Шәһри Казан

Мөмкинлекләре чикләнгән кызның чиксез иҗат дөньясы

Лилия Сәлахетдинова тормышны башкаларга караганда күпкә сизгеррәк кабул итә һәм шул кичерешләрен шигырьгә сала. Күл Черкене мәдәният йортында аның «Күңелем көндәлеге» дип аталган җыентыгын тәкъдир итү кичәсе зурлап үткәрелде.

Шигърият мәҗлесендә якташыбыз «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ислам Әхмәтҗанов та катнашты. «Узган елның декабрендә, иганәчеләр ярдәме белән, Лилиянең «Иҗатымда минем тормышым» дип аталган беренче җыентыгы чыккан иде. Ул моның белән генә чикләнеп калмады, берсеннән-берсе мәгънәлерәк шигырьләре белән әдәбият яратучыларны сөендереп килә», - дип, Лилияне табадан гына төшкән китабы белән котлады һәм тиешле гонорарны тапшырды ул.
Мәктәп директоры Әнисә Камалетдинова Лилиянең һәрвакыт шат, ачык күңелле булуын, алдына куйган максатына ирешергә омтылып яшәвен телгә алды. «Лилиянең шигырьләре кеше күңелендәге омтылышларның чиксезлеге, рух ныклыгы хакында. Аз сүз белән тирән эчтәлек бирергә тырыша ул. Укытучылар, кызның өенә йөреп укытканда да, аның әдәбият-сәнгать өлкәсен якын күрүенә игътибар итәләр иде», - дип билгеләп үтте ул.
Кичәне алып барган укытучы Илдия Гыйниятуллина да Лилиянең иҗатына тукталып үтте. «Шигъри җанлы кызыбыз Оскар Усманов, Азат Кәримов, Булат Җиһаншин кебек көй язучылар белән ныклы элемтәдә тора. Лилиянең Оскар Усманов музыка язган «Мәхәббәт» дигән җырын Энҗе Шәймурзина башкара», - диде ул, кызның уңышларын барлап.
Лилия «Иделем акчарлагы-2012» конкурсында махсус бүләккә ия булды. Бәйгенең быелгысында, 43 катнашучы арасында, «Шигърият» номинациясендә сертификат һәм диплом алуга иреште. «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона турында «Мәдәният һәм рухилык» номинациясендә җиңү яулады, ә республикада лауреат булды.
Кичә ахырында Лилия үзенең шигырьләрен укыды, китабын бастырып чыгаруда булышлык күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Олы йөрәкле, киң күңелле Ислам абыйның игътибарын тоеп яшим. Авылдашым Мөдәррис Гайфуллинга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, мәктәп коллективына, гомумән, минем язмышыма битараф булмаганнарның һәркайсына ихтирамым чиксез», - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: