Шәһри Казан

Мөселманга дуңгыз ите хәрам

Рифат Сәлахның «Каргасыз авыл» дигән мәкаләсен («ШК», 26 апрель) укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Мине дә борчый бу мәсьәлә. Югыйсә дуңгыз итенең кеше организмына зарарлы булуы турында бихисап фәнни ачышлар бар. Дуңгызның ашказаны ризыкны эшкәртеп бетерә алмый. Ризыкның зарарлы микроблары аның канына үтеп, бөтен тәненә тарала. Димәк, кеше организмына...

Реклама

Рифат Сәлахның «Каргасыз авыл» дигән мәкаләсен («ШК», 26 апрель) укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Мине дә борчый бу мәсьәлә. Югыйсә дуңгыз итенең кеше организмына зарарлы булуы турында бихисап фәнни ачышлар бар. Дуңгызның ашказаны ризыкны эшкәртеп бетерә алмый. Ризыкның зарарлы микроблары аның канына үтеп, бөтен тәненә тарала. Димәк, кеше организмына дуңгыз ите белән бик күп микроблар һәм авыру вируслары күчә.
Моны медицина да инкарь итми: эчәклектә вак тасма суалчан, тиредә дуңгыз чуаны, мускуллар арасында трихинелла дигән хәшәрәт һәм башка төрле авырулар дуңгыздан күчә икән. Трихинелладан дәвалану ифрат читен, азагы үлем белән тәмамланган очраклар да була, дип сөйләгән иде бер таныш табиб. Дуңгыз ите ашаган кешегә, йогышлы чирләрдән тыш, бавыр циррозы, ашказаны җәрәхәте һәм башка авырулар да яный.
Һөнәре дуңгызчылык белән бәйле кешеләр дә әллә ничә төрле чир йоктырырга мөмкин. Бер танышымның хәлен белергә дип, хастаханәгә барган идем. Аның бүлмәдәшенең - дуңгызчылыкта эшләгән милләттәшебезнең чучка итеннән эләккән чир белән авыруы ачыкланган. Ул: «Минем хатын башка милләттән, ашны дуңгыз итеннән, бавырыннан әзерли», - дип сөйләп торды.
Совет чорында Татарстанның барлык районнарында да диярлек дуңгыз фермалары төзелде. Шул вакыттагы республика җитәкчеләре фатихасы белән, дуңгыз комплексларын булдыру елдан-ел артты.
Туган авылым Иске Әнәледә (Апас районы) дә дуңгыз комплексы бар иде. Санитария нормаларын исәпкә алганда, андый комплекслар кеше яши торган урыннан кимендә 2-3 чакрым ераклыкта урнашырга тиеш. Ә безнең авылдагы комплекс авыл читеннән 300 метр чамасы гына иде. Авылдан дуңгыз карау эшендә берәү дә эшләмәде. Шулай булса да, авыл халкы дуңгыз тизәгенең сасы исен иснәргә мәҗбүр булды. Җил шул яктан авылга таба исә башласа, искә түзәрлек түгел иде. Ниһаять, 2011 елда районыбыз хакимияте башлыгы Рәшит Заһидуллин әлеге мәсьәләгә нокта куйды - дуңгыз комплексын юк итте. Әгәр шул комплексны бетерсәләр, авылыбыз мәчетенә нәзер сәдакасы бирәм, дип сүз биргән идем. Аллаһыга шөкер, бу нәзеремне шатланып үтәдем.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: