Шәһри Казан

Мәрхүмнәрнең рухын рәнҗетмик!

Берничә ел инде Казан шәһәрендә крематорий (мәет яндыру бинасы) төзү мәсьәләсе турында төрле фикерләр әйтелә: күбесенчә аны мөселман булмаган милләт вәкилләре кирәк диләр. Мин дә бу бинаны төзү турындагы фикерләремне белдерергә уйладым.

Реклама

Элекке заманнардан бирле татарлар үзләрен туган төбәкләрендә җирләүне васыять итеп калдырганнар, хәзер дә шулай дәвам итә. Туган авылымның (Апас районындагы Иске Әнәле) зираты 5 гектар чамасы мәйданны биләп тора. Аның тирәсе тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, рәшәткәләр ачык яшел төскә буялган. Авыл халкы зиратны даими тәртиптә тота. Авылдашларым мәет озатуны саваплы эш итеп саныйлар. Шул зиратта минем дә дәү әтиләрем һәм дәү әниләрем, туганнарым җирләнгән. Хәзерге вакытта авылыбыз зиратына ерак җирләрдән мәетләрне алып кайтып җирлиләр. Туганыбыз Хәлим Галиуллин Мурманск шәһәрендә хәрби хезмәттә иде. Ул 50 яшендә шунда вафат булды. Хатыны аны туган авылыбызга алып кайтып җирләде, чөнки аларның бу шәһәрдә төпләнеп калмаулары билгеле иде.
Россия хөкүмәте бик күп төрле гадәтләрне көнбатыш илләреннән үрнәк итеп ала. Мәетне яндырып, көлен махсус савытка тутырып, каберлеккә урнаштыралар, хәтта көлне үзләренең фатирларында саклап тоту гадәте дә бар. Бу хәлләргә бернинди мөселман да риза булмас. Безгә мәетләрне җирләү йоласын Көнбатыш илләрдән алырга кирәкми, мөселман илләреннән өйрәнергә кирәк. Хаҗ сәфәре вакытында кайбер мөселманнар вафат булалар. Мөселманча җирләп, баш очына мәет турында мәгълүматлар язылган таш куела...
Мәрхүм исән чакта үзенең гәүдәсен яндырырга васыяте булса да, ул үтәлмәскә тиеш. Бу (яндыру) шәригать кануннарына каршы килә. Мөселманнар мәетен яндырып җирләү - зур гөнаһ.
Тарихи сәхифәләрдән билгеле булганча, нинди генә авыр еллар булса да, мөселманнарның мәетен шәригать кануннары нигезендә җирләгәннәр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: