмиләр, әмма аяк-киемнәрен тәки ишек төбендә салып керә белмиләр. Күпме өйрәтү, күпме ачулану... Аңламыйлар гына бит. Шулай да, барыбер җаен табып өйрәттем үзләрен. Халык әйтмешли, башыңа төшсә, башмакчы буласың. Интернеттагы «тәрҗемә» программасы аркылы русча текстны язам да шуны кытай теленә тәрҗемә иттерәм. Әле махсус функция аны кытай телендә әйтеп тә күрсәтә. И шатланалар, и сөенәләр моңа кытай дусларым... Компьютер аркылы, «аяк киемнәрегезне тәрәзәдән ыргытам», дигәч кенә туктадылар. Хәзер тулай торак тарихында гомер булмаган хәл, аяк киемнәрен коридорда ук салып калдыра башладылар. Мине дә шуңа өйрәттеләр...
Кытайлар - беркатлырак халык, тиз ышаналар. Беркөнне өстәл артына утырып чәй эчим дигән идем, урындыкны таба алмыйм. Кая китте икән, кичә генә Джеки Чан күтәреп йөри иде бит әле. Аннан күпме генә сорасам да, кайда калдырганын исенә төшерә алмады. Сүз әйтеп ачуланмасам да, минем күз карашымнан хәлне аңлады, ахры. Кич белән кайтсам - бүлмәдә өр-яңа урындык! Джеки Чаныбыз «Икеа»дан урындык сатып алып кайткан. Моннан соң көлсәң - көл, еласаң ела инде. Минем шәхси урындыкны югалтмаган югыйсә, тулай торакныкын.
Киенү рәвешләренә килсәк, бездән әллә ни аерылмый. Әмма бик юка киенеп йөриләр. Аннары һава торышыннан еш зарланалар. Тагын бер кызык нәрсә, мин аларда үз гомеремдә беренче тапкыр бармаклы оекбаш күрдем. Нәкъ шулай, перчатка кебек, һәр бармакның үз оясы. Кытайлар андыйны кигәч, ул, һичшиксез, әйбәт булырга тиеш инде!
Алда ук әйткәнемчә, кытайлар ни русча, ни инглизчә юньләп белмиләр. Мөһим сөйләшүләр уздырасы булса, интернет ярдәмгә килә. Беркөнне шулай, караватларына төртеп күрсәтеп, яңа урында йоклап буламы дип кызыксындым. Күз ачып йомганчы чишенеп юрганнарына төренеп тә яттылар. Вәт, мин әйтәм, үтерә болар, йокларга ятарга кушкан дип белгәннәр, көпә-көндез! Аннары көчкә торгыздым... Хәзер инде, Аллага шөкер, бераз мине аңлый башладылар.
Укучыларны иң кызыктырганы ашау мәсьәләсе булыр. Кытайлар дуңгыз итен бик яраталар. Әмма ни гаҗәп, бу итне миңа бер тапкыр да тәкъдим итмәделәр. Югыйсә калган бар ризыклары белән дә мине сыйлыйлар. Аларны татарлар дуңгыз итен ашамый дип махсус өйрәтеп җибәргәннәр булса кирәк. Берәр нәрсә пешерсәләр дә, ризыкларны миңа ашарга ярый, ярамый торганнарга бүләләр. Менә ул толерантлык, башка милләтләргә хөрмәт!
Әмма шулай да, алар без яратып эчә торган чәйне бик өнәп бетермиләр, күбесенчә газлы булмаган су яки сок эчәләр. Кофены авызларына якын да китергәннәре юк. Беркөнне зур бәйрәм оештырдылар. Кытайда 30 сентябрь Ай көне дип атала икән. Ул көнне бөтен Кытай студентлары кухняда булды, нәрсә генә пешермәделәр. Мине дә өстәл янына чакырдылар. Гадәттәгечә, Хуцин Тао ризыкларны мин ашарга ярый һәм ярамый торганнарга бүлеп чыкты. Бөтенесенең кулында таяклар. Алар белән ашарга айга якын ничек кенә өйрәтмәсеннәр - ул миннән килеп чыкмады. Иң әйбәте - кашык! Кытай ризыкларына килсәк, анда берничә төрле шулпалы аш, балык, күп итеп кыздырылган яшелчәләр, суда пешкән дөге өстенлек итә. Кытай ризыклары бик тә борычлы, бөтен авызны, ашказанын яндырып ала. Әгәр аның белән берәр атна туклансаң, ашказаның юк дип бел. Балыклары ашарлык, бәрәңге боламыгы да әйбәт чыккан. Әмма миңа иң ошаганы камырдан әвәләнгәне булды. Камырга яшелчәләр төрәләр дә, таралмасын өчен, теш чистарта торган шырпылар белән кадап куялар. Бу ризык бераз бездәге кыстыбыйны хәтерләтә. Анысын Кытайның төньягында яшәүче халыкларның милли ризыгы диделәр. Ул төньякта элек-электән төркиләр яшәгәнен чамалау кыен түгел.
Язмыш мине менә шундый чит ил кешеләре белән таныштырды. Мин аларга татарлар, Татарстан турында сөйлим, татар телендә дә аралашырга өйрәтәм. Бүгенге көнгә дистәгә якын татарча сүз беләләр. Алар үзләре дә яхшы укытучы булып чыкты, мине пыр тузып кытайчага өйрәтәләр. Инде үзем дә бераз сукалый башладым.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: