Шәһри Казан

Мөштәри нәселенең затлы улы

2013 елның 1 августында данлыклы Мозаффар Мөштәринең тууына (1863-1937) 150 ел тула. Кызганыч ки, бу шәхес күпләргә таныш түгел. Ә бит гайрәтле педагогның башкарган эшләре башка мәгърифәтчеләрнекеннән бер дә ким түгел. Кама Тамагы районы өчен Мөштәриләр исеме аеруча игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Аталы-уллы Мозаффар белән Хәмид Мөштәриләрнең Тәтеш өязе (Кама...

Реклама

Мөхтәрәм укытучы Мәрзия апа Гыймадиева, ул мәктәп почта урынында булмадымы икән, дигән фикер белдерә.
Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының математика-физика фәннәре кандидаты Альберт Сәйдәшев Келәнче мәктәбенә Мөштәриләр нигез салуы турында горурланып сөйли. Ул мәктәпнең музеенда да Мозаффар Таҗетдин улы һәм Хәмид Мозаффар улы Мөштәриләр турында мәгълүматлар бар.
Мозаффар Мөштәринең тормыш юлы - искитмәле гайрәтле һәм батыр педагог юлы. Мозаффар Таҗетдин улы Мөштәриев Казан губернасының Тәтеш өязендәге Үтәмеш авылында 1863 елның 1 августында дөньяга килә. Әтисе - Үтәмеш авылының имамы Таҗетдин Мөштәри улы 1847 елның 29 декабрендә Лаеш өязеннән Диния нәзарәтенә казыйлыкка сайланган була. Аның Шиһабеддин Мәрҗанидән имамлыкка имтихан алучы казыйлар арасында булуы да мәгълүм.
Мозаффар Мөштәриев, Тәтеш өязенең Болын-Балыкчы авылы һәм Казандагы «Халидия» мәдрәсәләрендә белем алганнан соң, 1881 елны Казан татар укытучылар мәктәбенә (учительская школага) укырга керә. Уку елларында ук аның заманча, ягъни җәдитләрчә фикер йөртүе сокландыра.
1885 елда, школаны тәмамлагач, Мөштәри, Тәтешкә кайтып, рус-татар мәктәбе оештыра. Бу дәвердә яңача укыту киң колач ала башлый. Ләкин җәдиди ысул белән укыту өчен татар телендә уку әсбаплары юк дәрәҗәсендә булганлыктан, педагог, картоннан хәрефләр ясап, әлифба төзеп укытырга керешә. Ә бу ысул уку-язуга өйрәнү вакытын искиткеч тизләтә. Мәгариф өлкәсендә яңа алымнар куллану Тәтеш халкы арасында каршылыклы фикерләр тудыра. Канәгатьсезләр цензура аша үтмәгән китаплар белән укытуы хакында исправникка җиткезә һәм 1890 елда М.Мөштәриев гаиләсе белән Тәтештән китәргә мәҗбүр була. Татар халкы тарихының бу чорында зур колач ала барган кадимчеләр белән җәдитчеләр арасындагы каршылык аны да читләтеп үтми.
Фабрикант Акчурин педагогны Сызрань шәһәренә үз балаларын русча һәм татарча укытырга - урта мәктәпкә хәзерләргә чакыра. Мозаффар Мөштәри И.Акчурин гомуми мәктәп ачарга ярдәм итсә генә барырга ризалыгын белдерә. Эшмәкәр шартка күнә һәм 1891 елның көзендә укытучы гаиләсе белән Сызраньга килә. Асфальт һәм тире заводларының эшчеләре торган районда ике мәктәп ачып, берсендә үзе - ир балаларны, икенчесендә хатыны кыз балаларны укыта башлый. Завод эшчеләре үтенече буенча кичләрен шул мәктәптә өлкәннәргә белем бирә. Ләкин инспектор зурларны укытырга рөхсәт булмавын белдерә һәм элек яшәгән җиреннән «сәяси ышанычлылык» турында полициядән кәгазь китерүен сорый. Кәгазьне ала алмаячагын аңлаган укытучы гаиләсе белән Оренбургка күчеп китә.
Мөштәри һәр яшәгән җирендә халыкка бик тиз якынаеп, балаларны да, олыларны да укыту өчен мәктәпләр ача. Уку-язуга омтылган кешеләргә Мөштәри наданлыктан арынырга булыша. Шуңа күрә Мозаффар Таҗетдин улы халыкның остазына әверелә. Остазлары өчен утка да керергә әзер торган укучыларының, полициядән дә курыкмыйча, аны коткарган вакытлары да була. 1895 елның көзендә Мозаффар Мөштәриев Оренбургта мәктәп ачуга ирешә. Шәкертләргә белем бирү белән беррәттән, укытучыларны да җыеп, җәдиди ысул белән укыту юлларын өйрәтә. Тик кадимчеләр шикаяте нәтиҗәсендә, аны төрмәгә ябалар. Анда хәтта камчы белән җәзалыйлар. Инде тәмам үлем хәленә җиткән остазларын шәкертләрнең аталары тавыш куптарып кына йолып кала.
Оренбургка Сызрань полициясеннән дә М.Мөштәриев хакында хәбәрләр килеп ирешкәч, 1902 елның язында педагог Әстерханга күчеп китә һәм анда да ике мәктәп ача. Кадимчеләр каршылыгы аркасында, Мозаффар Таҗетдин улы 1904 елны Әстерханнан Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Шәкертләре, аларның аталары укытучыларын күз яшьләре белән озатып калалар.
Мәгърифәтче Сукно бистәсендә «Җәмгыяте Хәйрия» мәктәбенә мөдир, укытучы, приютына назыйр (күзәтүче) итеп билгеләнә. 1915 елга кадәр Казанда мөгаллимлек иткәннән соң, Мөштәри яңадан Тәтешкә кайтып китә. Ул анда ике класслы мәктәптә мөдир, педагогика һәм рус теле укытучысы, Өяз укытучылар союзы рәисе булып хезмәт итә. 1917 елда Келәнче авылында ибтидаи (башлангыч) мәктәп, балта эше остаханәсе ачып, балаларны һөнәрчелек серләренә дә төшендерә. М.Мөштәриев, шәкертләре белән берлектә, якын-тирәдәге мәктәпләргә парталар, кара такталары, өстәл-шкафлар ясый. Октябрь инкыйлабыннан соң, бу мәктәп ике баскычлы белем бирү йортына әверелә.
Совет хакимияте урнашкан чорда Мозаффар Мөштәри Тәтеш өязендә укытучылар курсын оештыра, өяз мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә эшләр бүлекчәсендә мөдир булып эшли.
Бүгенге укучы, бу мәгълүматлар белән танышкач, Мозаффар Мөштәрине чын баһадир итеп күз алдына китерәдер, мөгаен. Юк шул, аның сәламәтлеге беркайчан да нык булмаган. Даими активлык, каршылыклар белән көне-төне көрәшү, үз кул көче белән мәктәпләр төзү өчен нинди дәрт, нинди рухи көч кирәк!
Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул 1920 елда Оренбургка китә. Бераз дәваланганнан соң, ике баскычлы рус-татар мәктәбенә мөдир һәм рус теле укытучысы итеп билгеләнә. Көндезен - балаларны, кичен өлкәннәрне укыта.
1921 елны, зур тәҗрибәле мөгаллим булуын искә алып, Төркестан Җөмһүриятенең Мәгариф халык Комиссариаты М.Мөштәрине Ташкентка алдыра. Ул рабфакта һәм коммунистлар университетында рус теле укыта, 1923 елны яңадан Казанга кайта. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мозаффар Таҗетдин улы мөгаллимлек эшчәнлеген дәвам итә: Казан политтехникумында, индустрия һәм җир төзү техникумнарында татар теле укыта.
Мәгариф өлкәсендә 40 еллык эшчәнлеген исәпкә алып, Татарстанның бишьеллык бәйрәме уңаеннан, Татарстан Мәгариф комиссариаты аңа шәхси пенсия билгели. 1928 елда аңа Хезмәт Батыры исеме бирелә. Бөтен гомерен татар мәгарифен үстерүгә багышлаган Мозаффар Мөштәриев 74 яшендә вафат була.
Мозаффар Мөштәри, Келәнчедә мәктәп ачкач, үзе урынына улы Хәмидне калдыра. Әтисе кебек ул да мәктәпне җиһазландыру белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта Казан университетында да укыганлыктан, ул 1920 елда шәһәргә күчеп китә. Ләкин Келәнче халкы аның исемен хәтерли, горурланып искә ала. Бүген укытучылар, укучылар белән берлектә, Мөштәриләргә багышлап фәнни конференция дә уздырмакчылар әле!
Хәмид Мозаффар улының даны еракларга тарала. Ул татарлар арасында беренче физика-математика докторы, профессор була. Бүген Казанның бер урамы аның исемен йөртә.
Хәмид Мөштәри 1900 елның 22 июлендә Оренбургта (атасы анда татар мәктәпләре ачу белән мәшгуль) туган. Ул башта приют каршындагы (әтисе ачкан) мәктәптә, соңрак Казанда 2 нче ир балалар гимназиясендә укый. 1918 елда аны алтын медальгә тәмамлый. Хәмид шул ук елны Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Дөньякүләм танылган академик С.А.Чаплыгин, фәнни җитәкчесе буларак, аның алдына математика, физика һәм механика фәннәрен тирәнтен өйрәнү бурычын куя.
Хәмид Мозаффар улының 1920 елда Келәнчедә укытканы да билгеле. Аның мөгаллим итеп билгеләнүе турындагы юллама Мөштәриләрнең гаилә архивында саклана.
«Гасырлар авазы» журналының 1\2 нче санында (2013 ел) Зөбәрҗәт Гарипованың рус телендә «Профессор Хамид Муштари» дигән очеркы басылган. Шуннан бер өзек китерәсем килә: «МДУның математика һәм механика институты директоры Д.Ф. Егоров (ул атаклы Сорбонна университетында укыган кеше!), минем аспирантурада укырга теләвемне ишеткәч, шаркылдап көлде: «Сез фән турында хыялланасыз? Мин татарларны бары тик ишек алды себерүче яки иске-москы җыючы итеп кенә күз алдыма китерәм. Кайда укыдыгыз соң сез? Казанда да Ташкентта? Юк, сез безгә яраклы кеше түгел!» Хәмид Мозаффар улы әлеге киртәне дә җиңеп чыга. Академик Чаплыгин авырлыкларга бирешмәүче егеткә аспирантурага имтиханга керергә рөхсәт итәргә мәҗбүр була. Ә аспирантураны тәмамлаганда Чаплыгин укучысының эшен бик югары бәяли: «Аспирант Мөштәри уку дәверендә үзен тирән фикер йөртүче, сирәк очрый торган эшчән, үз сүзендә торучы кеше итеп күрсәтте...»
Хәмид Мозаффар улы 1929 елда кандидатлык диссертациясе яклый һәм шул елдан башлап, Мөштәринең фәнни һәм педагоглык эшчәнлеге тулысынча Казанга бәйләнгән. Хәмид Мөштәри, беренче булып, татар телендә алгебра дәреслеген яза. Ул Казан коммуналь төзелеш институтының теоретик механика, соңрак Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедраларын җитәкли.
Хәмид Мөштәри 1934-1938 елларда юка кабырчыкның нәсызыкча теориясенә нигез сала, ә 1938 елда Мәскәү университетында шушы теориягә багышланган гыйльми эшләре буенча докторлык диссертациясе яклый. 1946-1972 елларда ул СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының физика-техника институтында директор була, шул ук вакытта 1976 елга кадәр институтның кабырчык теориясе бүлеген һәм Казан химия-технология институтының теоретик механика кафедрасын да җитәкли.
Хәмид Мөштәри бик күп шәкертләр тәрбияли, алар арасында 8 фән докторы, 30дан артык фән кандидаты бар. КФУ профессорлары Корбан Галимов һәм Александр Саченков, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор Марат Илһамов, Мари университеты профессоры Михаил Корнишин, Мари политехника университеты профессоры Сергей Прохоров, КАСУ профессоры Илгизәр Терегулов - шуларның берничәсе генә.
Хәмид Мөштәри 100дән артык гыйльми хезмәт яза, алар югары бәяләнә. Ул Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Мактау Билгесе орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Хәмид Мозаффар улы Мөштәри 1981 елның 23 гыйнварында бакыйлыкка күчә. Галимнең нәсызыкча механикасы буенча язган хезмәтләре бездә генә түгел, чит илләрдә дә мәгълүм. Аның идеяләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган, фәннең бу өлкәсен үстерүгә һаман да зур өлеш кертә бирәләр.
Менә шундый шәхесләр нигез салган Келәнче мәктәбенә. Ничек горурланмыйсың моның белән?!
(Татарстанның Милли һәм Мөштәриләрнең гаилә архивындагы документлар, «Гасырлар авазы» журналы материаллары, «Истәлекләр һәм онытылмас даталар» җыентыгы файдаланылды).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: