Шәһри Казан

Гөлҗиһан Газетдинова: «Ил белән күтәргән кайгы авыр түгел икән ул, менә берүзеңнең газиз башкайларыңа төшсә, анысы авыр... »

8 Март тирәләрендә, табигый ки, хатын-кызлар турында уйлар күбәеп китә. Кемнәр генә очрамаган икән тормыш юлында?! Бик күп ярдәм, игелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек биргәннәр икән миңа хатын-кызлар, ә тагын күпме тәҗрибә! Шул йөзәрләгән кызлар, ханымнар, әбиләрнең һәрберсе турында аерым китап язарлык, чөнки ир-ат күңелен тулы бер планета белән чагыштырып булса, хатын-кызныкы...

- Тыңла син, улым, әбиеңне, тыңла! Мин сөйләгәннәрне сиңа беркем дә сөйләмәс. Аларның әле авыз кырыйларындагы сөтләре дә кипмәгән, ә әбиең - дөнья күргән кортка ул! Дөрес, мин дә карт түгел әле! Егерме яшь тулганга җитмеш ел да узмады! И-и-их, егерме яшькәйләрем! Үлем белән уйнап узды шул яшьлегем. Алай да ил белән күтәргән кайгы авыр түгел икән ул, улым. Менә берүзеңнең газиз башкайларыңа төшсә, анысы авыр... Берүзең күтәрәсең бит.

Тәртибе белән сөйли китсәң, ул менә болайрак була инде, улым. 19 яшемдә, 1939 елда, авылдан чыгып киттем мин. Ике ел кумбайнюр пумушнигы булып йөргән идем, калхуздан, кумбайнюрга укып кайт, дип бер еллык паспорт биргәннәр иде. Миңа шул гына кирәк! Уку-мазарларга барып тормадым, бик әйбәтләп кенә җыендым да Лининградка китеп бардым.

Анда абзыкаем тора иде гаи­ләсе белән, шуның янына барасым килде. Өзелепләр сагынган идем инде менә абзыкаемны! Бик якын идек без аның белән. Әниебез мин ике яшьлек чакта бәбәйдән үлеп киткән, абзыкаем миңа әниемне алыштырган кеше иде. Бәләкәй чагымда мунчаларда үзе белән бергә юындырып, чәчләремне матур итеп үрә торган иде. Нурлыбәян дип эндәшкәнен бер дә хәтерләмим, гөлкәем дип кенә тора иде, мәрхүмкәем! Ул Лининградка миннән өч-дүрт ел алдан барып урнашты, кулак малайларына ияреп киткән иде...

Туктале, ничек булды соң әле ул?.. Ай, Алла, бик исемдә иде әле...

Ә-ә-ә! Абзыкаемны сагыну да булгандыр инде... Тагын бер сәбәбе бар иде әле аның, сиңа сөйләсәң ярый инде. Эчемне бушатыйм әле бер, сөйләр кеше юк бит бүтән...

Күршедә бер бик шәп егет тора иде. Шул өйләнеп куйды бит, нәгаләт! Үзе болай гел сөйләшеп тә йөргән кебек иде, шаярткан гынадыр инде, күңелендә мин булмаганмындыр. Әйе шул, килен алды да кайтты бу! Ничек шуңа түзеп тормак кирәк?! Киттем дә бардым мин Лининградка!

Абзыкаем бик сөенеп каршы алды, җиңгәчәм дә бик әйбәт кеше иде. Ленречстрой дигән җиргә эшкә урнаштырдылар, упшыжитиедан урын алып бирделәр. Әйбәт кенә яшәп ята идек, сугыш башланды. Бөтен кешене оборона эшенә җибәрделәр.

Җигә белгәч, миңа ат бирделәр. Озын-озын бүрәнәләрне Ладогадан суырып алалар да ат арбасына төйиләр, мин шуларны ташыйм ат белән, дотлар төзибез. Син әле дотның ни икәнен дә белмисеңдер! Башта бик олы чокыр казыйлар. Шунда төшереп утырталар орудие. Шуннан өстен бүрәнәләр белән каплыйлар, бүрәнәләргә зур-зур ташлар салалар, таш өстенә ком, аннан соң тагын бер кат бүрәнә. Шулай катлы-катлы итеп төзиләр - нәпләвәйт аңа бумбы шартласа да!

Абзыкай хатыны белән ике малаен авылга җибәрергә булды - нимес шәһәр читендә бит! Көне буе төялде халык мясокомбинатка сыер ташый торган вагоннарга. И җылашалар, и бакырышалар! Киткәне китәм дип җылый, калганы калам, ди! Җиңгәчәй мине дә үгетләгән иде, авылга бергә кайтыйк, дип. Абзыкаемны жәлләдем, Лининградта калдым шуңа. Инфаркттан соң иде абзыкаем, урысчасы да бик юк иде, ә мин яза белмәсәм дә, әз-мәз укыштырам, үземә кирәкне аңлатам барыбер.

Сигезенче сентябрьдә нимес Лининградка блокада салып куйды. Өстәвенә - авыртмаган башка тимер тарак - эштән кудылар. Нәчәлник килеп җикеренә башлаган иде, бер кызыбыз тегеңә: «Как жандарм кричишь!» - ди. Жандармнар фашистларда була, дип, бөтен бригадабыз белән куды да чыгарды. Шулай итеп иждивинчиский картычкага калдым, балакаем. Эшләсәң, көненә 250 грамм ипи бирәләр, иждивинчиский белән 125 грамм гына. Әле аның ипие нинди диген? Янган арыштан пешерелгән, авызга кабарлык түгел. Шул ипигә май урынына тоз ягып ашый торган идек, шунсыз ашашлы түгел иде ул. Абзыкаем миңа әйтә: «Аша, гөлкәем!» - ди. Син аша, абзыкаем, мин үлсәм, минем арттан елап калырлык кешем юк, синең балаларың бар, син аша, димен.

Беркөнне абзыкаем кайтты да: «Гөлкәем, миңа рәнҗемәсәң, авыр дип әйтмәсәң, эш таптым мин сиңа», - ди. ГЭЭС-4 дигән җиргә эшкә урнаштырды, вагонеткаларга көрәк белән күмер төйи идек. Гел хатын-кызлар гына. Бери бүлше, кидай дальше! Авыр дип зарланучы юк, барыбыз да эшлибез.

Менә, улым, күрмәгәнгә ул Лининград, барып күрсәң, ни рад. Гел бизабразиегә әйләнде ул кырык бердә! Башта коеп яңгыр яуды, аннан кисәк кенә туңдырып җибәрде. Менә афәт: бер йөрер хәл юк! Кеше бер егылса, торалмый. «Памагити пажалыста!» - дип ыңгырашып яталар, килеп торгызып карыйм, булдырып булмый. Торгызсаң да аягында торалмый, яңадан егыла. Ач, хәле юк. Бөтен шәһәр тулды мәет белән! Ул эт, песи, күсе дисеңме, бөтенесен пәдрәд ашадылар. Туалетлар эшләми, су юк, ут юк, җылы юк.

Абзыкай һаман мине куырды инде: «Битеңне каплабрак йөр, гөлкәем, тотып ашый күрмәсеннәр!» - ди торган иде. Бик түгәрәк идем мин кыз чакта. Ә үзем бернидән дә курыкмый торган идем. Бомбардируфка башланса, ыснаряд тәрәзәгә очып керер кебек инде менә! Абзыкаем бумбыубижищыга китә торган иде, мин бер дә бармадым. Исән каласымны белдем мин. Төш күрдем берсендә. Кып-кызыл зуп-зур булып кояш чыгып килә икән, дим. Уянгач уйлыйм, исән калам икән әле бу сугыштан соң, дим.

Алай дисәң, курыккан чаклар да булды. Берсендә эштән кайтып киләм, карасам, безнең өйдән ерак та түгел тыртуарда күрше җәбрәй хатыны ята. Чүт кенә калган кайтып җитәргә җанашыма, югыйсә! Юк инде, хәле җитмәгән, ауган. Күт битен кисеп алып киткәннәр иде шуның...

Хуш, кырык икегә дә кердек. Берсендә ике көн ипи китермәделәр. Абзыкаем хәлсезләнде шул чакта. Мин ике көнлек ипи карточкасын алып киттем эшкә, бу өйдә ятып калды. Эштән кайтышлый кибеттән 800 грамм ипи алдым. Ишекне тартып карыйм, бикле. Абзыкайга эндәшеп-эндәшеп карыйм - ачмый. Күршедә Никанур дәдәй белән түте Шура торалар иде, шуларга кердем. Никанур дәдәй балта белән ишекне каерып ачса, абзыкаем ята караватында, җан тәслим кылган.

- Ташлап киттеңмени мине, абзыкаем, - дим, үзем җылый алмыйм, күздән яшь чыкмый.

Өйдә нинди кием бар, бөтенесен дә киеп өстәл артына барып утырдым, мәет саклыйм. Төннең иң озын чагы. Таң беленә башлагач киттем милициягә. Анда халык тулы! Бөтенесе дә шул бер сорау белән килгән минем кебек. Бер справка өчен көне буе утырдым чират көтеп.

Кич кайтып, икенче төнне дә сак­лап чыктым абзыкаемны. Ашау юк, эчү юк, йокы юк, өй суык. Иртә белән прастиналарга төреп, чанага чана тагып, шунда абзыкаемны салып, моргка тартып алып киттек. Кеше күмү юк ул чакта. Алып кереп тапшырдык. Чыктык. Җылыйсы да килә бит инде азрак. Җылый башлаган идем, түте Шура әйтә, җылама, ди. Без бит әле абыеңны кешечә илтеп тапшырдык, әнә кара тегеләргә, ди.

Күтәрелеп карасам, морг капкасыннан өч машина чыгып килә. Кузовыннан да биегрәк итеп мәет төягәннәр. Төрелмәгән-нителмәгәннәр, кайсының кулы тырпаеп тора, кайсының аягы. Урамнан җыелган бит инде болар.

Әзрәк тынычлангач, бер таныш кызларга киттем, аларның өйләре җылы иде. Теге 800 грамм ипине аларга хәер итеп өләштем. Үземнең әле һаман ашыйсы килми.

Икенче көнне эштән, противогаз сумкасына салып, ташкүмер алып кайттым. Тимер мич ягып, бүлмәне җылытырга кирәк бит. Ул көнне якмадым, киләсе көнне тагын бер сумка алып кайттым да бик әйбәтләп кенә ягып җибәрдем. Ярар, бүлмә дә җылынды. Томалап куйдым мичне. Каян белим инде мин, ташкүмер яккач, мичне томаларга ярамаганын?! Ничек исән калган инде мин ул чакта? Шул караваттан идәнгә җыгылып төшү булышкандыр инде...

Реклама

Туктале, ничек булды соң әле ул?.. Ай, Алла, бик исемдә иде әле...

Ә-ә-ә! Кырык икенең 10 июнендә вәенкоматка чакырып мобилизовайт иттеләр әбиеңне! Бер ай минерга укыттылар. Менә, улым, мактана дип әйтмә, әйеме, хыт бүген күземне бәйләп, дүрт төрле минаны сүтеп җыя алам! Бик нык өйрәттеләр инде безне, минёр үз гомерендә бер генә ялгыша бит ул.

Ярар, өстә - күфәйке, билдә -каеш, көненә 500 грамм ипи дә эләгә башлады Нурлыбәян корткага, ай-һай дию юк инде!

Кырык дүртенче елның 28 гыйнварында командир роты тезеп куйды да безне, - шатлыгыннан тамакларына төер тыгыла, - блокада өзелгәнен хәбәр итте. Менә марҗалар бакырышырга тотынды! Шулай алар: шатлык булса да бакырышалар, кайгы булса да, аңламассың аларны...

Июньнең 22сендә фингә кертеп җибәрделәр безне. Вәт безнең нәчәлыстывының башсызлыгы! Үзем терәп атар идем шуларны, билләһи! Утыз тугызда дуамалга тәбәкләп чык­каннар иде бер гөнаһсыз финне! Ут-күршеләр бит алар! Өстәвенә бик усаллар! Мина белән дә бик оста эш итә беләләр.

Берсендә шулай яңгыр ява башлады да, бер йортка кереп ышыкланып торабыз. Ә өч кызыбыз землянкага керәбез дип ишекне тартканнар иде, шарт(!) - күккә очтылар! Йөгереп барсак, эчәгеләре генә эленеп тора агач ботакларында, әрәм генә булдылар, җанашларым...

Хилсинкига барып җитеп булмады, кырык бишнең мартында Лининградка кайтардылар, дөресрәге, шәһәр тирәсендәге сазлыкларга, мина чүпләргә. Җиңү турындагы хәбәр урман эченә 10 майда гына килеп җитте. И бәйрәм итеп куйдык инде түлке! Марҗалар тагын бакырыштылар, эчкәне эчте инде...

Улым, минем үз гомеремдә кабып та караганым булмады аракыны. Тәмәкене дә иснәп тә карамадым. Син дә маташма аның ише бук-сидек белән, кирәк түгел! Күп хатыннар сугышта үзләренә ир тапты, балалар алып кайттылар. Без сугышта ир тапмадык инде, эзләп тә йөрмәдек, без - чистный картушкылар! Кырын-мырын тора башласалар: «Шалишь, бырат!» - дип бер ырылдыйсың да, бүтән килеп бәйләнеп йөрми ул сиңа.

Июль башында Лининградка кайтардылар, августта димобилизавайт иттеләр әбиеңне. Шунда бизгәк тотты бит Нурлыбәян кортканы! Урманда озынборыннар бик күп иде, шул каһәрләрдән эләккәндер инде. Бер ай интектем авырып. Ә берсендә һуштан язганмын. Никанур дәдәйләрдә тора идем ул чакта, тегеләр мине бик әйбәтләп кенә утын сараена чыгарып атканнар. Бу татарканы өйдә үтереп булмас, дигәннәрдер инде.

Иртән уянып китсәм, ни күзләрем белән күрим, йөземә такта ярыгыннан гына кояш төшә. Бу ни бу, минәйтәм, мин кайда ятам? Шулвакытны сарайга түте Шура килеп кермәсенме? «Нюра, дучинкы, чай пить зайдешь?» - дигән була. Анысына да сөендем инде, әткәй-әнкәй түгел лә алар миңа!..

Шуннан, бераз хәл кергәч, кайтып киттем авылга. Өйдәгеләр барысы да исән-саулар иде, бик сөенештеләр инде мин дә исән-сау кайткач. Киткәндә, әткәй Сарапулга хәтле озата килде. Мин поездга утырып киткәндә, күз яшьләре белән җылап калды, бәгырькәем. «Китмә инде, кызым, өйдә генә кал инде!» - ди. Япунга җибәрәләр бит әле ул вакытта солдатларны.

Мине анда җибәрмәделәр, үземнең ГЭЭС-4кә кире кайттым. Бер ел эшләгәч, Лининград уртасында бер бүлмәле фатир бирделәр, мебель бүләк иттеләр, ял йортларына җибәрә башладылар. Тормыш рәтләнгән иде югыйсә, ризыгым беткәндер инде, Лининградта! Нишләп ятам соң монда берүзем дидем дә әткәй янына кайттым да киттем. Теге ачу китереп өйләнеп йөргән күрше егете дә гаиләсе белән Чиләбе якларына чыгып киткән иде, җан үртәүче калмаган иде авылда.

Ике елдан соң бабагыз Төхбәтуллага кияүгә чыктым. Бригадир иде ул. Кая да яхшы атта гына, тарантасларга гына утырып бара торган идек. Бер туйны калдырганым булмады, бер бәйрәмне. Бик әйбәтләп кенә өр-яңа йорт та салып куйдык. Рәхәтен генә күреп булмады - ике ел да тора алмадык, янды йортыбыз. Бабагызны шул кайгыдан паралич сукты. Гел аяктан егылмаса да, телсез калды, мәрхүмкәем. Бөтен әйтәлгән сүзе: «Ни-ни, ни-ни», - булды.

Финский йортлар алып, янган өебез бүрәнәләреннән мунчалар җиткереп тормышлар рәтләнә генә башланды дигән идем, бердәнбер улым, бәгырькәем, авариядә үлде. Биш ел сөйләшмәгән ирем: «Минем чират иде бит!» - дип үкерә-үкерә, идәннәрдә тәгәри-тәгәри елады. Аннан соң, үлгәнче, тагын унбиш ел сөйләшә алмады. Менә кайда онытылды ул блокадалар, улым!.. Миңа да чират әллә кайчан килгән иде дә соң, бер генә мәртәбә дә түгел... Ил белән килгән кайгыны бергә күтәрәсең аны, кеше ничек яши, син дә шулай. Ә бала кайгысының бөтен авырлыгы берүзеңә генә!..

Алай да анысын да күтәрдек, улым, малайның кызын да үстердек, кызының кызын - синең әниеңне дә. Берсенә дә ник кияүгә бармыйсың яки нигә барасың дигәнем булмады, катышмадым. Үзем сөйгән кешемә баралмагач, - диде дә Нурлыбәян әби, кинәт тукталып калды.

90 яшьтә булуына карамастан, колаклары бөтен кешенекенә караганда да шәбрәк ишетә иде аның. Шуңа ул өйгә кайтып баскычтан менә башлаган торыны* Әминәнең аяк тавышларына игътибарын юнәлтте.

Әминә керә-керешкә Нурлыбәян әби утырган кәнәфи янында эленеп торган бишек янына мөмкин кадәр йомшак басып, шул ук вакытта тиз-тиз вак-вак атлап килде. Анда бер айлык малай төшендә әнисен имеп йоклап ята иде.

- Еламадымы соң безнең баһадирыбыз? - дип пышылдады Әминә.

- Ай, Алла, бик исемдә иде әле... Ә-ә-ә! Үзем дә изрәп киткәнмен бит, син кайтканга гына уяндым. Юктыр, балам, җыламагандыр, җыласа уяныр идем мин, - диде Нурлыбәян кортка.

Аның йөзләрчә җыерчыклар белән бизәлгән йөзенә карап шаяртамы, әллә чынлап әйтәме икәнен белү һич мөмкин түгел иде...


* Оныгының баласы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    685
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    170
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    139
    0
    0