Шәһри Казан

Мондый галимнәр бик кирәк

Күренекле галим Әнвәр Хәйри, Ибн Фадланның Болгарга сәяхәте китабын татар һәм рус телләрендә чыгарып, игелекле эш башкарган. Ибн Фадланның бу язмаларын уку тыелган заманнарда рәссам Бакый Урманче Башкортстан өлкә комитетында сакланучы бу язманы көн-төн утырып күчереп алып кайта, гарәпчәдән тәрҗемә итеп, бастыру өчен, Татарстан Язучылар берлегенә бирә.

Реклама

Аннан, бер ел узгач, бастырып булмый, дип, кире кайтаралар. Бу кызыклы язманы язучылар үзләре укып, күчереп тә алганнардыр әле.
Мин Бакый агаларда еш була, газета өчен үзенең һәм яңа эшләренең сурәтләрен ала идем. Чит ил кунаклары, атаклы кешеләр (мәсәлән, Давид Кугелтинов, Германия галимнәре) килгәндә, редакция кушуы буенча була идем. Шул вакытларда мин Ибн Фадлан язмаларын күчереп алдым һәм өлешләп «Ватаным Татарстан»да бастыруга ирештем.
Чаллы (хәзер Тукай) районының Югары Суыксу авылындагы төп йортымнан бер чемодан иске китаплар алып кайткан идем. Татар халкы укымышлы булган шул. Китапларны карап чыгарга Әнвәр Хәйри килде. 3 китапны, боларны Чаллы районының Кувады авылында мулла-мөгаллим булган бабаң Шакирҗан үз кулы белән күчереп язган дип, аерып бирде. Анда язу карасының рецепты да бар иде. 200 еллап вакыт үтсә дә, китап битләре өр-яңа кебек сакланган. Ә хәзерге авторучка белән язган хәрефләр бер елдан уңып бетәләр.
Чын татар зыялысы Әнвәр Хәйригә мин бик рәхмәтле. Татар халкы өчен игелекле эшләрен дәвам итеп яшәсен. Мондый галимнәр бик кирәк, ләкин алар бик сирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: