Шәһри Казан

Мирхәйдәр Фәйзи ачуны китермәде

Заманында Мирхәйдәр Фәйзинең «Адашкан күңел» драмасы сәхнәгә куелгач (анда Мавияне мәшһүр Фатыйма Ильская уйнаган), газетада Һади Такташ болай дип язып чыга: «Мондагы урынсыз җырлар, Фәйзинең һәрбер әсәрендә кабатланып килгән биюләр чүп өстенә чүмәлә булып төшәләр. Әсәрдәге шахтерлар типларын алсак, алары белән Фәйзи үзеннән көлдерү белән генә калмый, ачуны да китерә.»

Реклама

Ә менә Әтнәдәге яшь Татар дәүләт театры Карадуган авылына килеп куйган «Адашкан күңел» беркемнең дә ачуын китермәде, киресенчә, спектакль барганда тамаша залы әледән-әле алкышлардан яңгырап торды. Дөрес, зимагурлыкка чыккан «шахтер типлары» биредә дә Такташ зәвыгына туры килмәс иде, әлбәттә, чөнки аларның да адашкан күңелендә, промфинпланны ничек шәбрәк үтәү яисә Шагыйрь күз алдында тоткан коммунистик бөек киләчәккә тизрәк җитү омтылышы түгел, бөтенләй башка уйлар бимазалана. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Рамил Фазлыев та, кемнеңдер зәвыгына тәңгәл килсен дип әсәрне үзгәртергә, мөгез чыгарырга уйламаган, кайберәүләр кебек, авторны бозмаган. Һәрхәлдә, мин - «Адашкан күңел»не гомерем буена кат-кат укыган тамашачы, бүген нинди спектакль карарга ниятләп килсәм, шундыйны күрдем. Күмәк биюләрне куюга гына артыграк игътибар ителмәдеме икән, дип уйлыйм. Бу хәл, бер яктан, тамашаның кеше карарлыгын арттырса, хәтта сокландырса, икенче яктан, Мавиянең адашкан күңелен вакыт-вакыт читтәрәк калдыра кебек.
Әтнә театры бераз элегрәк тә ике тапкыр Карадуганга килергә җыенган, афишалар куйдырган иде инде. Ул чакта Зөлфәт Хәкимнең «Язгы бозлар акканда» әсәрен күрсәтәселәр иде. Алдан билетлар сатылмау сәбәпле, артистлар килмәде. «Адашкан күңел»не исә биредәге «Игенче» күмәк хуҗалыгы сатып алып, бушка күрсәтте, шундый эшләргә дә акча таба алган хуҗалык рәисе Булат Зыятдиновка рәхмәт яусын. Бездә хәзер түләүле спектакльләргә тамашачы аз йөри. Билетларын да кыйммәтсенәбез бугай. Ә кайчандыр, акчасызлык хәзергедән ким булмаса да, спектакльне клубка бөтен авыл җыелып карый идек. Бездә бигрәк тә Татар дәүләт республика күчмә театры спектакльләре еш уйналды, премьералары белән үк килеп җитәләр иде. Аларның да, төрле тарафлардан килеп торган үзешчән театрларның да билет сатылмыйча кайтып киткәннәре булмады. Иң мәгънәле театр сәнгатеннән бизүебезнең сәбәбен һич аңлый алмыйм. Үтә сирәк күрә башлагач, бу сәнгать төре безгә ят булып әвереләдер, бәлки.
Әтнәлеләрнең «Язгы бозлар...» белән Карадуганга киләсе дигән бер көнендә ТНВ каналы тапшыруында шушы театрның әдәби бүлек мөдире Марат Хәбибуллин белән «йөз елга бер генә туа торган театр тәнкыйтьчесе» (әллә чынлап, әллә юри бәхәс кыздыру өчен, ул үзен шулай атады) Нияз Игъламов арасындагы кайнар бәхәс тә театр, аның урыны турында барды. Зур театрларның хәзер авылларга чыкмавын Нияз әфәнде, театр шәһәрдә туган, ул - бөтенләе белән шәһәр сәнгате, авыл мәдәният йортларында спектакль куеп булмый, диебрәк аңлатты. Хаклыгына үтә ышанып: «Казанда минем белән бәхәсләшә алырлык тәнкыйтьче юк!» - дип сөйләде ул. Марат әфәнде аны көлемсерәп кенә тыңлады да: «Юк театр мәгарәдә туган!» - дип җаваплады. Шәһәрме, әллә авылмы, халык кайда - сәнгать шунда булырга тиеш, дип фикер йөртә торган Марат Хәбибуллин бу очракта Әтнә театры сәнгатькярләренең уртак уен чагылдыргандыр, мөгаен. Яшь һәм кечкенә генә коллектив белән бүтәннәр ничә еллар буе кузгатмаган зур классик әсәрне куярга алынулары да аларның тамашачыларга олы хөрмәтен күрсәтәдер. Бик күпләргә икешәр роль уйнарга туры килсә дә, кабатланулар сизелмәде. Әллә яз башы булганга, Әтнә театры кызларының уены егетләрнекеннән матуррак та тәэсир калдырды. Ике рольдәге Рәзинә Ибраһимова, Айгөл Гыйрфанова һәм Зөһрә Галиеваларның уенын күргәч, сөбханалла, болар безгә бик әйбәт сәнгать күрсәтәчәк әле, дигән ышаныч туа (Әтнә кызлары гына дисәм дә, араларында балтачлылар да бар, директорлары Ландыш Фазлыева да безнең районнан икән). Спектакльдән соң өйләренә кайтып барган тамашачыларның бәхетсез Мавияне тагын да зуррак фаҗигагә этәргән явыз карчыкка чиксез нәфрәт белдерүләре дә сөенечле уй тудырды: әйе, бәхетсезне - бәхетсез, явызны - явыз, Кызбикә кебек якты күңеллене чынлап та якты күңелле итеп ышандырырлык уйныйлар алар. Күңеле адашкан Мавия ролендәге Сиринә Абдуллинаның уңышы исә тагын да югарырак баскычта, минемчә.
Ахырдан тамашачы күңелендә калган бәләкәй генә төерне дә әйтмичә булмый. Әле генә кулыннан төшермәгән, шуны ачтан һәм салкыннан үтермәс өчен ахыр чиктә тәнен сатуга да килешә язган Мавия, Самат белән көтелмәгән очрашу мизгелендә, сабыен бөтенләй «оныта», биредәге галәмәт шау-шуга карамастан, нарасый үзе дә тавыш-фәлән чыгармый. Күңелен биреп караган тамашачы шушындый кечкенә оттырышка да игътибарсыз кала алмый, билгеле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: