Шәһри Казан

«Моннан соң мин мәчет карты»

Илһам Миндубаев - күпләргә мәгълүм шәхес. Аны туганнары, якыннары, авылдаш-чордашлары, яшәү, эшләү урыннарындагы күрше-танышлары гына түгел, ә матбугат битләрендәге шигырь һәм хикәяләрен яратып укучылары, ул оештырып җитәкләгән җыр-бию түгәрәкләрендәге хезмәттәшләре, Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары яхшы беләләр. Юбилей елында Илһамның тормышында булган бер вакыйгага тукталып үтәсем килә. Быел чын мөселманча киенеп,...

Реклама

Илһам Миндубаев - күпләргә мәгълүм шәхес. Аны туганнары, якыннары, авылдаш-чордашлары, яшәү, эшләү урыннарындагы күрше-танышлары гына түгел, ә матбугат битләрендәге шигырь һәм хикәяләрен яратып укучылары, ул оештырып җитәкләгән җыр-бию түгәрәкләрендәге хезмәттәшләре, Аксакаллар шурасының барлык әгъзалары яхшы беләләр.
Юбилей елында Илһамның тормышында булган бер вакыйгага тукталып үтәсем килә. Быел чын мөселманча киенеп, тәвәккәлләп - ният кылып, Тынычлык бистәсендәге мәчет ишекләрен ачып намаз укырга дип эчкә үтте һәм бу гамәленә бик куанып: «Соң булса да, уң булсын, моннан ары мине дә мәчет карты диеп белегез. Аллаһы Тәгалә гомер биреп ничаклы яши алсам, шул еллар дәвамында мәчеткә намаз укырга йөриячәкмен. Беренче тапкыр ук мәчет ишеген ачып керүгә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышануым артты, шушы көннәрдә бик авыр хәлдә ятучы сырхау улымның хәле яхшыра башлады. Бу - Аллаһы Тәгаләнең минем мәчеткә йөри башлавыма җавабы», - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: