Шәһри Казан

«Минем сезгә килгәнем бармы?»

Һич кенә дә кемгәдер зыян салу, үч алу өчен түгел бу язмам. Гайбәт итеп түгел, гыйбрәт өчен язам... Кыскасы, яшәү урынын алыштыргач, балаларны да якындагы хастаханәгә теркәргә туры килде. Дөрес, полис белән теләсә кайсы медицина учреждениесенә барырга да була анысы. Тик, Алла сакласын - балалар авырып китеп, табибны өйгә чакыртырга...


Кыскасы, безнең өлешкә 70 яшьләргә якынлашып килүче бер әби туры килде. Бер яктан сөенсәм, (янәсе, олы кешенең тәҗрибәсе дә бар, ышанычлырак,) икенче яктан шикләнеп куйдым. Ни дисәң дә, пенсия яшендәге кеше бит, замана белән бергә атлавы, соңгы елларда барлыкка килгән нәтиҗәле даруларны, дәвалау ысулларын белүе икеле... Өстәвенә, аңа мөрәҗәгать итеп караган танышларым да мактап сөйләмәделәр. Ишетми, хәтере начар, диләр.
Беренче тапкыр ул безгә улым тугач килде. «Котлыйм, малай алып кайткансыз!» - дип, яшь баланы карау буенча төрле киңәшләрен бирде. Журналист икәнемне дә белгәч, чәй артында үзенең язмышын да сөйләде. Баксаң, инде 50 елга якын балалар табибы булып эшли икән, Татарстанга чит төбәктән күченеп кайткан, милләт, татар теленең язмышы өчен борчыла, олы яшенә карамастан, спорт белән шөгыльләнә, үзе әйтүенчә, «Шәһри Казан»ны да яратып укый... Табибны озатканда, уртак тел таптым, шөкер, дип җиңел сулап куйдым. Әмма ашыкканмын икән. Икенче атнада педиатрым мине бөтенләй танымады. «Минем сезгә килгәнем булдымы?» - дип башлады ул сүзен. Гаҗәпләнүдән, артык сүз куертып тормадым. Ул исә баланың йоклаганын күреп, аны уятып тормаска булды. «Сорауларың булмаса китәм, чакырулар күп, грипп вакыты бит», - дип, китәргә ашыкты. Шулчак аш бүлмәсендәге җиһазларны күреп: «Кара әле, куе кызыл төс тә матур икән бит, мин кызылны алган идем», - дип, бүлмәне күзәтә башлады.
Балалар исән-сау булып, шул педиатрга барырга язмасын иде, дип теләргә дә өлгермәдем, кечкенә улым эче кибеп газаплана башлады. Даруын да сатып алдым алуын, тик имчәк сабыена ничек һәм нинди күләмдә бирәсен белмим. Киңәш сорап табибыма шалтыратырга туры килде. Ул исә, приемга килегез, дип җаваплады. «Гафу итегез, без авылда әниләрдә шул әле». Баланың эче авыртуын тәфсилләп аңлата-аңлата: «Фәлән даруны ике айлык сабыйга ничек эчерергә соң?» - дип сорыйм. Ул исә: «Дөрес имезмисең, өч сәгать саен ашатырга кирәк, йоклаган булса - уят, еласа - юат, массаж яса, эченә яткыр», - ди. «Ясап карадым, файдасы юк, бәлки дару ярдәм итәр. Ничек эчерим?» - дип, тагын үземнекен тукыйм. Табиб, әллә ишетми, әллә аңламаганга сабыша: «Сезнең эчегез китәме, әллә катамы?» - ди. Унбиш минут буе эч катканын аңлаттым ләбаса. Тагын гаҗәпләнәм. «Тукта әле, кем имезә сабыйны - әбисеме, әнисеме?» - ди бу. Башка сыймаслык бу сораудан тәмам гаҗиз калып: «Әбисенең сөте калмаган шул инде, үзем имезәм», - дип, трубканы куйдым. Бу хәлләрдән соң шикаять тә язарга уйлаган идем. Тагын туктап калдым. Аның белән бергә эшләүче шәфкать туташы сабыр итәргә куша. «Аны күптән алыштырырга телиләр инде. Тик эшкә килүче кеше юк бит. Акчасы аз. Эше күп, көне буе участок буйлап өйдән өйгә йөрергә кирәк, беркем риза түгел бу эшкә», - ди. Яшьләрне кызыктырырлык шартлар юк шул инде монда. Кыскасы, булганы белән канәгатьләнергә туры килә.
Әле шушы көннәрдә генә педиатр тагын килеп китте. «Минем сезгә килгәнем бармы?» - ди бу тагын. «Бар, бар, чәйләп тә утырдык әле, сез яратып укый торган «Шәһри Казан» газетасыннан мин, журналист», - дим, ачуым килеп. «Ә-ә, исемә төште. Күрәсең, син халатыңны алыштыргансыңдыр, үзгәргәнсең дип әйтүем, танымадым», - ди әби. Кем белгән бит аны, эш халатта гына булса, аны гел бер киемнән каршылаган булыр идем дә бит. Тик 70кә җиткәндә начарланган хәтерне кайтарырга халат кына ярдәм итә алмыйдыр шул инде...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: