Шәһри Казан

«Мин җүләр түгел!»

... Характерым шикәрле-баллы булмаса да, күңелем бик нечкә минем. Әмма юк‑барга елап, бочылып утыра торган гадәтем дә юк.

Минем бар нәрсәм дә җитеш диярлек: әти-­әнием, туганнарым исән-сау, Аллага шөкер! Үземдә дә кеше өчен иң кыйммәтле нәрсәләр - сәламәтлек һәм яшьлегем бар, шуңа күрә һәр көнгә рәхмәт әйтеп яшәргә тырышам. Салкын тиеп авырсам да, башкалар кебек ах-вах килеп зарланып ятарга яратмыйм. Кайчагында 38 температура белән чирләвемне әнием дә белми кала хәтта. Әгәр гел күңелеңне төшереп йөрсәң, яшәүнең нинди мәгънәсе кала соң?

Ә менә бер танышым еш кына кәефсез йөри. Гел дип әйтүем дөрес тә булмас инде. Аның төшенкелеккә бирелү «халәте» елга берничә тапкыр кабатлана: яз башында һәм көз ахырында. Ул үз‑үзенә бикләнә, кешеләр белән сирәк аралаша, кешегә юк‑барга да кычкыра башлый, беркая да йөрми. Әйтерсең бу дөньядан тәмам аерыла. Еш кына «Мин нәрсә өчен яшим? Яшәвемнең мәгънәсе нидә соң?» кебегрәк сораулар бирә. Мин аның белән сөйләшергә, аңа ярдәм итәргә тырышам, ләкин файдасыз...

Медицинада мондый халәтне депрессия дип атыйлар. Табиблар әйтүенчә, депрессия - авыр психик авыру. Ул баш миендә биохимик үзгәрешләр баруы аркасында туа. Статистика буенча, дөньяда 110 миллион кеше әлеге авырудан интегә икән. Әмма күпчелек халык аны авыру итеп санамый һәм бик нык ялгыша. Депрессия вакытында кешегә психолог яисә психиатрга мөрәҗәгать итү зарур. Тик безнең илдә бу табиблардан уттан курыккан кебек куркалар. Янәсе, «Мин җүләр түгел!» Психологта булган өчен берәү дә сине тилергән дип атамый ләбаса! Консультация алганнан гына берәүнең дә үлеп киткәне юк әле.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, депрессия «яшерен» дә була икән. Кешенең умыртка баганасы яисә башы, эче авырту - бу аның эчке органнары авыру дигән сүз түгел. Алар кешедә депрессия булганда да авыртырга мөмкин. Ә без бу очракта терапевтка яки участок табибына юл тотабыз. Ә аларның 1-5 проценты гына депрессия билгеләрен күреп, безне тиешле табибларга җибәрә. Үзебезнең наданлыгыбыз, сәламәтлегебезгә сакчыл карамавыбыз аркасында, үзебез үк организмыбызга зыян салабыз булып чыга.

Реклама

Депрессияне сезонлы һәм даимигә дә бүлеп карыйлар. Сезонлы депрессия көз һәм яз айларында булырга мөмкин. Сезонлы депрессияне җиңүе авыр түгел. Моның өчен итне азрак ашарга, күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәгә өстенлек бирергә кирәк. Ешрак хәрәкәт итү дә кәефне күтәрергә сәләтле. Берәр яңа кием сатып алу, яңа прическа, макияж ясату (соңгысы хатын-кызларга кагыла) үзләре үк «күңелле мәшәкатьләр» ләбаса.

«Хроник» депрессиядән табиблардан башка гына котылуы читен. Шундый чиргә танышларымның берсе Динара да дучар булды. Аның әти-әнисенең фатиры, үзләренең бизнесы, чит ил машиналары бар. Динара үзе дә машина йөртә. Баштан мин: «Шундый җитеш тормышта яшәп тә, нәрсә җитми инде моңарга?!» - дип уйлый идем. Аралаша торгач, аның авыру икәне ачыкланды.

...Кыз ике еллап Америкада укып кайткан. Анда яшәгәндә ярыйсы гына тазарган да (ә бу кайбер хатын‑кыз өчен үзе зур афәткә тиң). Динарада симезлек комплексы барлыкка килгән, ул депрессиягә бирелгән. Тора‑бара гаиләдәгеләр, университеттагы төркемдәшләре, дуслары - барысы да «кирегә сукалый» кебек тоела башлый кызга. Алты айлап шундый халәттә йөргәч кенә психологка ярдәм сорап бара...

Депрессия, гадәттә, эшсезлектән, буш вакытның күп булуыннан килә, ди табиблар. Шуңа да, «хәрәкәттә - бәрәкәт», дигән бит халык. Болай да бер көнлек дөньяда үзебезгә өстәмә проблемалар тудырмасак иде. Һәр туган көнгә сөенеп яшәргә өйрәник!


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: